• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
09.01.2021 Җәмгыять

"Безнең татар эчми, әнә урысларны күр!"

"Бәйрәмнәрдә генә... Сәламәтлек өчен...Эштән соң гына..." дип "тәртипле генә" салучылар бар, юк түгел... "Иии, арттырасың, кабартасың!" диючеләр дә табылыр. "Безнең татар эчми, әнә урысларны күр!" дип тә өстәр кайберәүләр...

Кызганыч, татарлар да "от души" эчәргә ярата име... 

Хәтерлисезме, заманында туйга 5 ящик ак аракы, 2 ящик кызыл аракы алалар иде. Мунча алачыгында яки өйдәге мич тирәсендә зур феләге (фляга) белән балы да пычтырдап әчеп утыра иде.

Ииии, ул бал белән печәннәр җыела, кайта, өелә иде. Ул бал белән бәрәңгеләр утыртыла, алына, базга салына, ул бал белән утын ярыла, мал чалына, гомумән, бөтен эш эшләнә иде. Зур эшләр беткәннән соң, ул бал берничә көнгә баш төзәтүчеләргә дә, хуҗага да җитә дә һәм бетеп тә китә иде... Билгеле инде, ул вакытта "феләге" төбендә "апарасы", әчегән карлыган вәренҗәсенең карлыганнары гына кала, хуҗаның хәле бетә, рәте китә, куллары калтырый башлаган була. "Сания, Сания, бер генә румка салып бир әле" дип, таңнар ата, "бүтән мәңге эчим" дип кояш бата... Ул бүтән эчмәү турындагы тукран тәүбәләре хәйран еш кабатлана. Сания дә "Ярар, минеке ярыйсы әле, сала да, бисмилласын әйтеп ятып йоклый, әнә Камиләнеке урам буйлап куып йөри, тукмый" дип, шешә төбендә калганын салып бирә. Уйлаганда гына шулай "культурный" уйлый ул, ә салганда "Мә, бирән тәре, тыгын!" дип, "матур" сүзләрен җәлләми тутырып әйтеп бирә Сания. 
 
Ә Камиләнеке, чыннан да, зәһәр, малай! Бераз чәркетеп алса, өйдәге бөтен нәрсә оча башлый, йорттагы халыклар да төрле якка чыгып чаба. Урамдагы хәлләр кинодагы бер сюжетны хәтерләтә: качалар, куалар, кычкыралар, койма аша җәлт кенә сикерәләр, капкаларны җитез генә бикләп куялар. Күпмедер вакыттан соң давыл тына: көтүләр дә кайта, сыерлар да савыла, тормыш дәвам итә... Камилә дә "Аллага шөкер, тузынса да, минекенең кулы алтын, әнә Җәмиләнеке Сабантуйларда гел астына печ итеп куак төпләрендә аунап ята, атналар буе өйгә кайтмый кайдадыр югалып йөри. Аллага шөкер, Аллага шөкер..." ди. 
 
Тормыш шулай акрын гына дәвам итә... Өйдәге "Сания, Камилә, бер румка... Валлаһи, билләһи, бүтән эчмим...Үләм! Үләм бит!" дип кычкырып ялварулар, лыгырдатып косулар балалар колагында шактый вакыт ишетелеп тора әле. Андый вакытларда балалар да бөрешеп, тынып кала, уенда да гамь калмый, тормышта да ямь калмый...
 
Әйткәнемчә, теге туйлардагы 5 ящик ак, 2 ящик кызыл да сулар булып ага. "Яшьләр хөрмәтенә! Шул хөрмәткә!" дия-дия, рюмкалар бушый, өстәл астында буш шешәләр шалтырый. Алып баручысы да бертуктаусыз "Әйдә күтәреп куйыйк! Төбенә кадәр!" дип көч биреп, рухландырып тора. "Артык рухланганнарны" таң алдыннан (Ходай рәхмәте) өйләренә озатучылар табыла. Үз аяклары белән кайтып китүчеләр дә күренгәли...
 
Инде, җәмәгать, теге заманнан бүгенге  заманга күчик... Хәзер хәлләр ничек икән соң? Билгеле, хәзер хәлләр бераз башкача. Теге заманның бастырып эчүчеләре я бөтенләй эчми башлады, я үлеп китте. Авыл җирендә дә болганып йөрүче бер-ике кеше калса, калгандыр. Аллага шөкер, эшләр дә балсыз, аракысыз гына эшләнә, урамда да куышып йөрүчеләр, аты-юлы белән сүгенүчеләр, Сабантуйларда аунап ятучылар күренми. Туйларны да аракысыз үткәрүчеләр арта...Аллага шөкер! 
 
Әмма бу барлык татар авыллары да гөрли, татар ир-егетләре аек, тәртипле, хатын-кызлары әхлаклы, балалары тәүфыйклы дигән сүз түгел әле. 
 
"Бәйрәмнәрдә генә... Сәламәтлек өчен...Эштән соң гына..." дип "тәртипле генә" салучылар бар, юк түгел... 
 
