поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
12.12.2020 Шоу-бизнес

Мошенниклар «капканына» эләккән Алсу Фазлыева: Юк, дисәм, дөрес аңламаслар дидем

Мохтаҗларга ярдәм итү – күңел эше булса да, ул бик четерекле мәсьәлә. Ярдәм итәм дип акча җыю җиңел эш түгел. Шуның өстенә мошенниклар, хәйрия өчен дип, халыкны алдап акча җыючылар да бар. Ярдәм итәргә теләгән кешеләргә ничек алданмаска соң?

Сорасалар,  кызганам
2019 елда ил халкы ятимнәргә, авыруларга, мохтаҗларга ярдәм итәм дип, мошенникларга 500 миллион сум акча күчергән. Араларында урамда тартма күтәреп йөрүчеләргә бирүчеләре дә бар. Хәер, соңгы елларда Казанда тартма тотып ярдәм сораучылар сирәк күренә. Тиздән исә гомумән калмаячак. Авырулар өчен акчаны озакламый коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар гына җыя алачак. Димәк, мошенникларның бер  акча эшләү юлы ябылырга мөмкин. Аның каравы алар интернетта активлашты. Казанда яшәүче Рамилә Сәләхетдинова, балам авырый, аны дәваларга акчам җитми, дип үтенгән кешегә ике дә уйламыйча 12 мең сум акчасын күчергән.
 
– Баланың сәламәтлеген сылтау итеп, акча эшләрләр дип уйламадым да. Минем белән язышкан ханым бик үтенеп сорады. Ә мин кызгандым. Акчаны җибәргәч, бу аккаунт үзеннән-үзе юкка чыкты. Бары тик шул вакытта гына алдаганнарын белдем, – ди ул.
 
Мошенниклар татар эстрадасы җырчыларын да үз эшләренә «җигә». Инстаграм сәхифәсендә, балам авырый, аның хакында белдерүне үзегезнең шәхси битегезгә куегыз әле, дип язучы күп  икән. Әлбәттә, җырчылар куйгач, күңелгә шик керми. Тик алар кулы белән «ут» тотучылар да җитәрлек. Әле ике ай элек җырчы Алсу Фазлыевага да бер ир-ат ярдәм сорап язган.  Үзегездән акча сорамыйм, язылучыларыгыз өчен куегыз әле, ди икән ул. Алсу гына түгел, бу ир хакында бик күп җырчылар мәгълүмат куйды.
 
– Берничә тапкыр бу ирнең баласына акча кирәклеге хакында куйган идем инде. Гел сорап йөдәтә башлады. Юк, дисәм, дөрес аңламаслар дидем. Җыя торган суммасы  аз түгел, – ди Алсу.
 
Әйдә, башта белешик. Бәлки, ул кешегә газета аша булышырбыз, дип тәкъдим иттем. Алсу теге ир-атның телефон номерын җибәрде.
 
– Сезгә ярдәм кирәк икән. Бәлки, бу хакта язып чыгарбыз, акча бирүчеләр табылыр, – диюемә телефонның теге башындагы ир-ат «не туда попали» диде. Югыйсә әлеге номер Саклык банкына да беркетелгән иде. Юри генә 10 сум акча күчерәсе иттем. Чынлап та, ярдәм сораган, ялгыз бала үстерәм дип, зарланган ирнең исем-фамилиясе чыга.
 
Чит кеше баласының сурәтен куеп, акча сораучылар аз түгел. Хәтта, вафат булган сабый исеменнән дә акча җыючыларга юлыккан бар.  Моннан ике ел элек гомере өзелгән Таһир Мәгъсүмҗановның әнисе булып ярдәм сораганнар иде. Интернетта акча җыйган сабыйларның әти-әнисе исеменнән дә акча сораучылар күп.
 
«Әлеге очрак күзне ачты»
Балтачта яшәүче Рәзилә Мәхмүтованың кызы өчен дә акча җыймакчы булалар. Әле ярый, вакытында күреп, туктатып калып була.
 
– Мошенниклар белән күп очраштым. Алар чарасызлыктан сабые өчен кешеләрдән акча сораучы әти-әниләр булып кыланалар. Без бит дәүләттән яклау тапмагач, үзебезнең мөмкинлек булмагач, акча җыярга тотынабыз.  Балама ярдәм кирәк, дигән сүз үк кешене тартып китерә. Бик күпләр дөреслек тикшерми, тизрәк акча салырга тырыша, – дип сөйли Рәзилә. – Ярдәм сораучының текстларын карарга кирәк. Мошенник икән ул аны гел үзгәртеп тора. Шрифтка да игътибар итегез. Тагын шул ягы бар: аларга комментарий язып булмый. Документларының фотошоп икәне күренеп тора. Никтер без аны игътибар белән карамыйбыз.
 
