|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.01.2021 Хәвеф-хәтәр
Фура зебрада кешеләр өстенә менгән, 2 хатын көпчәк астында кысылып калган (ФОТО)Татарстанда фура зебрада җәяүлеләрне бәрдергән, ике хатын-кыз көпчәк астында кысылып калган. Бу хакта аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. «Татар-информ» язуынча, бүген иртән Түбән Кама районында сәнәгать зонасында йөк автомобиле җәяүлеләр кичүендә ике хатын-кызны таптаткан, тагын бер ир-атны юлга алып бәргән.
Нәтиҗәдә, хатын-кызлар фура көпчәкләре астында кысылып калган. Шаһитлар аларга тәгәрмәч астыннан чыгарга булышкан. Ашыгыч ярдәм бригадасы зыян күрүчеләрнең өчесен дә җирле хастаханәгә алып киткән.
--- |
Иң күп укылган
|