• 15.06-25.06 Әлдермештән Әлмәндәр. Театр кукол "Экият"
  • 24.06 StandUp show ТНТ. Brand new show. Татнефть Арена 19:00
  • 26.06-28.08 Театрализованное фольклорное Казан-шоу. Туган авыл.
  • 26.06 "Яңа Сабантуй". Урам стрим-парк 17.00 - 21.00
  • 26.06 На территории экстрим-парка «Урам» пройдёт молодёжный фестиваль «Яна Сабантуй», начало в 17:00.
  • 30.06 "Галәм.Әгъләм" шигъри-музыкаль спектакленең премьерасы. 18:30 сәгатьтә, Тинчурин театры.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Июнь
  • Илназ Сафиуллин - җырчы
  • Вадим Захаров - җырчы
  • Николай Никифоров - дәүләт эшлеклесе
  • Эльза Әхмәтҗанова - журналист
  • Марсилия - җырчы
  • Галия Булатова (1906-1985) - актриса
  • Рәсимә Гарифуллина - шагыйрә
  • Лионель Месси - футболчы
  • Мунча бурасы сатып алам, идән-түшәм, түбә кирәк-яраклары белән. Тел.: 8-9874221206. Азнакайга якын булсын, Башкортстаннан булса бигрәк әйбәт. Июнь аенда гына (2021) шалтыратырга.
  • Казан шэхэрендэ Ахунов урамы, балалар булмэсе очен Лазурит фабрикасы мебеле сатыла (бик яхшы хэлдэ). Мебель бер ике ишекле кием шкафы, ике берэр ишекле -куп булемле кием шкафы, ике киштэле полка, ике кроватьлы йокы урыны (астагы кровать тартып чыгарыла), ике ортопедический матрац белэн, хэм язу-компьютер остэле (тумбочка, полкалы) жыелмадан (набордан )тора. Бэясе килешу буенча. Жыелган килеш алып киту момкинчелеге бар. Сутеп тэ алып китэргэ була. Тел. 8-9172-76-06-15
  • Сдам 2х комнатную квартиру на длительный срок по улице Ак. Глушко (Азино) порядочной семейной паре без вредных привычек, в квартире все есть для проживания, рядом школа, садик, остановка, ТЦ Мега, квартира теплая, соседи тихие, имеется два балкона. Иностранцев прошу не беспокоить! 16+ку 89276725927 (собственник).
  • Селикатный кирпеч сатыла.89179215414
  • "Яшьлек" метро станциясе янында, Энергетиклар урамы 2/2 йортында урнашкан тулай торак бүлмәсендә яшәүче кызга бүлмәдәш кыз эзлибез. 1 июльдән. Бүлмәдә яшәү өчен кирәкле бөтен җиһаз да бар. Душ этажда. Барлык сораулар буенча: 89050215173 телефонына шалтыратырга
  • Телэче районы Шэтке авылында йорт сатыла. 89534073195
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Даими эшкә бухгалтер кирәк.Казан.89270386051
  • Казан шәһәре Ибраһимов проспектындагы 37 йортның 2 катында урнашкан 13 кв.м бүлмә сатыла. Телефон:89274000105
  • Услуги ассенизатора. 89172681882. Камаз - 10 кубов. Откачка и вывоз жидких бытовых отходов, из сливных ям, канализации,септиков, автомоек.
 
 

 
Архив
 

               

18.01.2021 Милләт

Илдар Малаховның изге эше калды

«…Мәскәүдә күренекле мөселман эшлеклесе Башкортостан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәте рәисе мөфти урынбасары, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледж директоры Илдар Малахов вафат булды», дигән күңелсез хәбәрне ишеткән көйгә күңелемә кылт итеп Уфада шушы Коран уку буенча оештырылган бәйге күз алдыма килде.

Уфа… Егерменче еллар. Башкортостан башкаласының Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледжы бәйрәмчә бизәлгән. Көн матур, җылы һәм кояшлы. Ишегалдында һәм залларда кулларына Коран тоткан мөселманча киенгән үсмер кызлар һәм кызчыклар күренә.

Биредә Коран уку буенча бәйге оештырылды. Русиянең төрле төбәгеннән килгән үсмер кызлар һәм кызчыклар изге китап серләрен төшенү һәм дөрес уку буенча үзара ярышты. Тиздән Коран уку ярышында җиңүчеләр һәм анда катнашучылар барысы да бүләк алды. Аннары олысы — кечесе бай мәҗлес табынына чакырылды.

Чәй өстәле артында узган ярыш буенча фикер алышулар дәвам итте. Ешрак бер җөмлә яңгырый: Мондый зур бүләкләрне Илдар хәзрәт Малахов оештырган инде. Бүләкләр чынлап та зурдан. Кемгә ноутбук, кемгә велосипед, кемгә Коран китабы, кемгә телефон һәм башкалар.

