поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.01.2021 Язмыш

«Башка китереп суккандай бер хәбәр»

Абыйсы белән энесенең гаилә корып яшәүләренә шактый вакыт узса да, кызыбыз кияүгә чыгарга бик ашыкмады. «Минем әле күреп бетермәгән илләрем бар, шуларны йөреп чыгу белән туй хәстәренә тотынырмын», — дип шаяртуга кайтарып калдыра иде. Сюрприз ясарга бик ярата ул!

«Башка китереп суккандай берәр хәбәр җибәрер әле», — дип куя әтисе, шул хакта сүз чыкканда. Әйе, һаман өйрәнеп бетәлмибез әле аның гаҗәпләндерүләренә, көтелмәгән сөенчеләренә, маҗараларына...
 
Илле яшем тулган көнне чылтыратып: «Сәлам, әнием, бәйрәм белән, хәлләрегез ничек?.. Ә мин, мин... Ишекне ачсагыз, керер идем...» — дип, безне өнсез калдырган иде. Ханты-Мансийскида яшәгән вакыт бит! «Төшкә дә кермәдең хет!» — дип елап җибәргәнне күрүгә: «Туктамасаң, борылам да китәм! Майами самолетына өлгерәм әле», — дип «куркытты» тропиканкабыз. Без аны шаярып шулай атыйбыз. Унбиш ел яши ич инде анда!
 
Илле биш яшемә, чәчәкләр күтәреп шыпырт кына аш бүлмәсенә килеп кергәч, әтисе белән икебез дә телсез калган идек. Берәр ишарә булса иде кайту турында!
 
«Мәрҗән туегызны Орландода уздырабыз! Билетлар алынган, чемоданнарыгызны җыя башларга була ...һәм шунда, минекенә дә эләгәчәксез инде...» — дип, бу юлы да шаккатырды кызыбыз! Моннан да зуррак бүләк була ала микән? Безнең юбилейга үзенең туен бүләк итте!
 
Орландоның эссе, бөркү океан һавасына бик тиз ияләштек. Бары тик, бөтенесенең безне сәламләп узуы гына гаҗәпкә калдырды. Әкәмәт дөнья! Чаллы урамында каршыңа килүче берәрсенә: «Сәлам! Хәлләрегез ничек? Хәерле, уңышлы көннәр сезгә!» — дип әйтеп кара әле. Ул борылып бик озак артыңнан карап торачак, яисә куып җитеп: «Син кем әле?» - дип кызыксыначак. Ә яшьләр, гомумән, бармакларын чигә тирәсендә борып күрсәтсә бер хәер әле, ә аты-юлы белән каплап куйсалар?! Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың ди! Без дә авызны ерып, барысына сәлам биреп, сә­лам алып йөрергә тиеш булдык. Шулай итмәгәндә, алар инде безнең арт­тан аптырап карап калырга мәҗ­бүр булачак иде...
 
Туй кодаларда булды. Өч көн әзерләндек. Алай дип әйтү бик дө­рес булмас! Ничек кенә ярдәм­ләшергә тырышсак та, кодагый култыклап алып бассейн янына чыгарып утырта
 
һәм: «Релакс, релакс...» — дип елмая. Ике кода кулларына телефон тотып, зур күл буендагы чирәмгә сузылып ятканнар һәм берсен-берсе уздырып көлешә-көлешә аралашалар. Рәхмәт яусын Гугл агайга!
 
Ишегалдын, газоннарны, бассейннарны, ял итү зоналарын махсус хезмәт күрсәтү бригадасы килеп, тузан суырткычка охшаш җайланма белән чистартып чыктылар.
 
Флориданың «шау чә­чәкле» дип тәрҗемә ите­лүе җисеменә бик туры килә икән! һәрбер агач, һәрбер куак, үлән чәчәктә утыра. Югыйсә, урамда февраль ае ич!
 
Өстәлләрне ишегалдына биек пальмалар, банан, бамбук, магнолия, пихта агачлары, чәчәккә күмелеп утыручы азалия, роза, гортензия куаклары астына урнаштырдылар, һәрбер кеше алдында төрле зурлыктагы тәлинкәләр, бокаллар һәм чәнечке, пычак, калак. Өс­тәл уртасына бер рәткә күп итеп шәмнәр, чәчәкләр (бары тик җөп санда!) белән тулы вазалар тезелеп киткән. Башка бернинди артык-портык нәрсә юк, ашау-эчү дә куелмаган.
 
