поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.12.2020 Ана теле

“Бала сөйләме”еннән -- “Яшьләр сөйләме”нә. Төшенчәгә фәнни караш. Уңай һәм тискәре мисаллар

“Яшьләр сөйләме” категориясе фәндә кабул ителгән. Без инде “бала сөйләме”еннән соң ике арада “шәкерт-укучы сөйләме” төшенчәсенә, бөтен бер фәнни категория буларак, шактый тәфсилле караш ташлап өлгердек. Бу үзенә күрә бала белән үсмер төшенчәләре һәм шуларга бәйле сөйләм төшенчәләре арасындагы аерманы тоемларга чара буларак та кабул ителә ала.

Мәктәп, мәдрәсәне тәмамлаган бала ул инде чыннан да “яшь кеше”гә әйләнә. ”Яшьләр сөйләме”нең фәнни категория буларак кулланылуы,  димәк,  безнең хезмәтләрдә дә урын алуы табигыйдер.Мәсәлән, минем хезмәттә (диссертациядә) (“Уем – тел очында...”, ТКН, 1995) мондый тезислар теркәлгән:
   
“Яшенә карап сөйләм ияләре (С.И.) өч зур төркем тәшкил итә: балалар, яшьләр, олылар. “Картлар, карчыклар, балалар, яшүсмерләр телендәге үзенчәлекне “тотып” алуы да көч җитмәслек эш түгел, -- ди Гомәр Бәширев, --Агай һәм апаларның, картларның һәм яшьләрнең сөйләү алымы минем телемә күп нәрсәләр өстәде. Газетада эшләгәндә шундыйларның телләренә сокланып, кайбер очеркларымны аларның үз телләреннән яза торган булдым” (21, 230, 235).
   
Яшьләр сөйләме үзенчәлекләре:
  --лексик чаралардан: яшьләрнең төрле һөнәри, социаль катламнарына хас профессионализм, жаргоннардан тыш (ашханә – столовка, тулай торак – общага, председатель – хуҗа, перси һ.б.), яшьләргә гомумән хас жаргоннар, “тешле” сүзләр, әйләнмәләр (маг, мафон – магнитофон, телик – телевизор, тәртә – аяк, тырма – кул, эшләпә – кеше һ.б.); Менә минем дустым Флюраның киемнәре ул! – дип сөйләп китә Лена, -- әнисе аңа ел саен загранкадан алып кайтып тора (Т.я.,1990, 15 май).
   -- төртмә теллек чаралары: ирония, катып калган берәмлекләрне күчерелмә мәгънәдә кабатлау, абсурдка җиткерелгән әйтем, мәкаль, телбизәкләр һ.б..2 апрель кибетләрдә эт тә булмас дип көтелгән иде. Әмма өметләр акланмады. Этләр белән бергә кибетләрдә халык ташкыны да җитәрлек иде. Хәтта сыраханәләрдә дә кеше ташкыны өзелмәде. Сумса – 40, туңдырма – 33, ярты литр сыра 83 тиен тора хәзер! Әлегә тәмнәре әйбәҗ, киләчәктә ничек булыр тагы... (Т.я., 1991, 4 апр.).
  --синтаксик чаралардан: сөйләм кискен, катгыйлыкны белдерә торган кабатлау, ким, фигуралы синтаксик әйләнмәләрдән, риторик сорау, риторик өндәү, тойгылы җөмләләрдән тора. Инверсия, парцелляция күзәтелә: Мин дә катнаштым ул конференциядә. Иң беренче башыма килгән уй: “Ни өчен әле сез, безнең районда әллә нигә бер күренгән кеше, безнең оешмадан делегат булып сайланырга тиеш?! Шул ук авторитет сизелмиме монда да?..”.
   --соңгы вакытта яшь зыялылар, яшь журналист, язучы, җәмәгать эшлеклеләре, татар студентлары инде ныгыган терминнарга, хәтта сүзләргә дә тарихи сүзләр, аеруча гарәп-фарсы элементларын “кайтару” белән мавыгып киттеләр: Барлык үлгән буыннарның гангәрәләре (сүз традиция турында бара икән –И.Н.) котычкыч нәрсә буларак, исәннәрнең акылларын изә (Т.я., 1991, 5 гыйнв.).
   
