|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2020 Сәясәт
Хөкүмәт бинасы тәрәзәләрендәге шәрә ирләр интернетта шау-шу куптардыУдмуртия хөкүмәте бинасы тәрәзәләрендә ялангач ирләрне күреп калганнар. Аларның фотосурәтләре «Ижевск OnLine | Ижевск Онлайн» Telegram-каналында пәйда булган. Кадрларда күренүенчә, шторалары ачык тәрәзәдән билгесез ирләрнең хөкүмәт бинасы кабинетларының берсендә чишенүләре күренә. Җирле халык комментарийларда түрә вазифасына урнашканда “кастинг” шулай үтәдер дип фаразлаган.
Төбәк хөкүмәтендә исә фотосурәтләрдә кием алмаштырган эшчеләр тасвирланган дип аңлатканнар. “Алдан ук әйтәм, анда бернинди “клубничка” да юк. (...) Тәрәзәдә күренгән ялангач ирләр – эш формасын киеп маташкан эшчеләр. Алар бинада хөкүмәт хезмәткәрләре кайтып киткәч, түрәләргә комачауламас өчен төнлә дә эшли”, – дигән Удмуртия башлыгының матбугат сәркатибе Светлана Пальчик “360” каналы белән әңгәмәсендә.
Чыганак: Lenta.ru
Фото: "Очки Бречалова" telegram-каналы
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|