"Иии, арттырасың, кабартасың!" диючеләр дә табылыр. "Безнең татар эчми, әнә урысларны күр!" дип тә өстәр кайберәүләр...
 
Әлеге язма бик акыллы, тәүфыйклы булып күренергә тырышу өчен дә, акыл өйрәтү өчен дә язылмады. Бу бары минем фикерләрем, бу бары минем тормыштагы күзәтүләрем.
 
Әгәр тормышта менә дигән, интеллегент, акыллы уңган татар ир-егетләре көннәрдән бер көнне идәндә аунап ята, уңган-булган, матур татар хатыны астына җиффәреп атналар буе өенә кайтмый йөри икән, димәк уйланырга җирлек бар... Тормышта билгеле бер уңышка ирешкән кешеләр дә түбәнлеккә тиз тәгәри. Аракы шулай тәгәрәтә, упкынга төшерә, күмеп куя...
 
Бу бәйрәм көннәрдә дә күрәбез: аракы һәртөрле явызлык һәм начарлык барлыкка килүенә сәбәп-этәргеч була. Чыннан да, дөньяда эшләнгән бик күп явызлык һәм усаллыклар (әйтик, юл казалары, янгыннар, кеше үтерүләр, һәртөрле ямьсез бәхәсләр, җәнҗаллар, сугышулар һәм башкалар) исерек кешеләр тарафыннан кылына. 
 
Эчмик әле, җәмәгать, "саулык өчен", "әз генә" дә, башкасы өчен дә эчмик әле...Пәйгамбәребез бер хәдисендә болай дигән: "Аракы − бөтен явызлыкларның анасыдыр".
 
Бу бәйрәм көннәрдә дә күреп торабыз: аракы һәртөрле явызлык һәм начарлык барлыкка килүенә сәбәп-этәргеч була. Чыннан да, дөньяда эшләнгән бик күп явызлык һәм усаллыклар (әйтик, юл казалары, янгыннар, кеше үтерүләр, һәртөрле ямьсез бәхәсләр, җәнҗаллар, сугышулар һәм башкалар) исерек кешеләр тарафыннан кылына... 
Эчмик, җәмәгать, саулык өчен дә, башкасы өчен дә эчмик әле...
 
Нәзирә Гыйззәтуллина (Мостафина),
Казан шәһәре
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 09.01.2021
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№3 (909606) / 10.01.2021 09:04:35

Кәкуй эчмәгән татар,мичкәсенә тешеп эчә.
Изге булган җомга көнне дә,атна бетте дип җыелышып "мәҗлес" ясыйлар.....
Кәнишне, бер татарны гына гәепләмәс идем. Совет заманыннан калган ауыру ул. ссср халкын диненнән аеру эчен(муҗет башка сәбәпләр дә булгандыр),аракыны керттеләр тормышка. Особенно сугыштан суң. Наркомскии 100г. үз эшен эшләде. Исән кайткан фронтовиклар,обязательно аракы белән ,"за встречу мәҗелесен " дип пивнушкаларда ,рестораннарда утыралар иде.
Бүгенге көндә нигә татар теле бетеп килә? Татарның үз аңы бик түбән. Совет иле динне халкының башыннан динне юкка чыгарырга,күп көч куйды. Атиезм ны халыкка тарату эчен,нинди генә институтлар эшләмәде.... Менә нәтиҗә!!
Татарның аракы эчүендә урысларны гаепләмәгез. Татар үзе гаепле! Татар авылларына килеп,бер урысның да татар авызына кечләп аракы салганы юк!
Татар авылларында, җомга көнне , татарлар җыелышып аракы эчәләр.....
Бүген урысның динлесе аракы эчми !
Барысы да кеше күңлендәге иманнан килә. Күңгелдә иман юк икән,шайтан управляет инде.
Бүген мөселманнар куп,иманлылар юк! Намаз да укыйлар кеби,әнә шул никахтан суң хәмер мәҗелесе кайдан килеп чыга суң,Татарлар? Бу эшкә урыс кушканмы? Үз гаебебезне башкага аудармыйк!!
Барысы да татарның үзеннән тора!!!!
Аллаһегә кайтыйк! Кушканнарын үтәп,тыелганнарыннан тыелып,күңелләребезгә иман иңдереп яшәсәк кенә кеше булып калырбыз,иншәалла!
Илһам җырлый торган,Рәфис Корбан язган,"Уян татар" җырын,янә бер тапкыр тыңлап алу зыян итмәс иде татарга.....

№2 (909603) / 09.01.2021 23:41:58

Бәдавамнан өзекләр:

Исереккә сәлам бирмә, -
Ул бирсә дә, син алма.

Эчкән бәндә кеше түгел,
Хайван булыр бәдавам.

№1 (909602) / 09.01.2021 23:17:42

Татарстанда татарлар никак укыталар да, тиз генэ остэллэргэ аракы менэ, рюмкалар тула, аннан"эче" дип убешэ башлыйлар.Шулай татар юкка чыга, мэселмэннар алар арасында санаулы, аракысыз никак та, туй да утми, кызганыч!

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar