|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.01.2021 Язмыш
Милли музейның Татарстанның беренче президенты эшчәнлеге белән бәйле уникаль эскпонатлары яңа күргәзмәдә урын алды (ФОТО)"Казан Ярминкәсендә” урнашкан "Россия - минем тарихым" мультимедиа тарихи паркында "Республика йөзләре. Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев” дип аталган күргәзмә эшли башлады. Төп интерактив экспозиция Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шаймиевның Татарстан президенты буларак эшчәнлеге, республика үсешенә керткән өлеше, халыкара хезмәттәшлегенә багышлана. Күргәзмәдә Татарстанның беренче президенты эшчәнлеге белән бәйле Татарстан Республикасы Милли музееның уникаль экспонатлар тәкъдим ителә. Үзәк урынны 1990-нчы елларда М.Ш. Шаймиевның эш бүлмәсе җиһазлары, беренче президент сайлау өчен бюллетеньнәр, төрле истәлекле медальләр, Татарстан Халыклары конгрессы һәм Бөтендөнья татар конгрессы делегаты бейджлары,Татарстан Республикасының тарихи-мәдәни һәйкәлләрен торгызу өчен Республика Фондының хәйриячеләр китабы һәм башка бик күп төрле экспонатлар урын алган, дип хәбәр итте оештыручылар “Матубгат.ру”га.
--- |
Иң күп укылган
|