|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.12.2020 Киңәш-табыш
Лилия Муллагалиева: «Бәясе 999 сум дигән. Күзе күргән кеше күрә. Мин куйган реклама өчен гауга ясап ятасыз»Сер түгел, җырчылар үз инстаграмнарын товар сатуда да актив куллана. Кемдер реклама урнаштыра, кемдер челтәрле маркетингта, кемдер үзе нидер эшләп сата. Шушы көннәрдә Лилия Муллагалиева инстасында да реклама күренеп алды. Пилмән, кәтлит, токмач, мантый ясап сатучы кешенең телефонын куйган ул. Фотолары да бар. Тик күп кенә инстаграмчылар рекламага каршы төште. Санап-санап карадылар да, продукция кыйммәт дигән фикергә килделәр. Күрәсең, авыл кешеләре исәплидер инде. Авыл кешесе бит шәһәр гипермаркетларында юк кына әйберне дә матур итеп төреп сатканнарны күрми. Күмер дә саталар, 3-4 утын пүләнәсен дә матур итеп төреп куялар. Лилия Муллагалиева да шушыларга җавап итеп “Бәхетле”дә сатылган токмач фотосын элгән. «Бәясе 999 сум дигән. Күзе күргән кеше күрә. Мин куйган реклама өчен гауга ясап ятасыз», - дип яза Лилия Муллагалиева.
--- |
Иң күп укылган
|