|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2020 Фаҗига
Татарстанда авариядә үлгән хатын-кыз көмәнле булганТатарстан юлында килеп чыккан авариядә үлгән хатын-кыз көмәнле булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте. Агентлык Балтач районының Норма авылы янында «Шевроле» һәм «Инфинити» автомобильләре бәрелешүе хакында хәбәр иткән иде. «Шевроле»ның йөртүчесе (хатын-кыз) шунда ук һәлак булган, икенче машинаның шоферын һәм өч пассажирны җирле хастаханәгә озатканнар.
Ачыкланганча, рульгә исерек хәлдә утырган «Инфинити» шоферы, каршы як полосага чыгып, «Шевроле» белән кара-каршы бәрелешкән. Моңа кадәр 26 яшьлек ир-атның исерек хәлдә рульгә утырган өчен машина йөртү таныклыгын алган булганнар. Авариядә гомере өзелгән «Шевроле» йөртүчесе көмәнле булган.
--- |
Иң күп укылган
|