поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
11.12.2020 Шоу-бизнес

"Бертуктаусыз елыйм да елыйм": Нурзадә коронавирус белән чирләп терелгән

Татарстанның атказанган артисты Нурзадә коронавирус белән чирләп терелгән. Күпләр бу хакта белми дә калган. Нурзадә үз башыннан кичкәннәре белән уртаклашты.

“Мин җәй көне – июнь аенда чирләдем. Берничә көн югары температура булды. Башта машинада йөргәндә, җил бәргәндер дип уйладым. Кайвакыт үкчәле аяк киеме кигәннән соң, төнлә аяк табанын көзән җыера. Шулай берзаман аяк авыртуыннан уянып киттем. Аякка сөртү өчен махсус мазь бар иде. Аның исе бик көчле. Аякка сөрткәндә, шуның исен тоймадым. Өйдәге бөтен духиларны иснәп чыктым, ризык ашап карадым. Исне сизмәдем, тәмне тойдым. Шуннан соң миндә паника башланды, йокым качты”, - ди Нурзадә.
 
Җырчы таныш табибы белән элемтәгә кергән. Әмма табиб “кызыл зона”да булу сәбәпле, Нурзадәне кабул итә алмавын әйткән. Ул җырчыга тыныч булырга, артык хафага бирелмәскә киңәш иткән. Нурзадә электән ринит белән җәфалангач, табиб бәлки борын белән бәйле авырудыр дип аңлаткан.
 
“Күңелгә бер шом керсә, тиз генә чыга димени?! Мин ятарга ук курка башладым. Янәсе һава җитмичә, сулый алмыйча үлеп китәрмен. Йөрәгем тиз-тиз тибә. Бертуктаусыз елыйм да елыйм. Әтигә шалтыраттым, ул тынычландырырга тырышты. Әле җитмәсә, мин яшәгән каттагы алты фатирга берүзем калдым. Башка төрле уйлар керә башлады. Шуннан соң дустым Әлфия Хәбибуллина белән сөйләштем, ул мине кызганып иптәшкә кунарга килде. “Минем белән берәр хәл булса, “ашыгыч” ярдәм номерын беләсеңме?” - дип сорадым. Кыскасы, паника көчле булды. Икенче көнне Әлфияне озатырга чыккач, подъезд төбендәге сары чәчәкләрне күреп: “Ай-яй бу чәчәкләрнең исе”, - диде ул. Аны ишеткәч, тагын авыр булды. Үзем ис сизмим бит”, - ди Нурзадә.
 
Бертуктаусыз елагач һәм ничә төн тоташ йоклый алмагач, Нурзадә танылган баянчы Ринат Вәлиевка шалтыраткан. Ринатның өшкереп дәвалау сәләте барлыгын күпләр белә. “Дога укыганда да, еладым. Өшкерелгән су белән юынгач кына тынычландым”, - ди җырчы. 
 
Җырчы коронавируска каршы тест тапшырмаган. Ләкин билгеләре буенча ковидка охшаган, ди. “Үземне коронавирус белән чирләдем дип саныйм. Һәрвакыт витаминнар эчеп торганга күрә генә мин аны җиңелчә кичердем. Табибка да күрендем. Аллага шөкер, бу чир озакка сузылмады. Күпләр чирли башлагач кына дарулар, витаминнар эчә башлый. Витаминны авырганчы ук эчәргә кирәк. Сакланганны саклар”, - ди ул.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 11.12.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»