Рәзилә болар хакында бик күп белсә дә, күптән түгел үзе дә алар кармагына эләгә.
 
– Бик авыр вакытым иде. Тернәкләнүгә акча җыя алмагач, төнлә елаган да  идем. Иртәгесен миңа шалтыраталар. «Без хәйрия фондыннан, сезгә ярдәм итәсе килә. Сезнең шуның кадәр акча бар икән, калганын әйдә салабыз», – диләр. Берни уйламыйча ризалаштым. Телефоныма код килде. Мин элемтәне дә өзмичә кодны әйтеп бирдем. Телефонны куйгач, 38 мең сумнан колак какканымны аңладым. Аны кешегә сиздермәдек, үзебез тырышып яңадан җыйдык.
 
Сүз уңаеннан, Татарстанның Эчке эшләр министрлыгында чит кеше исемен кулланып акча җыючылар хакында мәгълүмат булмавын җиткерделәр.
 
Юрист Рәзил Билданов, быелның октябреннән хәйриячелек эшләре белән бәйле законга төзәтмәләр кертелде, ди.
 
– 2020 елның октябрь аеннан хәйриячелеккә акчаны  рәсми рәвештә теркәлгән оешмалар гына җыя ала. Искәртмә итеп,  дини оешмаларга да бу хокукны калдырдылар. Тик ни кызганыч, урамда акча җыючыларны әле һаман тыя алмыйлар. Әгәр дә кеше ялганлап,  тернәкләндерүгә дип акча җыя икән, бу инде мошенниклыкка керә. Әлеге кешене хөкемгә тарту өчен, җыелган акчаның тиешле авыруга барып ирешмәвен, яисә мондый кешенең бөтенләй юк икәнен дәлилләргә туры киләчәк. Әгәр дә кеше ярдәм итәм дип ялган мәгълүматка ышанып акча җибәрә икән, һәм әлеге сумма 2,5 меңнән әзрәк икән, бу очракта акча алучы кеше административ җаваплылыкка тартылачак. Җинаять эше  суммасы 2,5 меңнән артса гына кузгатылачак.
 
Әгәр дә  акча җыю турында күрсәгез яки  сезгә  фонд хат юллады икән, иң беренче чиратта карта счетына игътибар итегез. Кайчак ярдәм итәм дип туганнар, дуслар да акча җыя.  Әгәр дә сез әлеге кешене беләсез икән, әлбәттә, мәгълүматны үзеннән сорап тикшерегез. Фондлар һәрвакыт сайтларында еллык хисап биреп бара. Ә менә яңа ачылган кечкенә оешмалар өлгермәскә дә мөмкин. Ләкин сез алардан хисап сорарга хокуклы. Оешма ялган түгел икән, сезгә каршы төшмәячәк.

Акча бирергә теләүчеләр өчен киңәшләр
Иң беренче чиратта әлеге сабыйның ата-анасы белән, олы кеше икән, якыннары белән элемтәгә керергә;
Авыруның диагнозы, кайсы хастаханәдә исәптә торуы, ничек дәвалануы турында белешергә, өстәмә сораулар бирергә;
Документлар белән кызыксыну, мәгълүматны тикшерү өчен аның табибы белән очрашу кирәк.
Алданмас өчен нишләргә?
Акчаны еллар белән сыналган, күпләргә ярдәм күрсәтергә өлгергән, медицина учреждениеләре белән турыдан-туры эшләгән хәйрия фондларына салырга.

Хәйриячелеккә кемнәр акча бирә?
«Российский филантроп» күзәтүләре болайрак. Бер елга гади халык 140–160 млрд, эре нефть-газ оешмалары – 100–120 млрд, башка оешмалар – 60–100 млрд, хәлле кешеләр 40–80 млрд сум акчасын хәйриячелеккә тота.
 
Ярдәм итүнең киң таралган очраклары (процентларда):
 
 Ятимнәр, картлар йортына күчтәнәч илтү – 30,
Авыруларга булышу – 26,
Хәер сорашу – 20,
Хәйрия фондларына акча күчерү – 20.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 12.12.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»