поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.01.2021 Язмыш

Адрессыз хат (БУЛГАН ХӘЛ)

Язмыш... Язмыш... Берәүләргә рәхимле, икенчеләргә миһербансыз ул. Кагып-сугып, кимсетеп, башкаларга буйсындырып яшәтүче язмыш. Менә бу ике яшь йөрәкнең бер көнлек мәхәббәте дә язмыштандыр, дип уйлыйм.

Хәлимә белән Мөхәммәтгәрәй ихлас күңелдән, бер-берсенә хыянәт итмичә, безнең мәхәббәтебез мәңгелек, без аны туйга кадәр кер тидерми саклыйбыз дип, ел ярым дуслашып йөрделәр. Бер-берсеннән башка яши алмауларын аңлагач, тәмам ышанып, көзге уңышлардан соң туй ясарга ниятләгәннәр иде, миһербансыз сугыш башланып китте... Алар, хыялларын чынга ашыру өчен тизрәк никах укытырга ашыгалар, кем белә бит, кинәт аерылырга туры килсә? Чыннан да Мөхәммәтгәрәйгә нәкъ никах укыласы көнне повестка китереп бирәләр. Яшьләр никахлашып, бер-берсенә әйтәсе матур сүзләрне, саклаган мәхәббәт хисләрен шушы бер төн эчендә әйтеп, ачы да, татлы да күз яшьләрен йотып, йокламыйча таң аттыралар.

Авылдан биш кеше, кояш чыкканда, бричка арбаларга утырып, юлга кузгалалар. Акырыш-елаш, шешенгән күзләр, алар ниләр кичергәнне үзләре генә белгәндер, мөгаен. Хәлимә сөйгән иренең кулларыннан тотып, җибәрмичә, авылны чыкканчы озата бара. Ире бу күз яшьләренә түзә алмый, Хәлимәсен үбә дә атның сыртына суга, ат бар көченә чабып китә, ә Хәлимә чирәмгә егылып кала. Кул бармаклары канга батканчы җирне тырнап елый-елый да авылга каенана-каената йортына кайта.

Өч айлап вакыт үтә, ә Мөхәммәтгәрәйдән һаман хат-хәбәр юк. Хәлимә ашаудан кала, ябыга, төннәрен йокысыз елап үткәрә. Ә кайгыларын кешегә күрсәтми, җиң сызганып, колхоз эшләрен эшли.
 
Тиздән каенатасын да сугышка алалар. Каенанасы Хәлимәнең йөзенә карап, шикләнә башлый.
 
- Кызым, әллә безгә онык бүләк итәргә җыенасыңмы? Көмәнең бармы әллә? Нигә әйтмисең, балам? - дип сорый.
 
- Әйе, әнием, мин йөкле, - ди килен.
 
Алар кочаклашып елашалар. Шушы көнне Мөхәммәтгәрәйдән хат килеп төшә. “Минем якыннарым, зинһар, гафу итегез! Ябык зонада тоттылар. Өч ай элемтәчегә укыттылар, иртәгә сугышка керәбез. Үзем хат язмыйча, миңа язмагыз. Сезне бик нык сагындым. Хәлимәм, зинһар, минем кайтуымны әти-әнием йортында көт”.
 
Адрессыз беренче һәм соңгы хат шушы була. Башка хат килми. Бөркөнне хат ташучы аксак Галимулла өчпочмаклы хат китерә. Хатны Хәлимә ала. Хатның каенатасыннан икәнен белгәч, каенанасына бирә. Нигә генә бирдем икән дип, нык үкенә ул соңыннан... Хатта Әхмәтзыя батырларча һәлак булды дигән сүзләрне уку белән каенанасы аңын җуеп егыла. Әлеге хәсрәттән ул урын өстенә калып, озак кына авырый. Кайгылы хәбәрдән соң, бер атна да үтми, тагын бер хат килеп төшә. Хәлимә өчпочмакны ачарга куркып тора, шулай да дерелдәгән куллары белән ачса, сөйгәне хәбәрсез югалган дигән сүзләрне укый. Йортка чыгып, такмаклап-такмаклап елый Хәлимә, тик каенанасына бу хәбәрне әйтми...
 
