поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
01.01.2021 Дин

Татарстан Диния нәзарәте 2020 елдагы эшчәнлегенә нәтиҗә ясады

2020 елда пандемия һәм үз-үзеңне чикләү шартларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның мохтаҗ катламнарына ярдәм күрсәтү буенча әһәмиятле башлангычларны тормышка ашырды. Хәйрия проектлары Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре тарафыннан гамәлгә ашырылды.

 2020 елда битараф булмаган кешеләр һәм массакүләм мәгълүмат чаралары ярдәме белән ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 60 авыру баланы һәм өлкәннәрне тернәкләндерү, техник чаралар сатып алу чыгымнарын түләде. Шулай итеп, фонд ай саен дәвалануга мохтаҗ 5 кешене (уртача алганда) дәвалауга акча җәлеп итә. Фонд «Рамазан – игелекле гамәлләр ае» акциясе кысаларында бик зур ярдәм күрсәтә – быел акча 12 баланы тернәкләндерү өчен җыелды. 2016 елдан бирле «Зәкят» фонды аша 300гә якын баланың дәвалануы өчен акча җәлеп ителде һәм түләнде. 

РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән гранты ярдәмендә тормышка ашырылучы «Татарстан Республикасында инвалид балаларны, яшь инвалидларны һәм аларның ата-аналарын социаль яклау буенча “Хәят” үзәге» проекты нык авыручы балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Үзәк «үзенчәлекле» балаларны социальләштерү, аларда мөстәкыйльлек һәм көнкүрештә җайлашу күнекмәләрен тәрбияләү, шулай ук аларның ата-аналарының эмоциональ яктан талчыгуын булдырмау максатыннан оештырылган. “Хәят” үзәгендә үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре бушлай шөгыльләнә. 2020 елда «социальләшү» курсларында 120 гаилә булды. 

2020 елда пандемия шартларында һәм Татарстан Республикасында үз-үзеңне изоляцияләү режимы чорында мөселман оешмалары һәм меценатлар тарафыннан мохтаҗларга зур күләмдә азык-төлек ярдәме күрсәтелде. Шулай итеп, 12 ай нәтиҗәләре буенча азкеремле гаиләләргә "Зәкят" хәйрия фонды – 32 250 өлеш азык-төлек һәм ифтар җыелмасы (шул исәптән 30000 данә – Республика ифтары кысаларында), "Ярдәм" милли ислам хәйрия фонды 121 750 өлеш азык-төлек һәм ифтар җыелмасы (шул исәптән Рамазан чорында 62 000 данә), ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөхтәсибәтләре Рамазан чорында 90 000 данә ифтар җыелмасы таратты. 2020 елда иң активларның берсе Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте булды. Ул Рамазан чорында көн саен Казанның Б.Шаһиди урамында урнашкан «Мохтаҗларга бушлай ярдәм» комплексында 300 сукбайны кайнар аш белән тәэмин итте. 

2020 елда халыкка азык-төлек ярдәме күрсәтү шулай ук Корбан бәйрәме чорында да активлашты. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды 1458 гаиләгә 4 тонна корбан ите һәм Татарстанның аз тәэмин ителгән гаиләләренә азык-төлек җыелмалары таратты. 

2020 елда Татарстанда гадәттәгечә мохтаҗлар файдасына гошер сәдакасын җыю һәм бүлү буенча кампания узды. Нәтиҗәдә республика мәчетләре тырышлыгы белән 1000 тонна яшелчә җыелды һәм азкеремле гаиләләргә тапшырылды. Казанда «Зәкят» хәйрия фонды әлеге кампания кысаларында 1200 гаиләне азык-төлек белән тәэмин итте.


▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»