|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2020 Мәдәният
Камал театрында яшь тамашачылар өчен “Мендәр әкияте” спектакле премьерасы көтелә23-30 декабрьдә Камал театрында яшь тамашачылар өчен уен-фантазия жанрындагы "Мендәр әкияте" спектакле премьерасы була. Автор - Олжас Жанайдаров, режиссёр - Рамил Гәрәев, рәссам - Екатерина Горшкова. Спектакль алдыннан театр фойесында Кыш Бабай, Кар Кызы катнашында чыршы бәйрәме үтә. Бәйрәмдә бәйгеләр, викторина һәм башкалар. Гадәти шәһәрнең, гадәти гаиләсендә бер бала яшәгән. Ничектер бервакыт олылар аның яраткан уенчыгын юкка чыгара. Махсус түгел, әлбәттә, олыларга хас игътибарсызлык аркасында. Алар баланың, уйный, шаяра, серләрен сөйли, бергә хыяллана алырдай бердән-бер дустын югалтып, бер ялгызы калуын да сизмиләр. Шулай бервакыт, бала, ялгыш кына әкияткә килеп эләгә... БИЛЕТ АЛЫРГА
--- |
Иң күп укылган
|