|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.01.2021 Җәмгыять
Сөмбел Гаффарова: "Бик авыр. Әнисез-әтисез тормыш башланды"Бүген күренекле язучы Әхәт Гаффарның өчесе. "Матбугат.ру" язганча, аны 2 гыйнвар көнне «Казан нуры» мәчете ишегалдыннан соңгы юлга озаттылар. Әдипнең кызы Сөмбел Гаффарова кайгысын уртаклашканнарга рәхмәт сүзләрен ирештерә. "Әтинең өчесе. Биргән-җибәргән хәерләрегезгә рәхмәт. Җылы сүзләрегез миңа зур ярдәм булды. Байтагыгызның йөрәгендә шундый ук тирән яра бар икәнен беләм. Шул ябылып бетмәгән яраларыгыз кабат ачылды. Безнең белән бергә еладыгыз. Бу минем өчен зур юаныч - хәлебезне аңлыйсыз. Бик авыр. Әнисез-әтисез тормыш башланды. Алар урынына без калдык. Абдрахман улы Габделәхәт рухына дога кылсагыз, мең рәхмәтле булырбыз", - ди ул.
--- |
Иң күп укылган
|