|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.12.2020 Җәмгыять
«Матбугат.ру»ның даими укучысы Брайтонда өчпочмаклар кибете ачылуын дәлилләп, ВИДЕО күрсәтте«Матбугат.ру» - бик бай. Чөнки дусларыбыз бөтен дөнья буйлап таралган. Брайтонда өчпочмаклар кибете ачылганына күпләр ышанмаган иде. Нью-Йоркта яшәүче даими укучыбыз һәм күптәнге дустыбыз Лилия Сираҗиева-Каплан иренмиче шул тыкрыкка барып, махсус караган. Бар ди! Чын ди! Өчпочмаклар саталар ди! «Матбугат.ру» булмаса, авылыңда нәрсә булганын да белмәс идең әле, шулай бит? Кыскасы, дустыбыз барыгызга да океан аръягыннан сәламнәрен җиткереп кала. Шушы урында басып торам ди. Пичәт сугам ди. "Татар тотып карамыйча ышанмас диләр, шуңа күрә махсус барып карадым. Менә сезгә дәлил - Брайтон-Бич урамы белән Кони Айлэнд киселешендә урнашкан. Хуҗабикәсе Илһамия исемле туташ. Бруклинда булсагыз, өчпочмак, өлеш, гөбәдиядән авыз итә аласыз. Мин өлеш алдым, авыз итеп карармын. Эх, кул белән киселгән токмачлары да булса иде. Мин дә пичәт сугам, хәбәр дөрес!" дип видео җибәргән Лилия.
--- |
Иң күп укылган
|