|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.12.2020 Җәмгыять
Ваһапов фестиваленең 93 яшьлек фанаты Балтачта яши (ФОТО)Шушы көннәрдә Ваһапов фестивале артистлары Балтачта өр- яңа концерт программасын тәкьдим итте. Әлеге концертны карарга дип, 93 яшьлек Мәдинә апа Зыятдинова да килгән. Концерттан соң артистлар үзләренең иң олы фанатлары белән танышты. “Мәдинә апа Зыятдинова гомере буе укытучы булып эшләгән. Легендар Бакый Зыятдиновның хатыны икән. Катлаулы чор булуга карамастан, барыбер концертыбызга килгән. Мәдинә апа көтмәгәндә: "Мин - Сезнең фанатыгыз. Сезнең иҗатны өйрәнәм. Бөтен чыгышларыгызны күзәтеп, язмаларыгызны җыеп барам. Талантлы яшьләрне сәхнәгә чыгару эшен дәвам итегез!", диде. Концерттан соң артистларыбыз янына кереп, рәхмәт сүзләрен әйтте, үзенең киңәшләрен дә бирде. Көтелмәгән кадерле очрашу булды бу”, ди Рәшит Ваһапов фестивале җитәкчесе Рифат Фәттәхов.
--- |
Иң күп укылган
|