поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.01.2021 Җәмгыять

Казан фатирында асралучы Серый атлы әтәчкә “хатын” кирәк

Кемдер мәче, икенчеләре эт тота, ә Казанда Җиңү Проспекты урамындагы 212а йортының бер фатирында әтәч асрыйлар. Серый кушаматлы бу кош гаилә әгъзасына әйләнгән, кеше белән бергә ашый, йоклый. Аны күршеләре дә яратып өлгергән, сәгать төгәл җидедә барысын да кычкырып уята икән.

– Барысы да улымның хыялыннан башланды. Ул дүрт яшеннән йомыркадан чеби чыкканны күрергә тели иде. Шуннан тәвәкәлләдек тә, интернеттан карап, йорт инкубаторы ясадык. Авылдан йомырка алып килдек. Тик аларның күбесеннән чеби чыкмады, – дип сөйли Альбина.
 
Ул балалар бакчасында эшли. Шул чакта аның эшенә мини-зоопарк тамаша күрсәтергә килгән булган, бу хәлләрне ишеткәч, зоопарк хуҗасы Альбинага аурукан токымлы кошның зәңгәр йомыркаларын бүләк иткән. Кыскасы, гаилә тагын бер тапкыр тәҗрибә уздырырга булган. Бу юлы инкубаторны кибеттән сатып алган. Ни хикмәт, ул арада үзләре әмәлләгән инкубатордагы теге авыл йомыркасының да берсе “борынлаган”. Ә кибетнекендәге зәңгәр йомыркадан әтәч чыккан.
 
– Кызганыч, сары йомыркадан чыккан тавык озак яши алмады. Дүрт ай дигәндә үлде. Ә менә әтәчебез яши. Серыйга тиздән бер яшь тула инде. Ул безгә бик якын. Улым белән кызымның дустына әйләнде ул. Шуңа да аны чалырга, кемгәдер бирергә дә теләмибез, – ди Альбина.
 
Серыйга төнгә катнаш азык бирәләр, ә көндез гаиләсе белән бергә ашый. Кешедән алда аш бүлмәсенә йөгереп керә икән. Иртә белән “кикрикүк” дип кычкыргач, кызы аны әрҗәдән чыгара. Аннары Серый аның белән бергә караватта ятып тора. Чисталыкны саклый әтәч, үзенең махсус әрҗәсе дә бар.
 
– Кызым кем беләндер телефоннан сөйләшсә дә, әтәчебез үзенчә канәгатьсезлек белдерә. Нидер сөйләнә, төрле тавышлар чыгара. Төчкерә дә белә. Томшыгы белән ишек ачарга да өйрәнде. Мин ишектән керүгә башмакларымны китереп бирә. Без аны шундый яратабыз, ансыз тормышны күз алдына да китермибез. Җитди авыруы булган кызым өчен дә юаныч ул Серый, – ди Альбина.
 
Алар берара фатирларында “Барма” токымлы тавыклар да тоткан. “Алар салган йомыркаларны пешереп тә ашадык. Кайберләрен эштәге кызларга сата идем. Акчасын улыма алып кайтып бирәм. Үзенә күрә бизнес булдырам дип тә хыялланып йөрде әле улым. Кемгә охшаган диген? Авылга да сирәк кайтабыз, ә ул кош-кортлар белән кызыксына. Җәй көне үпкәм ялкынсынып авырып алдым. Тавыкларны ышанычлы бер абзыйга бирергә туры килде”, – ди әңгәмәдәшем.
 
Улларының әтәчнең үз чебиләрен тәрбияләп үстергәнен бик тә күрәсе килә икән. Шуңа да яңа хыял белән янып йөри. Серыйга бер тавык – “хатын” алырга кирәк, ди.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 29.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»