поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.06.2008 Матбугат

“ТӘРТИП FM”: ТАТАРДА ЯҢА РАДИО ЭШЛИ БАШЛАДЫ

“Тәртип FM” оештыручылары “Ватаным Татарстан” редакциясе конференц-залында журналистлар белән очрашу үткәрде. Бу радио турында имеш-мимешләр күптән йөри иде инде. Кулыма инде бер ай элек үк эләккән реклама буклетында “Тәртип FM” логотибы бар иде. Ниһаять, барысы да ачыкланды.

 

 

 

87,8 FM диапазонында сөйли башлаган “тәртипле” радионың директоры Марат Ибляминов икән. Ул “Европа плюс” директоры да (ике радио да бер хуҗага карый). Ә музыкаль редактор Камил Бикмөхәммәтов. Ул заманында “Адымнар”да, “Татар радиосы”нда эшләде, бер ара югалып торган иде.

Яңа радио моңлы җырларны гына әйләндерергә уйлый. Күбесе югалып барган җырлар, халык җәүһәрләре. Марат Ибляминов 7 меңләп җырдан торган архивны 10 ел җыйган икән. “Тәртип FM” радиосы Ленская урамы 10 йортта урнашкан (Мәскәү базарыннан ерак түгел). Үзенең сайты да бар – www.tartip.ru. Әлегә радио тест режимында бер атна чамасы эшли. Тагын биш айдан әлеге ешлыкның кемгә буласын конкурс хәл итәчәк. “Тәртип FM”ның уннан артык көндәше бар. Әмма татар радиоларыннан ул берәү генә. Димәк, һәр татар кешесе үзенең көченнән килгәнчә ярдәм итәргә тиеш. Ничекме? Тыңлап, күршесенә сөйләп, хатлар язып, шалтыратып...

Марат Ибляминов белән Камил Бикмөхәммәтов бик кызып-кызып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә сөйләделәр. Күренеп тора, бу идея белән чын-чынлап яналар! Тик кайбер көндәшләрен һәм, гомумән, бүгенге татар эстрадасын кискен тәнкыйтьләп атулары ошамады. Аеруча “Хомай”ның “Колбаса” җырына, Шәкүрнең “Бик еракта идек без” ремиксына, Әлфинә Әзһәмовага, Иркәгә ярыйсы гына эләкте. “Стоматологиядә радио уйный иде, берзаман Әлфинә Әзһәмова җырлый башлады. Һәм шуннан соң мин инде бор-машинадан курыкмый ук башладым,” – диде Ибляминов шаярып. Ә моңарчы эшләп килгән бер татар FM-радиосының директоры (хәер, алар Казанда өчәү генә): “Тәртип FM”нан нафталин исе килә”, - дигән. “Кем икән ул нафталин исе чыгаручы? Илһам Шакировмы? Рәшит Ваһаповмы?” – дип аптырадылар матбугат конференциясендә. Хәер, “Тәртип FM”чылар башка радиоларга конкурентлык булдырмыйбыз, ә буш нишага кереп утырмакчы булабыз диләр. Экономист Марат Ибляминов исәпләп чыгаруынча, Казанда әле тагын бер сигезләп татар радиосы ачарга мөмкин. Ничек булып бетәр...

 

P.S. “Тәртип FM” турында тулырак “Ватаным Татарстан” (Алсу Хәсәнова яза), “Татарстан яшьләре” (Флүрә Низамова), “Безнең гәҗит” (Илфат Фәйзрахманов), “Ирек мәйданы” (Римма Бикмөхәммәт), “Мәдәни җомга” (Эльмира Сираҗи) газеталары язачак. Матбугат конференциясендә нәкъ шулар бар иде.

 

Фотода: сулда - Камил Бикмөхәммәтов, уңда - Марат Ибляминов.


Данил СӘФӘРОВ
Матбугат.ру
№ --- | 20.06.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»