|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.01.2021 Җәмгыять
"Төнлә ничә кеше үлгәнлеге билгеле. Куркыныч, бик куркыныч!"Гомергә дә чирләмәм дип (буыннар сызлавыннан башка), ару-таруны белми эшләп йөргән хатынны, ягъни мине дә бөгеп салды бу чир. Үземнең ахмаклыгым аркасында дип әйтсәм дә инде... Вирусның котырган чагында кем санаторийга китеп бара инде, йә?! Быел җәй бик мәшәкатьле булды. Ремонт ясатырга уйладым. Кешечә яшисе килә бит, матур, чиста өйдә яшисе килә. Җәй буе эшчеләр ашату, бакча, буяу эшләре, җыештыру булды, аннары көзге мәшәкатьләр китте. Менә, ниһаять, эшләр бетте — барысы да урнаштырылган, өй матур, буялган, яңа кухня. Инде ял итәсе дә килә. Кыбырсый башладым. “Ромашкино” санаториенә алдан бронь ясап куйган идем инде. Ни әйттеләр киявебез Фәрит тә, дус кызлар да, барма, йөрмә диделәр. Юк бит, койрыкны сыртка салып чыгып чаптым ял йортына. Күрәчәгең булса күркә талап үтерер диләр. Бу миңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан язмыш сынавы булгандыр инде. Авыз бер генә пешмәде югыйсә, санаторийдан һәрчак салкын тидереп кайта идем бит!
Яхшы гына урнашып, шул ук көнне бассейнга чаптым. Ул бассейнның зурлыгы, зәп-зәңгәр су белән тулган, беркем юк! Суның салкынлыгын да сизмичә, йөгереп килгән мәлгә чумдым тизрәк. Аркылыга да, буйга да, аркада да йөзәм, үрдәк кебек чумам. Шулай ярты сәгатьләр чамасы чупырдадым. Саунага кереп кызынып, җылынып яттым. Шәп!
Бер көн үткәч, бассейнда тагын хатын-кызлар көне — ул көнне егерме минут кына йөздем. Саунада да җылынырга өлгермәдем, юыну вакыты беткән иде. Кич белән үземне нигәдер авыр сиздем. Ике төймә парацетамол эчтем дә, яттым. Тагын бер көннән хатын-кызлар көне — мин тагын йөзәм. Ярты сәгатьләп йөздем. Кызлар киләләр дә, аякларын тыгып карыйлар. Монда су салкын дип, кечкенә җылы бассейнда чупырдыйлар.
Кичен күкрәк тирәләрем авырта башлады. Манма су булып чишенеп ташлыйм. Ризыклар да тәмсез кебек, ашыйсы килми. Парацетамол ике төймә кабам да, әйләнә-тулгана төн чыгам, аяклар да сызлый башлады. Процедурага да йөрисе килми хәзер. Шулай да тагын бер тапкыр саунага гына кереп яттым әле. Астагы ятакка яткан идем, әллә йоклап киткәнмен, әллә аңымны җуйганмын. Үлле-мәлле торып, киенеп бүлмәгә кайттым. Ул көнне ванна-процедураларга керергә хәл калмаган иде.
Инде китәр көннәр җитте. Сөенеп кайтып киттем авылыма. Кайту белән туганым Галиягә чылтыраттым. Ул гомер буе медик булып эшләгән кеше. Бөтен кирәкле даруларны алып килде. Улым антибиотиклар, бер кочак дару алып кайтты. Өемдә бер дару әсәре дә юк иде, парацетамолны санаторйида ук эчеп бетергән идем инде.
Хуш, ятам өйдә каркылдап. Көндез эленке-салынкы йөрим әле. Ашап булмый, тамактан ризык үтми. Мәтрүшкәле кайнар чәйләрдән авызлар пешеп бетте. Балан белән кушылган бал да, керән белән бал кушып ясалган катнашмалар да калмады. Файдасы юк. Биш көн көчле антибиотик эчтем. Юк.
Берзаман төнлә температурам күтәрелә башлады. 38,7 градус. Котым очып торам да, даруга ябышам. Көндез җиңеләя. Саташа башладым.
