поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 11 Май
  • Рөстәм Закиров - җырчы
  • Мансур Сафин - язучы
  • Фәния Хуҗиәхмәт - журналист, нәшир
  • Шамил Гаффаров - дәүләт эшлеклесе
  • Сәет Раинбәков - җырчы
  • Гүзәл Минакова - актриса
  • Эдуард Үтәгәнов - шоумен
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
19.12.2020 Милләт

Рамил Төхвәтуллин: «Милли мультfest» кинофестивале киләчәктә татар мультимедиа контентын арттырырга этәргеч бирәчәк (ФОТО)

«Милли мультfest» республика балалар кинофестивален үткәрү кысаларында, «Байтик» лагерында «IT-Fresh» дип исемләнгән махсус профильле смена узды. «IT-Fresh» - «Милли мультfest» фестиваленең башкарма дирекциясе һәм «Байтик» балаларны сәламәтләндерү-белем бирү комплексы белгечләре белән берлектә булдырылган.

«IT-Fresh» сменасының төп максатлары: мәгълүмати технологияләр өлкәсендә сәләте булган балаларны ачыклау, аларга ярдәм күрсәтү; укучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру; татарча анимация, компьютер уеннары, кыскаметражлы фильмнар белән шөгыльләнүче укучыларга «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә эшләр хәзерләүдә булышу, аларга теоретик һәм практик белемнәр бирү.

Әлеге сменада республиканың төрле районнарыннан 94 укучы катнашты. Аларга Казан Дәүләт Мәдәният институтының кино һәм телевидение режиссурасы кафедрасы мөгаллимнәре – «Татармультфильм» анимацион студиясенең баш режиссеры, мультипликатор Сергей Киатров, режиссер Юлия Захарова, Зөфәр Хәйруллин теоретик, практик белемнәрне туплаган мастер-класслар күрсәттеләр, ә студентлар сменаның вожатыйлары булып эшләделәр, балаларга тәүге иҗат җимешләрен ясауда зур булышлык күрсәттеләр.

Сменада катнашкан укучылар 26 командага бүленеп 3 юнәлеш буенча эш алып барды: татарча компьютер уеннары, татарча анимацион фильмнар, татарча кыскаметражлы фильмнар. Профильле смена эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, 17 декабрь көнне укучыларның проект эшләрен яклау чарасы узды. Алар смена барышында башкарган эшләрен «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә тәкъдим иттеләр. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, фестивальнең сәнгать җитәкчесе һәм жюри рәисе Рамил Төхвәтуллин, фестивальнең башкарма дирекциясе «Татаркино» оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова, «Татармультфильм» анимацион студиясенең баш режиссеры, мультипликатор Сергей Киатров, язучы, драматург, режиссер Салават Юзеев, Республика балалар китапханәсе директоры Ирина Мөхәммәтгәрәева, «Байтик» лагеры директоры Лариса Бикмуллина, Казан Дәүләт Мәдәният институты доценты Азат Зарипов катнашты. Командалар үз эшләрен зур экранда күрсәтеп кенә калмады, таныштырып һәм аңлатмалар да биреп барды.

Фестивальнең төп шарты – барлык эшләрнең татар телендә булуы. Проектларны яклау чарасында 10 эш тәкъдим ителде: шуларның 6сы – анимацион фильм, 2се – татарча компьюьтер уены, тагын 2се – кыскаметражлы фильм. Укучыларның эшләрендә Шүрәлене һәм Су Анасын, чәк-чәк, өчпочмак, Сабантуй күренешен, түбәтәй, калфак, татар чәен күрергә мөмкин иде.

«Кыска гына вакыт эчендә башкарган эшләрегез искиткеч. Бүгенге мизгелдән Сез барыгыз да «Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленең катнашучылары,» - диде Миләүшә Айтуганова. Рамил Төхвәтуллин фикеренчә, «Милли мультfest» кинофестивале киләчәктә татар мультимедиа контентын арттырырга этәргеч бирәчәк. Үз чиратында, ул фестивальнең финалына үткән балаларга Казанны күрсәтергә сүз бирде һәм ярышта уңышлар теләде.

«Байтик» компьютер лагерында заманча технологияләр, анимация, видео төшерү һәм монтаж ясау өчен барлык шартлар булдырылган. Биредә замана белән бергә атлау рухы хөкем сөрә. «Байтик» лагеры директоры Лариса Бикмуллина фестивальне оештыручыларга лагерьга татар телен «алып килгән»нәре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә дә уртак хезмәттәшлекнең дәвамлы булуын теләде.

«Милли мультfest» республика балалар кинофестиваленә гаризалар кабул итү 30 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Фото: "Татар-Информ" МА


---
Татаркино
№ --- | 19.12.2020
Татаркино печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»