|
|
Туган көннәр
|
|
Архив
|
13.01.2021 Шоу-бизнес
![]() Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачылардан киңәш сорый: «Өметсезлектән чыгу юлларын эзлим»Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова тамашачылары белән үзенең борчуы белән уртаклаша. Баксаң, концертларына халык килмәс дип борчыла икән ул. Җитмәсә, ире Зөфәр Билалов та шаяртып: «Ул концертларың барыбер булмаячак», - дигән. «Яшьлек хисләремне эзләп»… Күңелемнән чыккан җырлар безне очраштырсын! Сезне көтәм. Бу концертым елның иң якты минутлары булып истә калсын! Мин сезне күңелем белән яратам! Менә шушы концертларны оештырдым да уйга калдым! Ник диярсез?
«Ул концертларың барыбер булмаячак, барыбер килмәячәкләр», - ди, көлә миннән Зөфәр. Бәхәс туды безнең арада, син инде борынгы Зәйнәб, үзем турында әйтмим дә инде, ди! Безне тыңлаучылар югалды… Тукта инде, Зәйнәб, дөньяда бары мәхәббәт белән җиhан гына мәңгелек, ди бит, әәә!
Ә мин була, дип әйтәм. Башлаган эшне тәмамлыйсы килә, октябрьдән күчкән концерт бит бу, дуслар! Ә мин һаман очрашканга кадәр дип, өметсезлектән чыгу юлларын эзлим. Тормышларыгызда ышанычлы кешеләрегез булсын, өметләндерә торган. Әйдәгез шул хакта дәвам итәбез әңгәмәне… Языгыз әле, сез ничек уйлыйсыз?» — дип киңәш сорый Зәйнәб Фәрхетдинова.
--- Фикерләр№8 (909689) / 19.01.2021 20:22:22
Туган тел каналында концерт шәп! Зөфәр Билалов чыгышы үзе ни тора! Җырларыгыз шәп! Тамашачы просто супер! Нинди алкышлар!"Сөю учагында..." класс! №7 (909688) / 19.01.2021 20:00:10
Ай Бабайның биргән киңәшләре бик охшадым миңа. Әле Туган тел каналында сезнең төркем концерты бара һәм шундый концертта рәхәтләнеп җырлаган Зәйнәп Фәрхетдинова концерт куйыйм микән дигән сорау белән тамашачысына мөрәҗәгать итә. Һәр җырчы төрле булганы өчен дә сәхнә матур. Сез үзегезчә бик матур! Әйе бардыр бәлки, аз гына җитеп җитмәгән җирләре һәр кешенең. Хәзер җырчылар күбрәк концертны үзләре алып бара. Сездә һәр концерт саен берничә урында нәфис сүз белән чыгып карагыз. Концерт саен берне өстәп барыгыз.Хәния Фәрхинең җырына караганда бигрәк тә сөйләм теле охшый иде күп кешегә, Филүс Каһиров соң? Алып баручысыз йөрмәде бервакытта да. Йөгерә генә хәзер сәхнә буйлап. Сәхнәне тотам дип,җырлаганда артык хәрәкәт тә кирәкмидер кебек.Ай Акбулатның "Китмә"ҖЫРЫ. ул концертта буладыр бит.Сезнең бу концертыгыз искитмәле булачак! Тамашачы сезне сагынды хәзер бигрәк тә. Әйе, чын шулай булды дип, сөенеп язганыгызны көтәм! №6 (909642) / 14.01.2021 20:07:27
Зэйнэп бик бэхетле ЖЫРЧЫ, бик бэхетле татар хатыны! №5 (909638) / 14.01.2021 15:04:48
Минем киңәш - иреңне тыңа! №4 (909636) / 14.01.2021 10:59:02
Зэйнэп шулкадэр шикарный тавышы белэн жыр сайлый алмый, берэрсе подсказать та итми шуна. Элеккеге матур жырларын гына тынлыйм. Хэзерге жырлары бер конлек жырчылардан бернэрсэ белэн дэ аерылмый. Эллэ яшьлэрчэ кыланам дип уйлыймы. Узенен стилен табалмады ул тэки. Талант булу гына житми шул, дорес подавать итэ белу дэ талант. Тавышсыз жырчылар сонгысын нык яхшы булдыра. №3 (909634) / 13.01.2021 22:30:58
Хэерле кич, хэрмэтле Матбугат укучылары. Бу салкын кэндэ, кунелне жылытырлык бер яхшы яналык булды эле бу Зэйнэпнен концерты. №2 (909631) / 13.01.2021 18:01:07
Эхем, Ахахахаха №1 (909629) / 13.01.2021 16:49:27
Хәзерге җырчылар нәрсә җырларга белмиләр. Җыр сайлау мәсьәләсендә Рәбига Сибгатуллина бер дә ялгышмый. Газинур Фәрухшин да шулай. Яшьләрдән Филүс Каһиров инде. Зәйнәпне дә халык ярата. Чын җырчылар бар әле. Җырчы үзенә үзе бәя биреп карый ала. Моның өчен ул күңеле белән элекке җырчыларны күздән кичерергә тиеш: Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров моңнарына күңеле тартыла икән - ул өметле җырчы, юк икән - ул өметсез җырчы. Зәйнәпкә дә бу фикерләр ошагандыр дип уйлыйм һәм ул үзенә аннан тиешле киңәшне дә тапкандыр. |
Иң күп укылган
|