|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.01.2021 Мәдәният
Ваһапов фестивале тәкъдим итә: Яшь башкаручылар конкурсы - 2021ХVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Конкурста дөньяның теләсә кайсы төбәгендә яшәүче амбициоз һәм талантлы яшьләр катнаша ала. Быел оештыручылар катнашучыларга уңайлы булсын дип, конкурска кагылышлы барлык мәгьлүматны бер урында Vagapovfest.ru сайтына туплады. Яшь башкаручылар конкурсы Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале кысаларында 2007 елдан бирле уздырылып килә. Конкурсның максаты - халыкчан башкару , академик вокал, эстрада җыры һәм инструменталь башкару өлкәсендә яңа талантлар эзләү, барлау һәм аларга ярдәм итү. Төрле елларда фестивальдә татар җырчылары һәм башка милләт вәкилләре дә катнашты. Конкурсның лауреатлары бүгенге көндә сәнгатьтә югары үрләр яулаган, зур сәхнәләрдә чыгыш ясаган шәхесләр: Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Рәнис Габбазов (гран-при), Ришат Төхвәтуллин, Рөстәм Асаев, Азат Фазлыев, Айгөл Сагынбаева, Артур Исламов, Илүсә Хуҗина, Марсель Вәгыйзов, Айгөл Хәйри, Сиринә Зәйнетдинова, Сәйдә Мөхәммәтҗанова , Рөстәм Насыйбуллин, Алмас Хөсәенов, Гөлназ Асаева, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов һәм башкалар. Ваһапов фестивале 17 ел эчендә милли мәдәниятнең иң мәшһүр брендларының берсенә әйләнде. Конкурсның дәрәҗәсе югары , таләпләре кырыс булуга карамастан, анда катнашырга теләүчеләрнең саны елдан-ел арта. Беренче конкурска барлыгы 33 гариза килгән булса, 2019 елда гаризаларның саны 157не тәшкил итте! Яшь башкаручылар конкурсның тантаналы гала-концерты 17 майда Казан шәһәрендә узачак.
--- |
Иң күп укылган
|