Флоридада язылышу өчен загска барып, чират торып теркәүнең бөтенләй кирәге юк. Кайда телисең: океан буендагы пляждамы, парктамы, катер яки җилкәнле көймәдәме, үз өеңдәме — рә­хим ит, язылыш!
 
Кодагыйларның гаилә дуслары испанияле Перезлар үзләренең нотариаль конторасын тота икән. Аның өстенә дин әһелләре булып чыктылар. Аларны төшке ашка дәшеп, безнең белән алдан ук таныштырып куйдылар, «һәр кеше үз динендә калырга хокуклы! Беркемне дә үзенең теләгеннән башка, икенче дингә кү­чәргә мәҗбүр итеп булмый! Ярамый да!» — дип безне бик борчыган нәрсәләр турында сөйләде ул. Кодагый, көлеп: «Безнең гаиләдә мөселманнар юк иде әле! Менә бит, хәзер барлык төре дә булды инде! Тулы комплект!» — диде. Коданың әби-бабасы Рүсиядән качып киткән яһүдләр-иудистлар булган! Кодагыйның ата-аналары Англиядән күченеп килгән католиклар. Ике ел элек зур малайлары буддистлар динендәге Вьетнам кызына өйләнгән. Икенче киленнәре — христиан гаиләсеннән. Менә шундый әкәмәт коктейль!
 
Күл буенда узачак язылышу тантанасына бары тик иң якын туганнар гына җыелыштык. Әтиебез, аккоштай йөзеп килүче зифа, горур тропиканкабызны култыклап алып барып, булачак кияүгә тапшырды һәм бик җитди кыяфәттә, татарчалап: «Кара аны, чак кына кәефен кырсаң да, унике мең чакрым дип тормам, килеп мөселман ясармын!» — диде. Кызыбыз көлә, туктый алмый, мин дә пырхылдап җибәрдем. Кычкырып көлмәс өчен, кысылып утырып бөтен мускуллар авырта башлады. Кәләшкә карап, башкалар да кө­ләргә тотынды. Кияү балакай: «Ок, ок!» — дип елмая, бүтән сүз әйтми. Шаһит кыз молдованка иде. Ул безнең русчаны инглизчәгә тәрҗемә итеп торырга тиешле. Татарчаны аңламый ич инде ул! Ләкин бер секундка да югалып калмыйча: «Күз карасы кебек сакла, яратканыңны! Әти-әни сүзен тыңла, алар һәрвакыт дөрес әйтә!» — дигәч кү­рәм, кызыбыз һаман җитди төс алалмый, кычкырып көләргә әзер. «Нәрсә дип тәрҗемә итте икән шаһит дусты?» — дигән уй һич баштан чыкмады...
 
Перезлар чакырылган сәгатькә килеп, «кайгыда да шатлыкта да бергә булуны» теләп, ант алып, барлык кирәкле документларга кул куйдыртып, балдаклар кигертеп (аларда бары тик сул кулга кияләр икән!) рәсми өлешен ярты сәгатьтә тәмамладылар. Язылышу тантанасы бе­түгә шампан шәрабы, эчемлекләр һәм күп төрле кабымлыклар, җиләк-җимеш, төче-мөче алып чыктылар.
 
Шуннан фотосессия башланды. Утыз градус эсседә ике сәгать буе кая гына басып, менеп, ятып, утырып төшмәдек! Йөз егерме кеше җыелырга тиешле урынга килеп басканда, шактый йончыган идек.
 
