поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.09.2010 Дин

КЫЙБЛА

Җәйге көн җәйге көн инде, акрын гына кыздыруын белә. “Фасылның төп идарәчесе мин булам“ дигәндәй кояш тагын да ныграк яктырта, чыкканыма сөенәләрме дип адәм балаларына күз сирпеп ала. Чыннан да халыкның берише аның җылысыннан иркәләнеп су буйларын ”саклыйлар”, кызынудан кызгылт-кара төскә кергән тәннәрен күреп, шатлана-шатлана үзләрен тагын да кояш хозурына тапшыруларын дәвам итәләр.

Әмма бу кызу көннәрне һәр кеше төрлечә кабул итә. Күпләр күптәннән инде назланып торган кояшка уфтанып карый, ничә атналар буе яңгыр күрмәгән җирне кызгана. Ә эсселектән интеккән авырулар исә яңгырдан соң һавага таралган хуш исне юксыналар, аны суласалар, менә-менә тәннәре шифа алыр да, акрынлап терелеп тә китәрләр төсле тоела башлый. Әмма юк, яңгыр һаман көттерә...

 

 Акрын гына үз уйларына бирелеп эштән кайтып килгән Мансурны да гадәти коры көннәр туйдыра башлаган иде. “Сусаган җир, сусаган, туфракта ник бер дым булсын. Ни сәбәпле яумый икән бу яңгыр? Көндезләрен кечкенә каурыйлы болыт кисәкләре әйләнгәләп йөриләр дә көдрә канатларын болгап китеп тә баралар. Мансурга көне буе диярлек эшләп арган гәүдәсен туры тотып кайту бик авыр иде, ул әле тирән итеп уфылдап алды, әле кулындагы су тулы шешәсенә үрелде. Үзенең шушы халәтенә кызганып караган ир күнелсез уйларга бирелде. “Яшь бара, балалар да үсә, без генә хатын белән картаябыз”. Бу сүзләр соңгы көннәрдә бигрәк тә аның яраткан сүзләренә әйләнделәр, ул гына да түгел, һәрбер әңгәмәсенең ахырын ул шулай тәмамлап куя башлады. Гомеренең нәкъ уртасына килеп җиткән ир өчен тормыш бик күңелсез, яналыксыз тоела. Аның кайчак йөгереп яшьлегенә кайтып киләсе килә, һей... Анда рәхәт тә... Тик бүгенгесе дә начар түгел... Гаиләсе бар, үзе бәхетле дә кебек... Ә ник яшәве шулай күңелсез соң? Ни сәбәпле яшибез без? Ни өчен гаилә корабыз, балалар үстерәбез? Башта ялкынланып яшәп, аннары соңгы сулышны алыр өченме? Гомумән, кем уйлап тапкан, кем төзегән бу яшәү планын? Нигә кешеләр төрле булуларына карамастан элек-электән бер үк кагыйдәләр буенча яшәүләрен дәвам итәләр?... ”Юләр! - дип куйды Мансур үзалдына. Соң башкача яшәп булмый бит инде! Кешелек өчен төзелгән уникаль законнар болар! Ә син әллә ниләр белән баш ватасың...”

 

 Өй ишеген ачу белән ирнең борынына тәмле ис килеп бәрелде... ”Эх, менә бит, ризыклар пешереп көтеп торалар үземне,” – диде Мансур елмаеп. Хатыны Фәрхинур эштән ял алып авылга кайтып киткәч йорт эшләре тулысы белән диярлек төпчек кызы Хәят җилкәсенә төште. Күрше бүлмәдә кыштыр-кыштыр килгән тавышны ишеткән әти кешенең шаярасы килеп ”кхм” диеп тамак кырып куйды: Мин кайттым, янәсе. Шулвакыт ир каршына күрше бүлмәдән бер җиткән кыз йөгереп чыкты. Чыкты да елмаеп әтисенең күзләренә текәлде. Кыз уртача гәүдәле, аяк йөзенә тиң озын күлмәк кигән, башында килешле итеп бәйләнгән алсу яулык, күзендә шатлык чаткылары. Яшүсмернең бу кыяфәтенә кинәт әти кешенең ачуы килде. Әле генә елмаеп торган йөзе караңгыланып, кысылган нечкә иреннәре арасыннан саранланып кына берничә сүз сытылып чыкты: “Кая җыендың болай?” Ахырдан үзенең кәефе кырылуын тагын да сиздерергә теләпме озак итеп авыр сулыш алды. Әтисенең мондый кыяфәттә күрергә гадәтләнгән кыз аның күнелен күтәрергә тырышты, кычкырып көлде дә, чалт итеп Мансурның битеннән үбеп алды.

