|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.12.2020 Фаҗига
Балык Бистәсе районында 63 яшьлек хатын янып үлгән (ФОТО)Кичә кичке сигезләрдә Балык Бистәсе районының Биектау авылында янгын чыккан. Кызганыч, янгында 63 яшьлек Фирдәвес Гыйләҗева һәлак булган. – Бер ишегалдында ике йорт аларның. Берсендә сеңлесе белән ире яшәде, икенчесендә Фирдәвес апа үзе генә торды. Сәламәтлеге какшаган иде. Шуңа да туганнары үзләренә алып кайтып тәрбияләделәр, – дип сөйли Биектау җирле үзидарә хезмәткәрләре. – Янгынның ни сәбәпле килеп чыгуын тикшерәләр. Әлегә берни әйтеп булмый. Бөтенбез аптырашта. Туганнарын югалаткан авылдашларыбызга сабырлык телибез, — ди Биектау халкы.
--- |
Иң күп укылган
|