Кунаклар барысы да буш кул бе­лән килә: ни чә­чәк, ни күчтә­нәч, ни бүләк юк! Туп-туры кияү-кә­ләш янына барып, котлау сүзләре әйтәләр һәм үзләренең урыннарына кереп утыралар, һәрбер өс­тәлгә кемнәр утырырга тиешлеге язылган исемлек беркетелгән. Яхшы урын сайлап йөри алмыйсың! Әгәр кызыбыз баштан ук кайбер әйберләргә бераз аңлатма бирмәсә, без аптырашта калыр идек. Бүләкләрне интернет буенча гына тапшыралар икән! Яшьләр туй чорында үзләренә кирәкле нәрсәләрне алдан ук прайс-биттә күрсәтеп, сайтка куялар. Кемнең көченнән ни килә, шуны сайлап бүләк итә. Мәсә­лән, шаһит кыз чәчтарашханә өчен, зур абыйсы — кунакханә, кечкенә абыйсы фотографлар хезмәте өчен түләгән. Кулга акча бирү, бүләк тоттыру юк!
 
Мәҗлес башланыр алдыннан таныштыру булды. Әлбәттә, иң ерактан килгән кунаклар дип, беренче безнең белән таныштырдылар. Озак итеп кул чаптылар, инглизчә көйләп «Браво, браво!» кычкырдылар, шунысы күңелгә бик рәхәт булды, чын! Безнең исән-имин килеп җитүебезгә барысы да шат иде, күрәсең. Якын ара түгел бит, җәмәгать! Шуннан башкаларны бе­рәм-берәм әйтеп чыгып, танышу иң соңыннан кодалар белән тәмамланды. Иң кызыгы, мине иң хәйран калдырганы — бер кешегә дә сүз бирелмәү! Котлаулар юк! Төрле уеннар, музыка, бию, төркем-төркем сөйләшеп тору, сыйлану, сыйлану һәм сыйлану...
 
Барлык сый-хөрмәт һәм эчемлекләр дүрт-биш метр читтәрәк урнашкан махсус аш бүлмәсендә. Кем нәрсә тели, күпме тели, бара да салдырып ала! Әгәр учакта кыздырылган ит, балык, яшелчә, җимеш телисең икән, синең яныңда ук әзерләп бирәләр. Күбесе стейк ашый икән монда. Әле ниндиен диген, кисеп җибәрәсең, каны атылып чыга! Мин ашый алмадым. Җиләк-җимеш, баллы тәм-томнар, эчемлекләр берничә катлы тумбаларда, озын-озын рәтләр булып тезелгән. Унлап пешекче, хезмәт күрсәтүче җиде-сигез егет һәм кыз теләгән нәрсәңне тиз генә табып бирергә булышалар. Бөтенесен тәмләп карау өчен, бер атна җитмәс иде, мөгаен. Күгәрчен сөте генә юк диюләре шул буладыр инде! һәммәсе, әкәмәт зур бокалларына чак кына шәраб салып, боз тутырганнар һәм шуны күтәреп тик йөриләр. Ничек тамаклары авырт­мый, мин хәзер дә аңламыйм аны?! Соңыннан да, кая гына бармадык, ашарга китергәнче иң башта боз тутырылган су китереп утырталар каршыга. Бушлай икән әле ул үзе. Утыз градус эсседә, боз ашап карале! Әмма ләкин чәйгә кытлык биредә, хәтта супермаркетларда чәй юк! Чәй сорагач исләре китеп карап торалар да, гафу үте­нә­ләр. Ләкин, ул көнне кызыбыз алдан кайгыртучанлык күрсәтеп, махсус чәйханә урыны әзерләткән иде. Рәхмәт яугыры, рә­хәтләндек!
 
Мәҗлес булгач, барысы да эчте, ләкин исерек кешене күрмәдек, һәркем үз машинасына утырып кайтып китте! Монысы шаккаттырды!
 
Безне шаһит кыз Алина өебезгә озата барды. Аның кич буе шәраб капкалап йөргәнен күрдек ич инде! Шул турыда әйткәч, ул: «Мин тәртип бозмыйм, бик яхшы йөртәм, тыныч булыгыз, һич курыкмагыз!» — диде, елмаеп. Әйе, без бик шат, тыныч һәм бәхетле идек!
 
Яшьләр шул көнне бер атнага Гавайига очтылар. Ә безне алда әле шулкадәрле күп сюрпризлар көтә иде!
 
Миләүшә НӘҖМЕТДИНОВА. Тукай районы, Комсомолец поселогы

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.01.2021
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»