|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.09.2010 Җәмгыять
БИСМИЛЛА АМИННАН АЛДА ӘЙТЕЛӘБез куркытылган халык. Без һәрвакыт ниндидер афәт булачагын көтеп яшибез. Безне җир шарының күчәреннән ычкынуы белән дә, кояшның сүнеп, җирнең бозга әйләнүе белән дә өркетеп торалар. Бу уңайдан бер мәзәк тә искә төште. Бер авылга район үзәгеннән лектор килеп лекция укый икән. Биш миллиард елдан соң энергиясе бетеп кояш сүнәчәк, ди икән. Моны тыңлап утыручы 80 яшьлек карт:
– Ничә елдан сүнәчәк дип әйттең әле? Биш милиун дип әйттеңме? – дип сораган.
– Юк, бабай, биш миллиард, – дигән лектор.
– Алай булса, ярый икән әле, – дип, җиңел сулап куйган карт.
Әйе, куркыталар. Радио-телевидение дә, гәҗит-журналлар да туктаусыз куркытып тора. Кош һәм дуңгыз гриппының өстебезгә ябырылып безне харап итәчәген көттек, инде менә быелгы корылык турында көне-төне ишетәбез, укыйбыз. Куркуыбыздан барлы-юклы акчаларыбызны учлап кибеткә чабабыз, азык төлек алып калырга ашыгабыз. Ачтан үләсе килми шул, чурт вәҗми. Шөбһәләнергә урын да бар кебек, сүнәргә җыенган кояш кыздырды да кыздырды, кызган җиргә сибәргә яңгыр юк та юк. Берничә тапкыр ачлык кичергән илдә яшибез ләбаса. Әти-әниләр, бабай-әбиләр сөйләп калдырган коточкыч истәлекләр сакланырга мәҗбүр итә. Үзем дә мин чын ачлыкның ни икәнен сугыш елларында татыган буын вәкиле. Ходай сакласын!
Шулай да мин һәртөрле куркытуларга бирелмичәрәк яшәсәк иде дим. Тормыш дигән арбаны, җиңел булмаса да, сыкранмыйчарак тартасы иде. Яшәү бер генә бит һәм Ходай биргән гомерне кызыклырак итү еш кына үзебезнең ихтыярдан да тора. Ачлык дигән афәт булмаячак, җәмәгать. Моны бүген барыбыз да белә. Бер беребезне куркытып, кара көеп йөреп, тирән кайгыларга батмыйк.
Урамда сентябрь ае. Елның иң тук вакыты. Табигать тә өлгереп җиткән кызлар шикелле кияү килгәнне көтә. Бу айда хәтта әбиләр дә яшәреп ала. Әбиләр чуагы шул яшәрүнең галәмәте инде. Бала-чага кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып мәктәпкә бара. Аларны анда укытучыларның назлы карашы каршы ала. Бәлки, быел бәрәңге алганда җир өстендә «йодрык кадәрле, йомры гәүдәле» бәрәңгеләр тәгәрәп ятмас. Әмма бүгенге буын кешеләренең табынында бердәнбер ризык бәрәңге түгел. Булганын җан тынычлыгы белән ашарга язсын. Ашамас борын амин тотарга ашыкмыйк әле. Бисмилла аминнан алда әйтелә. Бисмилла әйтеп, табыннарыбыздагы тәгамгә үрелик. Татарның бик гыйбрәтле җыры бар:
Җан биргәнгә юнен бирә Үзе яраткан Ходай. Тышта сентябрь ае. Кешене өмет яшәтә.
|
Иң күп укылган
|