Шул ук вакытта  шул ук авторларның, шул ук текстларында урысча алынмалар тулып ята: сфера, протест, характер, гарантия, мораль, процесс, договор кебек уннарча берәмлек, саф татарча вариантлары була торып, бары җавапсызлык, талымсызлык аркасында гына иркен кулланылалар. Андый сөйләмнәрдә урысча грамматик калька-калыплар да тулып ята. Аларына аерым тукталмыйча да булмый; телебезнең иң хәвефле корткычларыннан берсенә әверелделәр!
 
Димәк ки, мәсәлә бүген дә үз кискенлегендә. Телебезгә зарарын тоеп, моңа борчылып, әледән-ле тәнкыйди фикеремне белдерә киләм. Бүген дә менә шул чыгышлардан кыскача сөземтә сыйфатында бер язма әзерләдем:  “Йолдызлар күзлек кияме”.    Калька, ягъни урысча уйлап татарча әйтергә азапланганнан килеп чыккан мәгънәсезлек күренеше – ул татар теленең җанын, үзәген кимерә-җимерә торган колорад корткычына әйләнде.  Халыктан ризасызлык әледән-әле ишетелеп торса да, калька әрсезләнгәннән-әрсезләнә генә бара.
   
“Руль артында утыру”, “өстәл артында утыру” кебек мәгънәсезлекләр турында аз әйтелмәде, аз язылмады. Әнә бүген дә радио “Утыз ел руль артында утырган Фәләнев...”, ди. Сука артыннан йөреп, ат арбасы артында утырып була, ә рульнең алды кайда да арты кайда?
   
Шулай да ара-тирә дөресе дә очрап куя.  “Азатлык” радиосы журналисты  “Пхеньян сөйләшүләр өстәленә утыра”, диде. Саф татарча шушы сүзне ишеткәч, хәтта сәер булып китте – менә кая китереп җиткергән безне калька зәхмәте! Шул ук “Азатлык”: “Рульгә утырудан баш тартты”, диде. “Татарстан” радиосының да : “Мәсьәләне түгәрәк өстәлдә хәл иттеләр”, дигәне бар. Заманында Хәсән Сарьян: “...өстәл тирәли утырдылар”, “...табында утырдылар...” дип язар иде.
   
Бүген алар йөзләрчә: авторитет белән файдалана, роль туры килә, эшлекле визит (эш визиты урынына), әйтәсе килә (әйтәм урынына) һ.б.
   
Иң таралганы, иң мәгънәсезе  – чыгып (күзәтүләрдән чыгып нәтиҗә ясау; сезнең сүзләрдән чыгып әйтәм; мәнфәгатьтән чыгып хәл итү һ.б.). Хәтта күзлегеннән чыгып дигән икеләтә калька нык таралып китте. “Балалар күзлегеннән Казан урамнары”, ди “Татарстан” радиосы.
   
Кәсәфәтне кисәтәсе, үзләре кулланудан туктап, укучыларына үрнәк күрсәтәсе урынга матбугат, радио-телевидениенең сөйләме  соңгы вакытта чуарланганнан-чуарлана бара. Заманында бер газет  бигрәк тә арттырып җибәргән иде  –  үзенә реклам язуында ул дөньяга “Мәгърифәт” күзлеге аша карарга тәкъдим итә. Күзлеген дә ясап куйганнар.
   