 

– Урамга чыгам, әтием. Бүген дәресләр дә күп булды, иптәш кызым белән бераз гына йөрим дә кабат синең яныңа кайтам, ярыймы, үпкәләмисеңдер бит?” Кечкенәдән иңеннән төшмәгән Хәятне әтисе бик яратса да, башка вакытта чәчләрен сыйпап җавап биргән Мансур бу юлы никтер тыелып кала алмады, идәндә әрле-бирле йөри-йөри кычкырырга тотынды:

 

– Сал! Сал бу киемнәреңне, чыгарсың. Адәм көлкесе, шундый эссе көндә капчыкка төренеп йөри бит! Кемнәрдән өйрәндең, нинди хәерсез кешеләр очрады юлларыңа?! Әнә кара апаңа, матур итеп киенде, укуын тәмамлады, хәзер Мәскәүдә ничек яхшы көн күрә. Ә син...

 

– “Ә мин нәрсә, әти?“ – Кызның инде хәзер елмаясы килмәде, әтисенең кырыс йөзе, ачулы сүзләре аны шактый җитдиләндергән, хәтта бераз куркуга да салган иде.

 

– Ник киенмисең кеше төсле, кызым? Ниләр җитми сиңа? Бөтен туганнар көлә бит. Минем иптәшләрнең килеп хәл белмәгәннәренә инде биш былтыр, читләшкәннән-читләшә баралар. Нинди егет белән таныштырдым, аны да якын итмәдең... Шулчак кызның горур тавышы ирне сөйләвеннән бүлдерде:

 

– “Әти, минем Аллаһ Тәгалә кушканча яшисем килә”. Мине Аллаһ бу дөньяда сынар өчен яраткан бит. Үзегез дә Аның барлыгына ышанабыз дисез. Ышангач ник соң Ул кушканны үтәмисез?

 

– “Кызым...”

 

– Уйлап кара, әти, безнең яшәвебезнең мәгънәсе сыналудан гыйбарәт бит. Кайгы-хәсрәт килгәндәге сыналу түгел бу, ә яшәү сынавы. Менә син үз тормышыңа күз сал әле. Син кайчандыр яшь кенә егет идең. Укыгансың, тырышкансың. Ә хәзер әйт, син бу уңышларыңны үз көчең белән генә яуладыңмы?! Юк, әти. Син әгәр сәламәт булмыйча, урын өстендә ятсаң, яки акыллы итеп фикерли алырдай башың булмаса син бернигә дә ирешә алмас идең. Сине Аллаһ Тәгалә яхшы кыз белән очраштырган, кайбер бәхетсез кешеләрдән аермалы буларак балаларыгыз сәламәт һәм исән- сау... Әткәй... Болар бит барысы да Аллаһ Тәгалә эше... Син шулай булып та Ул кушканча яшәргә теләмисең. Ул гына да түгел, мине тыясың. Мин, әлбәттә, сине дә мине дә барлыкка китергән Затка буйсынамын. Чөнки мин Аның ачуыннан куркам. Минем ике дөньялыкта да бәхетле буласым килә...

 

– Бу дөньяда яшисе бар әле, кызым. Ялгыз каласың, бел аны!

 

– Минем киләчәк өчен күнелем тыныч, әтием. Мин үз кыйбламны таптым. Ул гына да түгел, тормышта булган һәрбер мизгелнең нинди дә булса мәгънә аңлатуына төшенеп яши башладым мин хәзер.

 

– Ярый, яшәрсең... Мансурның башка сүз көрмәкләштереп торасы килми иде инде. Аш бүлмәсенә юнәлим дигәндә генә ирнең күзләре янәдән кызның киемнәренә төште. Бу вакытта аңа баласы бигрәк тә ямьсез, килбәтсез күренә иде, ул янәдән агулы сүзләрен Хәят өстенә яудырырга тотынды:

 

– Оялам мин синнән, Валлаһи, оялам. Мондый үзсүзле, акылсыз балаң булуына караганда булмавы мең өлеш артык. Фанатик син! Бар ичмасам чыгып кит, йөрәк бозгыч...

 

Кемнән кемнән, әтисеннән мондый сүз көтмәгән иде Хәят. Башта аңына килә алмыйча беркавымга тынып калды. Аннан тиз генә сумкасын алды да, кабалана-кабалана аяк киемен киеп чыгып чапты.

