|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.12.2020 Дин
«Челтәрле бизнес» белән шөгыльләнү – хәләлме?!– Танышларым арасында челтәрле маркетингта эшләүчеләр күп. Араларында дин кушканча яшәүче, намаздагы мөселманнар да шактый. Мөселман кешегә мондый юнәлештә эшләргә ярыймыни? Алар саткан товарлар арасында хәләл булмаганнары да бар бит, дип сорый Әтнәдән Илдар Гарифуллин. Сорауга Казанның «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин җавап бирде.
– «Челтәрле бизнес» белән шөгыльләнү – хәләл түгел. Шушы юл белән нәрсә генә сатсаң да, ул инде хәләл булмый. Бу бизнес системасы дөрес корылмаган. Ә инде шуның аркылы тагын хәрам әйбер дә сатасың икән, бу инде өстәмә гөнаһ була. Шуңа күрә үзен чын мөселман дип санаган кеше анда эшләргә тиеш түгел.
--- |
Иң күп укылган
|