Күзлек бит – ул зәгыйфьлек, кимчелек билгесе. Бигрәк тә газет дөньяга ачык караш, сәламәт күз белән карарга тиеш. Безгә шундый газетлар кирәк. Ә моны каләмдәшләр белмимени? Белә, әлбәттә, ә менә калька дигән зәхмәт аларны миңрәүләткән, ни уйлаганнарын, ни әйткәннәрен үзләре дә тоймый башлаган.
                                                             
Калька казасыннан телнең бер генә чара-категориясе дә котылып кала алмый: – кушымчалар: игътибарлылык  (игътибар),  шәфкатьлелек (шәфкать), әһәмиятлелеге (әһәмияте), куркынычсызлылык (куркынычсызлык), матбугат иреклелеге (иреге), дымлылык нормага туры килә (дым), кальцийлаштырылган (кальцийлы), дәвам итәбез (иттерәбез), кырылган кишер (кырган), фирмалы кибет (фирма кибете) һ.б;
   – буенча, өчен, турында һ.б. бәйлек, хәбәрлек, мөнәсәбәтлекләр калькага аеруча еш бирелә: “Чыгышы буенча (белән)  Апас районыннан; “Таң йолдызы” тапшыруы өчен  (тапшыруына) бирелгән вакыт тәмамланды;  Иртәнге сәгатьләрдә сезнең өчен Румия эшләде (мин эшлисен эшләде микәнни?!); Салават үзенең шөгыле өчен дә (шөгыленә) дә вакыт тапкан; “Азык белән хәлебез бик авыр иде  (азык булмау сәбәпле, аркасында);
   –калька һәр татарча сүз артына яшеренә ала. Мәсәлән, бүген безне “чыгу” калькасы басты – кайлардан гына чыкмыйлар: тәҗрибәдән чыгып, нәтиҗәдән чыгып, эчтәлегеннән чыгып, “вакыттан чыгып түләү” һ.б. “Яңа гасыр” радиосы көн саен:  “йолдызлар күзлегеннән чыгып фараз”, ди. Ә телевидениедә бер студенттан: “Синең күзлектән чыгып караганда  укытучы нинди булырга тиеш”, ди. Ә студент – күзлексез. Бер җитәкче хәтта: “Сәяси караш күзлегеннән чыгып караганда”, дип үк җибәрде;
   - калька шаукымында нинди генә тоссыз, мәгънәсез тезмәләр барлыкка килми! Бер артист бер әңгәмәсендә генә дә: “җырлар өстендә эшлим”, “режиссер безнең өстә бик нык эшләде”, диде. Икенче бер белгеч: “Атлар ярты ач...”, ди. Җитди генә газет: “Шахталарда киеренкелек саклана”, дип язды. Хәтта язучы авызыннан да: “Тулы канлы тормыш белән яши”, дигән мәгънәсезлек чыкты; “Сез курстамы?” ди “Курай” радиосы  журналисты – янәсе, хәл-әхвәл сораша;
   – бөтен бер фикер калька кыяфәтенә керә ала икән: “Олуг хәрефтән кеше бул!” ди  бер яшь язучы. “Человек  с большой буквы”, янәсе. Әстәгъфирулла! Ишетмәсәң ишет!
   – сүзне сүзгә, тезмәне тезмәгә, җөмләне җөмләгә, текстны текстка бәйләү чараларының калькалашуы аеруча хәвефле. Соңгы вакытта “һәм” нең  бәйләгеч сыйфатында кулланылуы чиргә әйләнеп бара. “Татар” радиосының бер яшь диктор кызы сүзне сүзгә “һәм” дип бәйләү белән бергә, көне буе фикерне фикергә  “һәм инде” дип бәйләп бара. Көне буе!  Аннан үрнәк алырга тырышкандай, бер яшь хәзрәт тә  бөтен чыгышы буена “Һәм дә...” дип бәйләп барды.  Саф татарча сөйләмдә  мондый очракта бәйләү чарасы– гап-гади пауза. Татар авылына кайтып, халык сөйләменә диккать итегез: бер генә тапкыр да “һәм”не ишетмәссез!
 
Түгәрәкләп әйткәндә, каләм яисә микрофонны кулга алуга, бисмилла белән бергә, “Сак бул, калька посып тора!”  дигән доганы да кабатлап кую  хәерледер.
 
Сөйләмият өлкәсендә  “Яшьләр сөйләме” белән бәйле мондый мәсьәләләр аз түгел. Сезне борчыганнары да бардыр?
                                            Илдар Низамов,
                            филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 14.12.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»