|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.12.2020 Шоу-бизнес
Элвин Грейны суд көтәРоссия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан буенча идарәсе Казанда җырчы Элвин Грей концертында антиковидлы чараларның бозылуын ачыклаган. Ведомство белгечләре артистның музыкаль лейблына һәм концерт залына карата административ хокук бозу турында беркетмәләр төзегән. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, чара 9 декабрь көнне узган. Элвин Грейның концертын үткәргәндә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында коронавирусның яңа очракларын таратуны булдырмау чаралары үтәлмәгән. Тамашачылар шәхси яклау чараларында булмаган, социаль дистанцияне үтәмәгән. Концертка килгән кешеләр тамашачылар утырырга тиешле урыннарында утырмаганнар. 14 декабрьдә концертны оештыруга карата материаллар карау өчен судка җибәрелде, дип хәбәр итә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең матбугат хезмәте.
Элвин Грей әле ноябрь ахырында ук Татарстандагы концертлар графигын анонслады. Җырчы Казанда өч концерт, Чаллыда ике һәм Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәттә берәр концерт бирде.
--- |
Иң күп укылган
|