 

“Әтием... Син әйттеңме бу сүзләрне? Кайчандыр үзең үк минем белән горурлана идең бит, укып алган һәрбер мактау кәгаземне селки-селки санап утырырга ярата идең... Ә хәзер... Хәзер инде син мине сөймисең, күрергә дә теләмисең, оялам дисең... Ата белән бала арасындагы мәхәббәттән дә көчлерәкмени соң ул оялу хисе? Ышанмыйм, юк, ышанасым килми минем!” Урамда җиңелчә генә җил чыккан иде... Ул Хәятнең уттай кызган алсу яңакларын, кайнар күз яшьләрен, иреннәрен суытырга теләгәндәй исте дә исте. “Мондый үзсүзле, акылсыз балаң булуына караганда булмавы мең өлеш артык.“ Мансурның әлеге сүзләре кат-кат исенә төшеп кызның йөрәген телгәләде. Хәзер инде аның тын гына аккан күз яшьләре үксеп елауга әйләнгән иде... Әти-әниемә минем хәзер кирәгем юк икән! Мин хәзер аларны сөендереп яшим диеп күпме генә укысам, эшләсәм дә, һәр иртә саен аларның күңелләрен күтәрим дип елмаеп дәшсәм дә файдасызга! Әй Раббым, көч бир миңа! Бу сынавыңа түзәргә көч бир! Тәнем дә, җаным да хәлсез минем, ярдәм ит! Кыз юләрләнеп чапты да чапты... Кинәт чатта ыҗгырып килүче бер машина пәйда булды. Кызу тизлек белән куучы шофер аны, ә күзләре яшь пәрдәсе белән капланган Хәят машинаны күрмәде...

 

Кызы чыгып киткәч Мансур уфылдап диванга ауды. “Әй, балалар... Вакытсыз картайталар болар... Бөтен кәефне төшерде бу төпчек кызый. Өлкәне чая иде: дус булмаган кешесе калмады. Үземә ошаган дип сөенеп йөрүче хатыны Фәрхинур аңа акчасын кием-салымга кызганмаска өйрәтте, егетләр бай булса – кире какма дип диде. Шул кире какмаудан башланды да булса кирәк инде... Хәнияне “этә-төртә” дигәндәй карынындагы бер айлык баласы белән кияүгә бирделәр. Хәзер ире башка итәкләр артыннан чапкалый ди... Кечкенәсе... Дингә бирелеп китүенә әти кеше башта сөенсә дә, тора-бара ныклап шәригать буенча яши башлаган кызын күреп ирнең коты алынды. Нишли ул бала? Картаймас борын яулык кия башлады, дискотекага булган сукмакның кайсы якка икәнен дә белми, мәгънәсез кинолар күрсәтә башласалар телевизорны үк сүндереп куя... Нишләргә?.. Туганнар килгән саен ирен чите белән мыскыллап елмаялар... Без бит Ислам дәүләтендә яшәмибез, бәлки Мансур да дин тоткан булыр иде.... Ул бит Аллаһка ышанмыйм дими, ышана. Тик кызы төсле яши башласа – ай-һай, кем генә аралашыр икән аның белән? Дуслар, туганнар белән бәйрәм табыны артында утырганда “затлы эчемлекләрдән” баш тартса, дөньядан гына баш тартасың калды инде дип читкә этәрәчәкләре көн кебек ачык Мансурга... Башымны авырттырмыйм әле, үз көемчә яши бирим, яхшы итеп әрләп чыгардым үзен, файдасы булмый калмас... ”Ир акрын гына изрәп йокыга талды... Берникадәр вакыттан соң телефон шалтырады. Йокылы-уяулы Мансур трубканы көч-хәл белән алып тыңлый башлауга калтыранырга тотынды, сулышы кысылды. “Кайсы больница? – дип сорады ынгырашып. Адресны алу белән ир каударлана-каударлана машинасын кабызырга чыгып чапты.

 

...Машина тәрәзләрен зынгылдатып күк күкри, ара-тирә ерактан гына яшен угы шәһәр өстен чәнчеп-чәнчеп алгандай була. Мансур гына аның бу кыланмышын күрми иде, үз хәле хәл... Өлгерергә, коткарырга кирәк... Әй, балам... Ничекләр ярдәм итим соң... ”Ир машинаны бөтен көченә куды. “Өлгерергә, үләргә ирек бирмәскә кирәк... Кемнән ярдәм сорыйм, Раббым... Тукта, үзе үк Аллаһтан ярдәм сорады түгелме соң ул? Чыннан да, Аннан гына ярдәм сорарга мөмкин бит... Раббым, әгәр кызымны исән калдырсаң, мин... Мин үзгәрер идем... Мин мондый булмас идем... Эх, нинди юләр бит мин! Әйтмәгән сүзем калмады, бигрәк тә кыз балага мондый сүзләр әйтәләрмени? Нечкә күнелле төпчегем бит үл минем. Бары гомер, бары яшәү генә бир аңа. Зинһар үлә күрмәсен... ”Ирнең күзләреннән кайнар яшь бөртекләре тәгәрәде. “Балам... Раббым, нигә дөрес юлда булган балаңны һәлакәткә юлыктырдың соң? Нигә юлдан чыкканда туктатып калмадың?” Үзем гаепле, үзем. Мансур кабаланып телефон исемлегеннән хатынының номерын эзләде. Әле ул белми дә бит... Я Хода, Хәят үлә калса ничек кичерерләр алар бу кайгыны? Ир күңелендәге җанөшеткеч уйлары белән больницага якынлашты.

