|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.12.2020 Җәмгыять
Россиядә ата-аналарга хезмәт хакы түли башлаячаклар?Дәүләт Думасында яңа канун проекты әзерлиләр. 18 яше тулмаган балалары булган гаиләләргә ай саен акча түләүне күздә тота ул. Телдә “ата-аналар хезмәт хакы турында” дип йөртелүче канунны “Справедливая Россия” депутатлары тәкъдим итмәкче. Бу турыда әлеге фирка әгъзасы Олег Шеин үзенең телеграм-каналында хәбәр итте. Депутат язуынча, Ана капиталы турында канун уйлап чыгаргач та, күпләр аның буласына ышанмаган, бу юлы да ышанмаучылар булыр иде. “Ата-аналар хезмәт хакы” кайбер илләрдә бар икән. Мәсәлән, Франциядә ул демографик хәлне яхшырткан дип исәпләнә.
“Матбугат.ру” укучыларына әйтәбез, әгәр дә канун кабул ителә калса, ничек уйлыйсыз, бер бала өчен айлык “ата-ана хезмәт хакы” ничә сум булырга тиеш?
--- |
Иң күп укылган
|