|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.01.2021 Мәдәният
«Tatar сүзе» бәйгесенең I туры тәмамландыЖюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак. Исегезгә төшерәбез: Гыйләҗев Искәндәр Аяз улы - жюри рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе лауреаты. Мөхәммәтшин Рүзәл Фәиз улы - жюриның җаваплы сәркәтибе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсенең Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү секторы мөдире, шагыйрь, драматург, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Салихов Данил Хәбибрахман улы - Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, драматург, прозаик, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Гарипова Илсөяр Вазыйх кызы - шагыйрә, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Кыямов Илдар Әгъләметдин улы - «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе алып баручысы, «Манзара» тапшыруының баш мөхәррире , Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Резедә Нурислам кызы Сәлахова - К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драмы һәм комедия театры актрисасы, М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. * шигърият (шигырь, поэмалардан өзекләр); * проза; * мәсәл. * 10 яшькә кадәрге (10 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында; * 11 яшьтән 17 яшькә кадәрге (17 яшьне дә кертеп) катнашучылар арасында; * 18 яшьлек һәм өлкәнрәк катнашучылар арасында; * Профессионаллар өчен, номинацияләргә бүлмичә, барлыгы 3 (өч) премия карала.
--- |
Иң күп укылган
|