 

 ...Караңгы тын бүлмә. Кыз бала тәнендәге яралары сызлаудан ара-тирә ыңгырашып куя. Бала янына ир чүгәләгән. Акрын гына пыш-пыш килеп нидер укый, сөйләнә, кайнар учларында исә баласының кечкенә нәфис куллары... Әтисенең тән җылысын тоепмы, кыз аңына килде, үзен мондый халәттә күреп берникадәр вакыт аптырап торды, соңыннан булган хәлләрне күз алдыннан кичереп авыр сулыш алды.

 

– Кызының хәлсез тавышы ирне айнытып җибәрде. Баласының әти диеп дәшә алуы да иргә чиксез куаныч бирде, хәл кертте. Кара әле, нинди матур икән бит аның йөрәк парәсенең тавышы! Балам, мин һәрчак синең белән! Мин гел яныңда! Ир күзләрен зур итеп ачты да елмаеп җибәрде.

 

– Әтием, гафу ит мине!

 

– Нигә, кызым? Һәлакәткә юлыккангамы?

 

– Юк, мин сине рәнҗеттем булса кирәк. Сиңа тавышымны күтәрдем. Кара-каршы ызгыштым диярлек. Сине борчуга салып өйдән чыгып киттем. Ә бит аны матур гына итеп тә аңлатып була иде. Мин Аллаһ Тәгалә кушкан иң мөһим төшенчәне – ата-аналарга булган хөрмәт дигән нәрсәне онытып җибәргәнмен. Бала, үзен тәрбияләп үстергән әти-әниләренә һәрвакыт хөрмәт, ярату белән карарга тиеш. Ә мин кыздым, гафу ит! Дорфалыгым өчен миңа Аллаһ Тәгалә җәзасын да бирде.

 

– Аллаһ гафу кылсын безне, кызым. Күңелдә булган ышануны саклау өчен һәрвакыт дөрес гамәлләр генә кылырга кирәк. Кыек юлдан киттеңме, син инде үзеңнең Раббыңнан ераклашканны сизәсең, бу гөнаһларны кылгач ул мине гафу итмәс дип уйлыйсың. Ә бит ул гөнаһларны кабат эшләмәскә генә кирәк...

 

– Әтием, бу синең сүзләреңме? Шатлыктан кызның алсу йөзе буйлап кайнар яшь тамчысы тәгәрәде.

– Әйе, кызым. Ачуланма инде миңа, балам... Мин сиңа түбәнсетүле сүзләр әйттем. Күңелем белән синең хаклы икәнеңне анласам да киреләндем, хаклыкны күрергә теләмичә күзләремне йомдым. Әмма үземнең ялгышларымны аңларга мина әлеге һәлакәт ярдәм итте. Аллаһ Тәгалә миңа гыйбрәт өчен булдыргандыр бу хәлне... Мин берничә сәгать эчендә иманыма кайттым. Кызым, без бик бәхетле булырбыз әле...”

 

Кыз елмаеп куйды:

 

– Без бәхетле бит инде, әти.

 

– Юк, балам, бүгенге көннән алып без тормышның ямен, кыйммәтен тагын да ныклабрак аңлап яши башларбыз. Әниең дә безгә иярми калмас. Хастахәнәдән терелеп чыгасың гына кала. Ир елмаеп кызының маңгаеннан үбеп алды, йомшак чәчләрен сыйпады.

 

 Тышта яңгыр гына төнге шәһәргә йокларга ирек бирмәде, тәрәзә пыялаларын туйганчы юды, чистартты. Кем белә, бәлки бу минутларда төнге тамчылар ата белән кызның шатлыгын гына күреп калмыйча, күпләрнең бәхетле, куанычлы мизгелләренең дә шаһиты булгандыр, үзен атналар буе көткән авыруларга җан, тән шифасы да бирми калмаганнардыр... Гүзәл, бик гүзәл иде бу вакытта шәһәр... Матур иде...


Гөлнирә ХӨСӘЕНОВА
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»