|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2021 Фаҗига
Татарстанда 21 яшьлек егет өшеп үлгәнЧаллыда 21 яшьлек егет Яңа ел төнендә өенә кайткан вакытта урамда өшеп үлгән. Кичә полициягә Яңа ел бәйрәменнән соң өенә кайтмаган егетнең әти-әнисе мөрәҗәгать иткән. Бәйрәм төнендә аларның 21 яшьлек улы дуслары белән күңел ачу клубына киткән. Шуннан соң аның бернинди хәбәре булмаган.
Күптән түгел егетнең мәетен 37нче комплекстагы предприятие янында табып алганнар. Экспертиза мәгълүматлары буенча, ул өшеп үлгән.
Соңрак ачыкланганча, егет ике дусты белән клубта кәеф-сафа корып утырган, шуннан соң ялгызы гына өенә кайтырга чыккан. Юлда ул карга егылган һәм бүтән аягына баса алмаган.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|