Боларга хат килде, нинди хәбәр бар икән дип, күрше әби капкадан килеп кергәндә, Хәлимә тора алмыйча, җирдә үрмәли-үрмәли үкереп елап ята иде. Олы кайгыдан Хәлимә мәхәббәт җимешен югалта – авыры төшә. Бер йөрәккә аллы-артлы күпме хәсрәт, күпме кайгылы кичереш. Өч айдан соң каенанасы да мәңгелеккә күчә. Хәлимә ялгызы кала, кара шәленә уранып, кайгы күленә чума. Үзенең әнисе: “Кызым, кайт инде, берүзеңә бик кыен бит, бергә яшәве кайгыларны таратырга булышыр”, - дип, күпме генә үгетләсә дә, Хәлимә каршы була. “Юк, әнием, мин иремне шушы йортта көтәм, ул бит шулай кушты”. Тик ул кайтмый...
 
Сугыш бетә. Хәлимәгә күз төшерүчеләр күбәя, тик ул барысын да кире кага. Бәлки кайтыр, нинди булса да хәбәр килер дип, ышанып яши.
 
Беркөнне Хәлимәгә, сине бер кеше эзли, дип хәбәр итәләр. Бу вакытта ул кырда була. Күрешәләр. Бу кеше Мөхәммәтгәрәйнең якын дусты Габдулла булып чыга. Ул сугышта булган коточкыч хәлләрне сөйләп бирә. Алар чолганышта калганнар икән. Мөхәммәтгәрәй биш иптәше белән элемтә чыбыкларын ялгарга чыгып китәләр. Тик кире әйләнеп кайтмыйлар. Калган сугышчылар, чолганыштан чыгып, бер авылда туктыйлар һәм кире кайтмаган элемтәчеләр турында менә нинди хәбәр ишетәләр: биш элемтәчене немецлар кулга алган, бик каты җәзалап, кыйнап, үзләреннән чокыр казытып, канга баткан, җаннары чыгарга да өлгермәгән гәүдәләрен шул чокырга ыргытканнар. Менә шулай итеп Мөхәммәтгәрәй хәбәрсез югалган булып санала.
 
Габдулланың барыр җире юк – ата-анасы үлгән, авыллары юкка чыккан. Ул Хәлимә яшәгән авылда калырга ниятли. Сугыштан соң, ирләр саны бик аз булганлыктан, аны шунда ук колхозга эшкә алалар. Аның бер кулында бармаклары ике генә, ә бер аягы агач. Ул бик озак госпитальдә яткан икән. Тора-бара Хәлимә белән Габдулла гаилә корып, тату гына яши башлыйлар. Биш балалары туа. Ләкин икесе сабый чакта үлеп китә. Иң кече улларына Мөхәммәтгәрәй дип исем кушалар. Алар, төпчек малай белән бергә яшәп, оныклар үстерешәләр.
 
Хәлимә берничә мәртәбә сөеклесе вафат булган авылга барып зыярәт кылырга талпына, әмма төрле сәбәпләр килеп чыгып тора – бара алмый. Габдулла вафат булгач, Хәлимә үзе дә озак яшәми, күрәчәк язмышын күреп бетереп, берничә елдан күзләрен мәңгегә йома. Балалары, оныклары зурлап-кадерләп әниләрен әтиләре янына җирлиләр.
 
Менә шушы була инде язмыш. Сугыш вакытындагы язмышлар берсеннән-берсе кызганычрак, үкенечлерәк иде шул...
 
Саимә МОРЗАХАНОВА.
 
Гали авылы,
 
Похвистнево районы.

---
Бердәмлек
№ --- | 24.01.2021
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»