поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.01.2021 Җәмгыять

Киләчәгебез ышанычлы кулларда

1755 елның 25 январенда Елизавета патша Мәскәүдә университет һәм ике гимназия ачу турындагы Указга кул куйган булган. Шуннан бирле ул көн Россия студентлары көне "Татьянин день" булып санала. Хәзерге вакытта һәр шәһәрдә уку йортлары хисапсыз. Укырга, югары белем алырга теләгән кешеләр өчен безнең илдә бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.

Гадәттә, мәктәпне тәмамлаган укучылар шул ук елны төрле уку йортлары студентлары булып китәләр. Аларга бу вакытта уртача 17 - 18 яшь була. Бу кеше гомеренең иң гүзәл чагы, яшьлек таңы. Бәлки шуңадыр да, күбебез студент елларын гомеребезнең иң рәхәт, күңелле чоры дип, сагынып искә ала. Бигрәк тә беренче уку мизгелләре онытылмый, яңа тормыш башланган кебек тоела, яңа дуслар табыла, яңа укытучылар белән аралаша башлыйсың. Мөстәкыйль тормышның тәүге сабаклары, һөнәри белем ала башлау мизгелләре, һичшиксез, күңелдә уелып кала торган иң якты вакыйгаларның берсе. Ә инде ярты ел саен бирелә торган имтиханнар зур булмаган тетрәнү генә. Сессияне уңышлы тәмамланган студентлар Татьяна көнен рәхәтләнеп, чиста намус белән бәйрәм итәләр.

Менә Динараның да бу көннәрдә буш вакыты бөтенләй юк, чөнки кышкы сессиясе тәмамланмаган әле. Имтиханнарга әзерләнү өчен бик күп вакыт кирәк. Чираттагы имтиханы нәкъ 25 январьга билгеләнгән. Шунлыктан группадашлары Студентлар көнен сессияне тәмамлагач кына бәйрәм итәргә сүз куешканнар.

“Яктылык” татар мәктәбен 2017 елда тәмамлаган Динара ЙОСЫПОВА Самара дәүләт медицина университетының педиатрия бүлегенә укырга кергән. “Әбием Сафура да, әнием Гүзәлия дә озак еллар балалар йортында тәрбияче булып эшләделәр. Шуңадырмы, мин дә киләчәк һөнәремне нарасыйлар белән бәйле итеп күрә идем. Югары сыйныфларда укыганда, тормышымны медицина белән бәйләргә карар кылдым һәм балалар табибы юнәлешен сайладым”, - дип башлады сүзен Динара.

- Еш кына шулай була: профессиональ белем ала башлаганчы һөнәрне бер төрле күз алдына китерәсең, ә чынлыкта бөтенләй башкача булып чыга. Кайберәүләр хәтта сайлаган юлын үзгәртү турында уйлана башлыйлар. Ә сезнең кичерешләр ничек? Медицина белгечлегенә уку бик катлаулы һәм озакка сузылган процесс бит ул.
 
- Дөрес, уку катлаулы. Әмма мине авырлыклар куркытмый, киресенчә, һөнәр серләренә тирәнрәк төшенгән саен, ныграк ошый, сайлаган юлым минеке булуына инана барам. Әлеге уку йортына керүемә бер дә үкенмим. Группабыз бик тату, дәресләргә барысы да бик теләп йөриләр. Мөгаллимнәр укыган кызыклы лекцияләр, үзара фикер алышулар белән дәресләр узганы сизелмичә дә кала.
 
- Студент еллары иң күңелле чак. Студент халкы күңелле яши белә дигән сүзләр белән килешәсезме?
 
- Әйе дә, юк та... Бу һәр кешенең үзеннән тора бит. Кемдер вакытын файдалы эшләргә багышларга тырыша, ә кемдер – күңел ачуга. Мәктәп елларында мин дә төрле чараларда, бәйгеләрдә катнашырга яраттым. Сыйныфташлар белән экскурсияләргә йөри идек. Ә университетта буш вакыт бик аз кала. Шулай да мин уку йортының җәмәгать тормышында катнашырга өлгерәм. Оештыру комитеты әгъзасы буларак, университетка килгән мөхтәрәм кунакларны каршы алуга, төрле чаралар оештыруга үз өлешемне кертергә тырышам.
 
Студентлык чоры - өмет-ышанычлар һәм романтик мавыгулар чоры гына түгел, бу әле җитди эшләр чоры да. Аеруча соңгы елда медицина югары уку йортларында укучы студентларга олы тормышка аяк басарга һәм җаваплы эшкә алынырга туры килде. Коронавирус йогышлы авыруы аркасында күп кенә студентлар хастаханәләрдә эшли башладылар. Динара да шушы кыю яшь белгечләр арасында.
 
- Динара, шундый җаваплы, авыр, куркыныч эшкә алынырга курыкмадыгызмы? Әллә бу мәҗбүри идеме?
 
- Юк, мәҗбүри түгел. Студентлар каршында чыгыш ясаган деканның сүзләре миңа нык тәэсир итте. “Хәл сугыш елларындагы кебек. Медперсонал җитми. Табибларга да, авыруларга да ярдәм кирәк”, - дигән сүзләрне ишетү белән, җыелыштан соң ук мин эшләргә риза булуым турында гариза яздым һәм тиздән группадашым белән Владимир Середавин исемендәге Самара өлкә клиник хастаханәсенең реанимация һәм интенсив терапия бүлегендә эшли башладык. Шәхси саклану костюмы киеп озак эшләргә бик авыр, ә бу бүлектә дәваланучы авыр хәлдәге пациентларның газапларын күрү - икеләтә авыр. Аларга ничек тә булса ярдәм итәргә, хәлләрен яхшыртырга тырышабыз. Каникуллардан соң безне гадәти уку режимына күчерергә тиешләр. Ә мин эшне ташламаска булдым. Бәхеткә, эшне уку белән бергә алып бару мөмкинлеге бар.
 
- Сезнең батырлыгыгызга сокланырга гына кала. Ә матди яктан сезнең фидакарьлек ничек тә булса бәяләнәме?
 
- Әлбәттә, без хезмәт кенәгәсе буенча эшлибез һәм хезмәт хакы алабыз. Тик минем өчен акча мөһим түгел, биредә эшләгән дәвердә алган тәҗрибә кыйммәтрәк. Безне бит яшь белгечләр буларак кабул итәләр һәм җаваплы эш тапшыралар. Физик һәм мораль яктан арысам да, эшемнән тик канәгатьләнү хисе алам.
 
Җыйнак кына гәүдәле, мөләем йөзле, бик җитди карашлы бу кызчык, укуын тәмамлагач, менә дигән балалар табибы булачак, дип әйтә алам. Арабызда мондый тырыш, максатчан яшьләр үсеп килгәндә, киләчәгебез ышанычлы кулларга күчәчәк.
 
- Аудиториягә уң аяктан басып керсәң, имтихан уңышлы үтәчәк, дип ышана студент халкы. Минемчә, ул гына аз, тырышып укырга һәм сайлаган һөнәреңне яратырга кирәк. Ә сез, Динара, булачак студентларга нинди файдалы киңәшләр бирер идегез?
 
- Нәкъ менә студент булгач кына мәктәптә алган белемнең, чын мәгънәдә, хәзинә булуын аңлыйсың. Булачак студентларга мәктәптә тырышып укырга һәм һөнәр сайлауга җитди карарга киңәш итәр идем.
 
- Әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Алдыгызда торган бөтен имтиханнарны да бишле билгеләренә тапшыруыгызны, бөтен башлангычларыгызда уңышлар, саулык-сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телибез!
 
 

Әңгәмәдәш - Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 24.01.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»