Бер дус хатын яхшы киңәш бирде — авыл фельдшеры Вәсиләне чакыр диде. Үзем монда пропискада булмагач, мине кем карасын дип ятам бит. Ә Әлмәткә больницага барырга хәл юк. Анда да мәхшәр диләр. Вәсилә-җаным килде, хәлемне күрде. Ашыгыч ярдәм машинасы чакырды. Озак көттермәделәр үзләре — ике сәгатьтә килеп тә җиттеләр. Яшь кенә егет кислородны үлчәде, тыңлады, барсагыз алып китәм диде. Юк, мин больницага барсам үләм дип, бармадым. Өйдә бер антибиотик төймәсе калган иде. Төнлә тагын уянып үлчәдем температураны — 38,6 градус. Актарына торгач, өйдә бер анальгин, бер темпалгин таптым. Тизрәк шуларны эчеп, догаларымны укып, теләкләремне теләп, Аллаһыдан ярдәм сорап, язасы килгән сүзләремне язып яттым. Иртән башны күтәрерлек хәл юк. Яткан урыннарымны аннан-моннан җыйгалап, больницага барырга дип әзерләнә башладым. Вәсилә үзең чакырт, киләләр алар дигәч, ашыгыч ярдәм машинасын чакырттым.
Сәгать 12.30да күршеләрем мине озатып калдылар. Ул машинада төренеп, йөткереп, теләкләр теләп барган юлым гомеремдәге иң озын юл кебек тоелды. Мине тапшырдылар. Утырабыз эскәмиядә, утырырга да хәл юк, сумкаларым өстенә авып төшәм.
Өсте-өстенә халык килә, ашыгыч ярдәм машиналары ташып кына торалар. Медперсонал чаба. Космонавтлар кебек киенгәннәр. Сәгать кичке бишләрдә, ниһаять, компьютер томографиясенә чиратым җитте. Үпкәләр 60 процент зарарланган дигәч, ухылдап башымны тоттым. Ковидка мазок алдылар. Бәхетемә, бер палатада урын табылды. Урнашу белән система куйдылар. Күзләрем ачыла башлады. Күтәрелеп палатада ятучы авыруларга карадым. Курыкма, монда әйбәт дәвалыйлар дип сөендерделәр.
Менә шулай итеп тормышымның башка агымына кереп киттем. Монда яшәү башкача. Монда чир белән көрәшү бара. Сабан туе мәйданындагы кебек: йә син җиңәсең, йә чир сине җиңә. Иммунитетың көчле булса, хроник авыруларың булмаса, вакытында, соңга калмыйча дәваланырга өлгерсәң, син җиңүче! 67 яшьтә үләсе килми бит әле.
Коридорда маска кигән, бөкрәйгән авырулар зомби кебек әкрен генә йөргәлиләр — бәдрәфкә баралар. Палатада урын табылмаган авырулар коридорга тезеп куелган ятакларда бөгәрләнеп яталар. Бер-береңә күтәрелеп карарга да хәл юк. Иң куркынычы — суларга һава җитмәү. Гыж-гыж килеп йөргән җиреңнән һава җитмәс кебек. Кайбер төннәрне йөреп чыга идем. Каталка белән чыгарып салып, кап-кара капчык кидерелгән, баш-башлары бәйләнгән үлекләрне дә күрдем. Иртән пыш-пыш сөйләшүләр ишетелә башлый. Бүген төнлә ничә кеше үлгәнлеге билгеле инде. Йә берәү, йә өчәү. Куркыныч, бик куркыныч!
Иртә-кич система куялар, көнгә дүрт тапкыр кан сыеклата торган укол ясыйлар. Борын тишегенә көндез дә, төнлә дә кислород трубкасы куялар. Карап ятам: хәллеләр ашап утыралар. Башта ничек ашыйсылары килә икән боларның дип гаҗәпләнә идем. Бераздан хәлем күзгә күренеп яхшыра башлады. Терелгәннәр чыгып китеп торалар. Палатага авыр хәлдәге әбиләрне салдылар. Аларга ризык салынган савытларын алып килеп, лимонлы чәй әзерләп эчереп, ашатып йөри башладым. Ашау бик яхшы монда. Күп бирәләр, бик тәмле пешерәләр. Мин чыгып киткәндә безне кем карар, кем тәрбияләр дип хәсрәтләнеп калдылар әбиләрем.
Ниһаять, мин өйдә. Үз өемә үз аякларымда кайтып кердем. Яшәүнең тәмен, мәгънәсен аңлап кайттым. Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәламәтлекнең алтын байлык икәнен, шул байлыкны кадерләп торырга кирәк икәнен бөтен күзәнәкләре аша үткәреп аңлап, дөньяга карашымны үзгәртеп кайттым. Табиблар сакланып йөрергә куштылар, әле ике-өч ай хәл бетеп интектерәсен кабат-кабат кисәттеләр.
Алдагы көннәребездә сәламәтлектә яшәргә, күкрәк тутырып һаваны суларга язсын!
Рәзинә МИННЕГАЛИЕВА.Әлмәт районы,Яңа Нәдер авылы.
--- |
Иң күп укылган
|