|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.12.2020 Шоу-бизнес
"Үзәк өзәрлек вакыйга": җырчы Әсхәт Дөбер-Шатр киңәш сорыйАртист, тренер, сәламәтләндерү өлкәсендә үз методикасын булдырган белгеч Әсхәт Дөбер-Шатр гаиләсендә булган зур вакыйга белән уртаклаша. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчының кызы Ләйсән әти-әнисеннән аерым яши башлаган. Бу хакта артист инстаграмда "Ләйсән оядан китте..." дип үзенчәлекле пост урнаштырган. Аның сүзләрен үзгәртмичә бирәбез: "Кыз баланың канат чыгарып, өйдән очып китүе бик авыр икән ул. Әниләр өчен белмим, әтиләр өчен үзәк өзәрлек, бик моңсу вакыйга. Ләйсән башка чыкты. Минем кечкенә кызым бүген өйгә кайтмады. Ул бүген әтием диеп килеп сарылмаячак, тыныч йокы теләп тагын бер тапкыр кочагыма кереп утырмаячак. Ул еракта да түгел кебек. Шушы ук Казанда, әмма еракта...
Өй буш, бүлмәсенең ишеге ябык, Әмирхан да күңелсез, әнисе гадәт буенча Ләйсәнгә дә аш бүлде. Ул да өйдә юклыгына ияләшә алмый, сиздермәскә генә тырыша.
Ләйсән шалтырата. Өчәүләп аның тавышын тыңлыйбыз. «Кызым, сагындым», – дим. Югыйсә, бүген иртән генә азык-төлек илтеп кайткан идем.
Гомер буе янәшәмдә булмаячагын белә идем. Тик бу көн шулай тиз килеп җитәр дип уйламадым. Ләйсән һаман кечкенә булыр кебек иде. Ә гомер шундый тиз уза икән.
Тиздән, бик тиздән Ләйсән тормышында бердән-бер ир-ат булудан да туктармын. Монысы минем өчен тагын да куркыныч, тагын да зур әзерлек кирәк булыр. Юк, бу хакта уйламавың хәерле әле...
Балаларыгыз өйдән чыгып киткәч сезгә дә шулай авыр булдымы? Йоклап китеп тә булмый бит. Киңәш бирегез әле..." - дип яза Әсхәт Дөбер-Шатр.
--- |
Иң күп укылган
|