|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.12.2020 Мәгариф
Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрне дистанционкага күчермәскә була иде дип белдердеТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яз көне мәктәпләрне дистанцион укытуга күчермәскә дә була иде дип саный. Бу турыда ул бүген зур матбугат конференциясендә әйтте. «Мәктәпләрдә, югары уку йортларында дистанцион укытуны оештыру бик авыр булды, ләкин боларның барысын да без үттек. Уңай һәм тискәре яклары булды. Мин мәктәпләрне юкка гына дистанцион укытуга күчердек дип саныйм. Бу минем төпле фикер. Сабыйлар бакчага, укучылар мәктәпкә йөрергә тиеш. Эшебез күрсәткәнчә, санитар нормаларны үтәгәндә, бу өлкәдә бернинди кыенлыклар да юк», — дип китерә Рөстәм Миңнехановның сүзләрен Татар-информ.
--- |
Иң күп укылган
|