поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
21.12.2020 Медицина

Коронавирусның яңа мутациясе тарала башлаган: анысы тизрәк йога һәм тарала

Үткән атнаның төп яңалыгы Англиядә коронавирусның яңа мутациясе тарала башлау турындагы хәбәр булды. Үзгәргән вирус үзенең элгәрләренә караганда тизрәк йога һәм тарала, диләр. Бөекбританиянең сәламәтлек саклау министры СOVIDның яңа штаммы аз санда һөҗүм итсә дә, кешеләрнең авыруын игълан итте.

Авыру көчлерәк бара һәм үлемгә ешрак китерә дип әйтмиләр әйтүен. Әмма кызурак темплар белән таралучы яңа штамм дөнья илләре җитәкчеләрендә сагаю һәм шикләнү хисләрен көчәйтте. Күп кенә Европа дәүләтләре Бөекбритания белән транспорт элемтәсен туктату турында карарлар кабул итә башлады. Франциянең транспорт министры Англиягә рейсларны кимендә 48 сәгатькә туктату турында игълан итте.
 
Голландия, Бельгия, Италия һава транспортын ул тарафларга юллаудан туктады. Аларга Австрия белән Болгария кушылды. Германиянең сәламәтлек саклау министры Йенс Шпан Бөекбритания һәм Көньяк Африка республикасы гражданнарының теләсә нинди транспорт белән илгә килүен чикләү турында хәбәр итте.
 
Ул арада инде үзгәргән коронавирусның үрнәкләре башка илләрдә дә табыла. Нидерландта, Көньяк Африка республикасында, Австралиядә инде моны рәсми рәвештә таныдылар. Көньяк Африка республикасы белгечләре үзләрендәге штаммның Англиянекеннән аерылуын да әйтә. Әлегә мутацияләнгән вируска да вакциналарның теше үтә дип әйтәләр. Үзгәрешләр тагын да көчәйгәндә генә вакциналар яраксызга чыгачак дип саныйлар. Әмма әле бер генә вакцинаның нәтиҗәлелеге дә киң халык массаларында расланмаган.
 
Коронавирусның дәүләтләр арасындагы элемтәләргә һәм дөнья икътисадына астыртын һөҗүме дәвам иткәндә, Африкада кораллы баш күтәрүләр тарала. Инде дистә елдан артык фетнә учагы булып торган Малида хөкүмәт түнтәрелеше булды һәм президент отставкага китте. Табигый байлыклар мул булган бу илдә француз гаскәрләрләре фетнәчеләргә каршы сугыш алып бара.
 
Якшәмбе кичендә генә газета хәбәрчесенең «Телеграм» каналына Үзәк Африка республикасында кораллы баш күтәрү турында ашыгыч хәбәр килеп иреште. «Үзгәрешләр яклы патриотлар коалициясе» дип аталган гыйсъянчылар союзы ил башкаласы янәшәсендә генә бер административ үзәкне 20 декабрь иртәсендә яулап алды. Бу илдә Россия хәрбиләре бар. Баш күтәрүчеләрнең лидеры һәм аның ике улы яраланды дип әйтәләр. Баш күтәргән коалициягә ике радикал исламчылар төркеме һәм бер христиан фетнәчеләре үзара берләшкән һәм гаскәрләренең гомуми саны 9 меңгә җитә дип әйтә белгечләр. Ил диктаторы Россия хәрбиләренең сагы астында тотыла. Баш күтәрүче төркемнәр үзләренең коалициягә берләшүләре турында шимбә көнне генә игълан иткән иде. Бер тәүлек эчендә масштаблы хәрби һөҗүм дә оештырдылар.
 
Үзәк Африка республикасы алмазларга һәм алтынга бай ил булып санала. Гыйсъянчы төркемнәрнең дә максаты – табигый байлыклар ятмаларын үз кулларына алу. Ул илдә Россия хәрби базасын тоту Мәскәүгә күпмегә төшәдер, анысы мәгълүм түгел. Әмма алар арасында югалтулар булу турында хәбәрләр күренә инде.

Рәшит ФӘТХРАХМАНОВ
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»