|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.09.2010 Җәмгыять
КҮРШЕ ТАВЫГЫ КҮРКӘ КЕБЕКУзган атнада Казанда кызыклы вакыйга булды. Республикабызга Һиндстанда яшәүче йога остасы, дөньякүләм танылган шәхес (һәрхәлдә, оештыручылар шулай дип ышандырды. – Авт.) Шри Шри Рави Шанкар әфәнде килде. Йог һәм гуру дип аталучы әлеге кешене каршы алганчы, башкалабызның бөтен почмагы аның фоторәсеме төшерелгән плакат, ә радио һәм телевидение реклама белән тулды. Шанкар әфәнде казанлыларга серләрне ачып бирергә вәгъдә иткән иде. Шуны ишетер өчен, меңләгән кеше гуру белән очрашуга Баскет-холлга тулган. Билет бәясе мең ярым сумнан да ким түгел, диделәр. Ләкин серләр серен ишетү өчен, акча кызганычмыни?! Ул бит сиңа бәрәңге яки суган түгел. Көн дә сатып алып булмый. Ә гуру, бәлкем, гомергә бер генә тапкыр килә торгандыр... Шри Шри Рави Шанкар әфәнде тирәсендә бәхәсләр күп. Кемдер аны секта башлыгы, икенчеләре халыкара тынычлык илчесе, өченчеләре иганәче дип атый. “Википедия” электрон энциклопедиясе язганча, гуру ел саен дөньяның 45 иленә барып, милләтара татулык, тынычлык урнаштырып кайта икән. Русиягә сәфәрендә ул Сочи, Санкт-Петербург, Казанда булды. Югыйсә иң низаглы төбәкләр Кавказда, нигәдер, гуру бер дә аларны сайламаган, акчалырак төбәкләрне барып күрүне кирәксенгән. Хәер, ул гуру бит, аңа күбрәк мәгълүмдер. Ләкин усал телләр Шри Шри Рави Шанкарны бик оста эшмәкәр дип тә атый. Меңнәрчә халык җыеп, билет сатып, акча эшли белергә дә кирәк...
Татарстанда Шанкар әфәнде кемнәрне татулаштыргандыр – белмим. Бездә ул яктан проблемалар юк төсле. Бигрәк тә ул барган Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында милләтара низаглар юк дип белә идем. Тик гуру алар каршында чыгыш ясарга кирәк тапкан. Һәрхәлдә, бер төрле генә бәяләмә алмаган гуруны булачак укытучылар янына алып килү сәеррәк.
Шри Шри Рави Шанкар әфәнде турында күптән язарга телем кычытып тора иде. Аның сурәте төшкән беренче плакатларны күргәч тә, бер хатирәм яңарды.
...Кесә телефонымда мөлаем гына хатын-кыз тавышы ишетелде: “Сезне түләүсез йога курсларына чакырабыз”, – ди. Түләүсез әйберне мин дә яратам, шуңа да теләп ризалаштым. Беренче дәрескә килдем. Минем кебекләр тагын уннан артык кеше иде. “Яшәү осталыгы – Искусство жизни” дигән оешма икән. Безнең каршыдагы тәрәзә төбендә ниндидер кап-кара сакаллы бабай рәсеме. Ул менә шул Шри Шри Рави Шанкар иде. Безнең белән шөгыльләнүче инструкторлар аны, олылап, “остаз” дип атады. Гадәти йогадан аермалы буларак, биредә сөйләшеп утыру, фәлсәфәгә күп вакыт бирелә икән. Безнең инструктор беренче көнне үк йога белән шөгыльләнгән вакыт аралыгында ит ашамаска киңәш итте.
– Мин ит ашамыйм, сәбәбен беләсезме? – дип, ит турында безгә мәгълүм булмаган куркыныч сер ияседәй елмаеп куйды. – Менә ит кисәген тәрәзә төбенә куеп калдырыгыз әле, ул нишли? Әйе, бозыла, сасый. Кеше организмында да ул нәкъ шулай эшкәртелә.
– Соң, – минәйтәм, – эсседә помидор да, кыяр да, алма да сасый инде.
Инструктор моны ошатмады булса кирәк:
– Исе андый ук булмый, – дип, сүзне икенчегә борды.
Стресслар турында күп сөйләштек. Инструктор абзый проблемалар турында һаман-һаман уйлап йөрмәскә киңәш итте. “Уйлаудан гына чишелми алар”, – дип, “яңалык” ачты.
– Чишелмәвен беләм, Сез алар турында ничек итеп уйламаска кирәклеген өйрәтәсезме соң? – дигән соравым җавапсыз калды. Кыскасы, бер атналык курсларга ике көн бардым да бүтән аяк басмадым. Чөнки икенче көнне безгә Һиндстандагы гуру, изгеләрдән-изге Рави Шанкар турында сөйләделәр, аның нинди хикмәтләр кылуларын бәян иттеләр, кассетага язылган тавышын тыңлаттылар. “Секта-фәлән булмагае бу”, – дип, тизрәк таю ягын карадым. Аннан соң берничә көн теге оешмадан шалтыратып, кичекмәстән килергә киңәш иттеләр. Чөнки мин Шри Шри Рави Шанкарның тавышы кулланылган сеанс үткәнмен, ә аңардан соң организм операция өстәлендә туналган төсле кала. Миңа килеп, икенче сеанс үтеп, шул туналган яраларны ямарга, эчке органнарымны кире урнаштырырга кирәк, имеш... Ә мин бармадым. Шулай “туналган, таркатылган” килеш ничә ел яшим инде...
Шри Шри Рави Шанкарның шау-шуга күмелеп Казанга килүе – безнең халыкның тормышка карашының бер чагылышы гына. Белүемчә, республикадагы массакүләм мәгълүмат чараларыннан бары тик “Бизнес-он-лайн” интернет-газетасы гына ул җитәкләгән оешмада секта чалымнары булу хакында язып чыкты. Аңа кадәр гуру визиты кайбер дәүләт оешмаларының атналык планында да булган, соңрак тиз генә сызып ташлаганнар, диләр. Безнең халыкта читтән килгән әйбер яхшырак, дигән фикер яши. Әйбер булсынмы ул, җырмы, киномы, идеологияме – мөһим түгел. Чит илнеке, чит-ятныкы икән, димәк, шәп. Һәм гуру-мурулар моның белән бик оста файдалана. Ләкин шуны аңларга кирәк: Шанкар әфәнделәр кебек мыек астыннан елмаеп кына яшәргә без һинд та, йог та, гуру да түгел, елга 45 илне әйләнеп кайтырлык акчабыз да юк. Тик безгә әнә шундый чит идоллар кадерлерәк. Ә үз авылында туып-үсеп ниндидер уңышка ирешкән кеше шул ук авылдашлары телендә “әллә кем булып йөри инде шунда” дигән бәядән ерак китә алмый. Бер яхшылыгы тисә, мең яманлыгын табалар. Бу бигрәк тә татар халкына хас, ни кызганыч. Аның нәтиҗәсе күз алдында: мәчетләребез чит идеология шытымнары мул итеп үскән яшьләр белән тулды. Һәм бездә, бигрәк тә татарларда, аларга каршы торырлык, авызлыкларлык аргументлар кимегәннән-кими. Күрше тавыгы һаман да күркә...
Сәйдулла КУТУШЕВ |
Иң күп укылган
|