|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2020 Мәдәният
Эльмир Низамов 3,55 млн, Кәлимуллина 774 мең, Филүс 538 мең – «Үзгәреш җиле»нең быелгы гонорарлары билгеле“Бизнес-Онлайн” басмасы бүген кызыклы язма бастырды. “Үзгәреш җиле” фестивале кысаларында уздырылучы “Алтын Казан” мюзиклында катнашучыларга күпме гонорар каралганын барлаган ул. Бу саннар һавадан алынмаган, дәүләт заказы сайтында бар. Шулай итеп, Эльмир Низамов "Алтын Казан" өчен 3,55 миллион сум гонорар алачак. Моны ишеткән берәү “Ура! Эльмир ипотекасын ябачак!” – дип шатланган дип яза «Бизнес-Онлайн». Эльмира Кәлимуллинаның гонорары - 774 мең сум (Аның өчен бу акчаны ИП Эльмира Ксенофонтова алачак. Евгений Ксенофонтов дигән кешегә кияүгә чыккач, Эльмираның фамилиясе Ксенофонтова икән). Ренат Хариска – 1,49 млн сум, Филүс Каһировка 538 мең сум, Артур Исламовка 575 мең сум, Алинә Шәрипҗановага 745 мең сум гонорар каралган. Ә Айдар Сөләймановка никтер ким язганнар – нибары 532 мең сум гына.
--- |
Иң күп укылган
|