|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.01.2021 Медицина
Ковидны җиңдем дип сөенгәннәрнең һәр сигезенчесе 140 көн эчендә үләCOVID-19ны җиңдем дип артык шатланырга ашыкмагыз, ди табиблар. Алар үткәргән тикшеренүләр, чынлап та, бер дә сөенергә урын калдырмый. Белгечләр әйтүенчә, инде ковидны җиңдем дип уйлаган һәр сигезенче пациент 140 көн эчендә вафат була. Лейчестер университеты галимнәре шундый күңелсез мәгълүматлар белән уртаклаша. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә.
Алар оештырган махсус тикшеренүләр барышында шул ачыкланган: коронавирус инфекциясеннән дәваланып чыккан пациентларның һәр өченчесе күпмедер вакыттан соң тагын әлеге зәхмәтне эләктереп дәваханәгә керә.
Иң куркынычы шул: ковидны инде җиңдем дип уйлаган һәр сигезенче кеше 140 көн эчендә вафат була икән. Бу үлемнәрнең төп сәбәбе - мәкерле вирусның организмда зур тайпылышлар китереп чыгаруы. Тикшеренү барышында 50 мең пациент күзәтелгән һәм вафат булучылар арасында нигездә йөрәк чирләреннән, диабеттан, бавыр һәм бөер авыруларыннан җәфаланучылар теркәлгән.
Фото: iz.ru
--- |
Иң күп укылган
|