поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.01.2021 Хәйрия

Ике тапкыр “үлеп терелгән” 6 яшьлек балага ярдәм кирәк

Тормышыбыздагы авыр вакытларны язмыш сынавыдыр инде, дияргә яратабыз. Бераз баш авыртып, кәеф төшсә дә, балаларыбызның борыныннан ага башласа да, эштә ниндидер аңлашылмаучанлыклар килеп чыкса да язмышка юрыйбыз. Ә әйләнә-тирәбездә меңләгән кеше. Нинди генә язмышлылар юк, нинди генә сынау үтмәгән алар башыннан. Зарланмыйлар... Менә шундыйларга карыйсың да оят булып китә.

Тормышка гашыйк җан
Балтачта яшәүче Раил һәм Рәзилә Мәхмүтовлар гаиләсенә килгән сынауларны беркем дә күрмәсен иде, дип телим. Ике гаҗәеп кызның әнисе – Рәзилә белән аралашкач, үзем дә ике бала әнисе буларак, аның хис-кичерешләрен, борчу-сагышларын күңелем аша уздырдым.
 
...Матур гаиләнең бәхетен тагын да тулыландырып, 2014 елның августында нәни кыз бала дөньяга аваз сала. Бәлки бу очракта “аваз сала” дип әйтү дөрес тә түгелдер, сабый йөрәге туктап туа. Тормышны ярату беренче мизгелдән үк бирелә аңа. Йөрәге тибә башлый һәм ул башка яшьтәшләре кебек үк үсә. Имә, “ыгы-ыгы” дип нидер сөйли, уенчыклар тотып, әти-әнисен, якыннарын матур елмаюы белән сөендерә. Ренатага 7 ай ярым булгач, планлы рәвештә аңа беренче прививка ясала. Бала икенче көнне үк бөтенләй башка төрлегә әйләнә. Утыртып куясың, утыра алмый, елмаймый, уенчыклар да кызыксындырмый башлый. Әти-әнисе нишләргә белми, бик күп табибларга мөрәҗәгать итә. Күп санлы түләүле дәвалану курслары үтә. Сабый акрынлап элекке халәтенә кайта башлый. Тотынып йөрергә өйрәнә, акрынлап теле ачыла.

Икенче үлемнән калган бала
– Бүгенгедәй хәтеремдә: 2016 елның 1 гыйнварында үзе тәпи китте кызыбыз, йөгереп йөри башлады, – дип искә ала ул көннәрне әнисе Рәзилә ханым. – 4 гыйнвар көнне эчәклекләренә инфекция эләгеп, хәле бик авырайды. Секунд эчендә балабыз күзгә күренеп сулды. Температурасы 41гә кадәр күтәрелде, зәңгәрләнде. Аның бит ашыгыч ярдәм машинасы да тиз генә килми, озак көттек. Машинада кызыбызның йөрәге тагын туктады.
Рәзилә – бик көчле әни. Шушы җан әрнеткеч вакытларны искә алганда, ничек кенә авыр булса да сиздермәде. Кызчыкны аңына китерәләр, ләкин анда бик көчле көзән җыерулар башлана. Бик авыр хәлдә Казанга реанимациягә эләгә. Шул вакытта аңа башка исем – Рания, дип кушалар. Исемен алыштыруга, сабый күзләрен ача. Ләкин әти-әнисен дә, башкаларны да танымый, хәтта күрми башлый. 41 температура бер ай буе бернинди даруга да, уколга да бирешми. Көзән җыеруларны туктату өчен, Ранияне ясалма комага җибәрәләр.
 

Сеңлесе булу – зур этәргеч
Аның яшәү теләге шулкадәр көчле була, сәламәтлегендә алга китеш сизелә. Һәм аларны Казандагы яңа ачылган реабилитация үзәгенә күчерәләр.
– Табибларның, үзебездә дәваланыгыз, беркая да барырга кирәкми, дигән сүзенә карап, күп вакытны әрәм иттек. Чит илдә дәваланырга кирәк, дигән сүз җитә калды. Бөтен мөмкинлекләрне дә кулланырга тырыштык. Мәскәү, Санкт-Петербург, Йошкар-Ола, Пензада, чит илләрдә – Польшада, Бельгиядә дәвалану курслары уздык. Рания хәзер үрмәләп йөри башлады. Аз-маз сүзләр әйтә, төсләрне, формаларны, саннарны белә. Хәзерге көндә без Йошкар-Олада, акрынлап хәрефләр өйрәтә башладылар, – дип бүгенге яңалыклары белән уртаклашты Раниянең әнисе.
 
Ул бөтен әйберне күзе белән күрсәтә, аңа төбәп әйтелгән һәр сүзне аңлый, кирәген үзе дә аңлата белә икән. Иң мөһиме – баш миенең аң ягына зыян килмәгән. Әнисе сүзләренчә, Бельгиядәге курслар бик ярдәм иткән. Хәтта 1 сентябрьдән балалар бакчасына да йөри башлаган. Күп вакыт дәвалануга китсә дә, дуслары, яшьтәшләре белән аралашу, бергә уйнау да нык ярдәм итә Раниягә. Сеңлесе булу да – зур этәргеч. Өйдәге рәхәт мохитне бер генә чит ил дә алыштыра алмый, шуңа күрә өйдә дә ныклап шөгыльләнү өчен, күп кенә тренажерлар алган аңа әти-әнисе.
 
Чит илдә – арзанрак
Сәламәтлек миллионнар белән бәяләнгән заманда, Мәхмүтовлар гаиләсе дә кызларын дәвалау өчен 3 миллион сумнан артык акча тоткан. Аннан бигрәк, документ җыюга гына да күпме көч һәм вакыт кирәклеген мондый хәлне үз башы аша үткәннәр генә аңлыйдыр. Хәзер алар Польшага барырга әзерләнә. Анда дәвалану безнең илдәгедән арзанрак, ләкин күпкә файдалырак һәм курслар саны да күбрәк икән. Шуңа күрә акчалата ярдәм күрсәткән һәр кешегә рәхмәтле булачаклар. Раниянең сәламәт булуы өчен, һәммәбез өлеш кертә ала.
Хәзер аларга 541 324 сум акча кирәк.
128 216,83 сум гына җыелган.

Ярдәм күрсәтү өчен реквизитлар:
✅Сбербанк картасы
5336 6902 1467 5433
✅Телефон номеры 89179321120 беркетелгән (Махмутова Разиля Рашитовна, Раниянең әнисе)
✅Счёт 40817810962003162043
 

Динара ӘХМӘТ
Шәһри Казан
№ --- | 28.01.2021
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»