поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.12.2020 Җәмгыять

«Все равно убили ведь, сыер жалко»

Яшьрәк чакта дуслар белән очрашкач, гадәттә, кайсы бәйрәмдә ничек гүләйт итүләр, бер атна эчендә ничә кызны озатып куюлар турында сөйләшәсең бит инде. Хәзер исә бар сүзебез – нинди сырхаудан нинди дару эчү, кан басымының ничек уйнавы һәм, әлбәттә, балалар, оныклар турында.

Күптән түгел бер дус зарланып алды әле, алты яшьлек оныгы сораулар биреп тинтерәтеп бетерә икән моны. Беркөнне ашарга утыргач, «котлета из какого мяса?» – дип сораган. Кызганыч, хәзер ике дәүләт телен катыштырып, йә «өлкән агай» теленә өстенлек биреп сөйләшүче буын барлыкка килде бит. «Дау атика», «дау аника»лар тырыша-тырыша урыс телен чарларга мәҗбүр. Шунсыз оныкларга әйтәсе сүзне әйтеп аңлатып җиткерә алмыйсың. Хәер, сүзем бу хакта түгел, дустымның оныгы кәтлитнең «говяжий» икәнен ишеткәч, «говядина что за мясо?» – дип төпченә башлаган.
 
– Это сыер, му, корова, – диләр моңа.
 
– Корову убили, да?
 
«Дау атика» – гаилә башлыгы бит инде. Баш миенең бөтен күзәнәкләрен эшкә җигә дә: «Улым, ни бит, кайбер короваларны специально для мясо держат, патум магазинда продают», – ди.
 
– Все равно убили ведь, сыер жалко, – дип онык кәтлит ашаудан баш тарта. Дустым: «Син укыган кеше чүтеки, синең оныгың да «сыер жалко» дип ит ашамаса, ничек аңлатыр идең?» – ди.
 
Мин дә әллә ни әйтә алмам кебек шул алты яшьлек сабыйга. «Бу дөньяда бөтен җан ияләре берсен берсе ашау өчен яратылган», – дия алмыйм бит инде. Әле онык: «Кешеләр дә берсен берсе ашыймы?» – дип сорарга да мөмкин. «Юк», – дисәң, алдау була, дөресен әйтсәң, сабыйның психикасын бозасың.
 
Бала күңеле башланмаган, чиста дәфтәр кебек. Тора-бара дәфтәр битләренә бик күп нәрсәләр язылыр, кайбер битләре пычранып та бетәр.
 
Мин табигать һәм җәмгыять законнарын чагыштырып, тәңгәлләштереп фәлсәфә корырга яратам, табигать законнарының иң камил булуына шигем юк. Чөнки, алар кеше тарафыннан язылмый, алар парламентларда тавышка куелмый, аларга әледән-әле төзәтмәләр дә кертелми, тормыш белән ярашып-килешеп яши бирәләр.
 
Җәмгыять законнарын тәнкыйтьләргә тел бармый. Алар да катып калган догма  түгел, үзгәрешләр кичерә. Кайберләре юкка чыга, алар урынына башкалары языла. Әмма кайчак аерым бер шәхес ихтыярына буйсынып, аерым социаль төркемнәр мәнфәгатен кайгыртып законнар кабул ителә. Мондый хәл җәмгыятьтә ризасызлыклар тудырырга да мөмкин. Әмма син аларны берсүзсез үтәргә тиеш һәм «сыер жалко» дип өстәл яныннан торып китә алмыйсың инде.
 
Боларны дустыма сөйләмәдем, үзалдыма уйланып утырам әле. Әгәр җәмгыять законнары табигать законнары белән тулысынча тәңгәл килсә, кешелек кая барып чыгар икән? Мөгаен, зур фаҗигаләргә тарымас. Бит без, тулы камиллек бары тик табигатьтә,  дияргә яратабыз.
 
2021 ел – Көнчыгыш календаре  буенча ак Үгез елы. Яңа ел табынына «говядина» куймаска киңәш ителә. Бәндә баласы үгезгә карата шәфкатьле булырга, аңа ярарга тырышырга тиеш. Бу хакта бернинди закон юк, җан ияләренә мөнәсәбәт – кешенең күңел халәте, йола-гадәтләргә тугрылык саклавы. Ә халык начарны үзе белән ияртми ул. Дусның оныгы турында уйлап куйдым әле. Тереклек ияләренә карата шәфкатьлелек сабый күңелендә ничек туган диген? Бәлки, геннар буенча күчеп киләдер, дип әйтүем иде.

Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»