|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.12.2020 Матбугат
Айсылу Галиевага атказанган матбугат хезмәткәре исеме бирелдеБүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан китап нәшриятының балалар һәм яшүсмерләр әдәбияты, махсус проектлар редакциясе мөдире Айсылу Галиева да бар иде. Айсылуны “Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә лаек булуы белән котлыйбыз, иҗади уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|