«…Кичә Мәскәүдә күренекле мөселман эшлеклесе Башкортостан Республикасы Мөселманнар Диния нәзарәте рәисе мөфти урынбасары, Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледж директоры Илдар Малахов вафат булды», дигән күңелсез хәбәрне ишеткән көйгә күңелемә кылт итеп Уфада шушы Коран уку буенча оештырылган бәйге күз алдыма килде.

Соңгы биш айда Илдар Малахов авыр онкология чиренә каршы Мәскәүнең Н.Н. Блохин исемендәге Милли медицина тикшерү үзәгендә дәвалана. Аңа 20 мартта 53 яшь тулар иде. Милләттәшебез Илдар Малахов Башкортостан Республикасы Мөселманнар Диния идарәсен оештыруда башлап йөри һәм аның беренче урынбасары була. Уфадагы Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә директоры буларак зур эшләр башкара. Моннан тыш, 1998 елдан башлап ул мөселман — мәгърифәти гәҗите «Рисәлят»нең алыштыргысыз баш мөхәррире булды. Гәҗит Русия һәм мөселман илләре илчелегендә зур популярлык казанды. «Башкортостанда ислам» сайтына да нигез салучы ул. Дини темага багышланган уннарча китап нәшер итте, фәнни язмалар бастырды.

Илдар Заһидулла улы тумышы белән Башкортостанга бәйләнмәгән. Малахов 1968 елда Ленинградта туган. 1989 елда тәүге төркем белән тыңлаучы сыйфатында Ризаэтдин Фәхретдинов исемендәге Уфа мәдрәсәсенә укырга килә. Тәлгать Таҗетдин аны арытаба белем алу өчен «Гарәп дөньясы» мәдрәсәсенә һәм «Әлъ — Әзхар» ислам университетына укырга җибәрә. 1997 елда Уфага әйләнеп кайтканнан соң Малахов Башкортостан Диния назәрәтен оештыру эшенә ныклап тотына. Илдар хәзрәт лаеклы ата, картатай һәм гаилә җанлы кеше була. Һәр башлаган эшен уңышлы итеп азагына кадәр җиткерә иде, дип искә ала туганнары.

Илдар хәзрәт Малахов Русиянең һәм Башкортостанның абруйлы һәм хөрмәтле дини эшлеклеләреннән иде. Яхшы дини белемле булуы белән аерылып торды.

Югары мөфти Тәлгать Таҗетдинда укый, Башкорт дәүләт университетының тарих факультетында, «Мири Араб» мәдрәсәсендә, Р. Фәхретдин исемендәге (хәзерге вакытта Русия Үзәк диния нәзарәте университеты) ислам институтында, Халыкара «Әлъ — Әзһәр» (Каир, Мисыр) ислам университетында, Русия Фәннәр академиясе каршындагы Уфа федераль тикшерү үзәгендә белем ала. Этнологик тема буенча диссертация яклый. Илдар хәзрәт Болгар ислам академиясендә докторантурада укыды, агымдагы елда ислам фәннәре докторы исеме алырга тиеш иде.

Илдар Малахов Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәтендә билгеле шәхес иде. Татар, фарсы, гарәп телләрендә иркен сөйләште, язды һәм укыды. Ул ислам мәгърифәтенә зур өлеш кертте. Ел саен Малахов җитәкләгән Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсәдә укучылар төрле Бөтенрусия бәйге — ярышларында призлы урыннар алды.

— Ул һәрчак хөр күңелле булды, алдына куйган максатларга иреште. Бу безнең өчен зур югалту. Ул тәвәккәл кеше иде. Мине Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәтенә мөфти итеп сайлаганда, ышанычын эш белән күрсәтте. Шунлыктан мин һәм командам башкарган изге эшләр аның исәбенә язылачак. Аллаһы Тәгалә аңардан риза булсын һәм аны чын мөслим итеп кабул итсен. Мәрхүмнең атнакичтән җомгага каршы мәңгелеккә күчүе — яхшы билге. Аның рухына дога кылыйк һәм үлемнең көтмәгәндә килүен онытмыйк. Тормыш искиткеч кыска һәм аны лаеклы яшәргә, изге һәм мәрхәмәтле эшләр башкарырга ашыгыйк, киләчәккә калдырмыйк,- дип яза мөфти Айнур хәзрәт Биргалин.

Мәрьям Солтанова исемендәге мәдрәсә — колледжда белем алучылар Русиянең төрле төбәгендә имамнар, мөфтиләр, ислам фәнен укытучылар булып эшли. Шулар исәбендә Башкортостан Республикасы Мөселманнар диния назәрәте рәисе Айнур Биргалин да бар.

Уфа… Матур, җылы һәм кояшлы көннәр тагын килер. Мәрьям Солтанова исемендәге колледж бәйрәмчә бизәлер. Мөселманча киенгән үсмер кызлар һәм кызчыклар кулларына Коран алып тагын изге бәйгедә катнашыр. Алар, һичшиксез, Ленинградта туган һәм гомерен Башкортостанга багышлаган Илдар Малахов турында хәбәрдәр дә булырлар.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 18.01.2021
Piter.tatar печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar