|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2020 Медицина
Шулкадәр куркыныч микән соң бу яңа чир?Халык телендә хәзер ике генә сүз бугай: коронавирус белән бәяләрнең котчыккыч тизлектә үсүе. Белмим, шулкадәр куркыныч микән соң бу яңа чир? Авырып терелгән кешеләрне тыңлып, аптырап каласың. Бер танышым белән телефоннан еш сөйләшеп торабыз. Аңарда ракның өченче стадиясе. Хәле җиңел түгел. Менә шул коронавирус йоктырган. Чаллыга алып киткәннәр, мәгълүм булганча, андагы йогышлы чирләр сырхауханәсенә авыр хәлдәге пациентларны гына озаталар. Башта температурасы 38дән төшмәде, ашый алмады.
Больницада акрынлап хәле рәтләнеп, әйләнеп кайтты. Беркөнне сөйләшкәндә әйтә: “Син саклан инде, аяклар, баш әле һаман сызлый”, — ди. Аны инде тураклап бетерделәр. Рак акрынлап яулады үзен, күптән авырый. Мин курыккан идем бу таҗлы вирус тәмам хәлсезләнгән организмын җиңеп, алып китәр инде дип. Аллага шөкер, алай булмады. Шулай булгач, хәлләр бәлки бик үк куркыныч түгелдер?
Шушы арада гына рак арабыздан Рамил хатыны Сәрияне алып китте. Ике сабые калды... Композитор, шагыйрә Даутова Гөлназны алып кайтып җирләделәр, бик яшь иде әле. Мин белгән тагын 8 кеше үлем көтеп яши. Районда түгел, якын-тирә берничә авылдан бу сан. Әлеге чирнең азагы бары үлем генә. Акчаң, мөмкинлегең булса, үлемне бераз кичектереп торырга була әле. Юк икән, бер хәлең юк, кайчан алып китәсен көтәргә генә кала. Кайсысы куркынычрак?
Безнең нәни генә Ямашта соңгы берничә елда Роберт, Равил абый, Рифат, Галимҗан абый, Фәрит, Нургаян, Нурулла, Мансур йөрәк чиреннән егылып үлделәр. Рифат белән Мансур, Нургаян белән Нурулла бертуганнар. 30 белән 55 яшь арасында барысы да. Үз абыем Зөфәрне шул зәхмәт 50 яшендә алып китте. Алданрак үлгәннәрне барласаң, чәчләр үрә тора. Ярты Ямаш кешесе йөрәктән үлсә, рактан киткәннәренең чуты юк. Районның иң яхшы кешеләрен алып китә бу чир. Төкерек, кан, сулыш аша йога алмый, гомумән, йогышлы түгел, халыкны кырып сала, әйтерсең үлем тегермәне.
“Кайберәүләр бу авыруны грипп, орви кебек кенә үткәрәсең диләр, алай дип үзләре авырмаганнар гына әйтә ала, — ди коронавирус белән авырып терелгән ханым. — Терелүемә 5 ай үтсә дә, үземне терелдем дип әле дә әйтә алмыйм. Күзлекләрне алыштырдым, әле дә начар күрәм, бер бөртек ак чәчем юк иде, инде алар бихисап, тараган вакытта умырылып-умырылып чыга. Инде тәнеңдәге бар әгъза авырткач, кан басымың уйнагач, аңың китеп егылгач, эштән, иҗаттан тулысынча тукталгач, нинди терелү булырга мөмкин ди?” “Атна вакыйгалары” дигән газетада шушы сүзләрне укыгач: “Әттәгенәсе!” — дигәнемне сизми дә калдым. Мин үземдә нинди чир булуын белмичә дә йөрим икән бит! Ким дигәндә, 5 ел инде миндә таҗлы вирус икән бит — барлык билгеләре туры килә. Монда әле өмет бар, бөтен кеше үлеп китми рактан киткән кебек дим, көлеп.
Быел июльдә, карантин вакытында, үземдә хәлсезлек сиздем. Шулай да идәннәрне юып, бакча җиләге җыярга чыктым. Биш литрлы чиләкне тутыргач, икенче түтәлгә күчтем. Бүтән бер нәрсә хәтерләмим. Күршеләрем әйбәт минем, егылганымны күреп, өйгә күтәреп кертеп салганнар. Өйдәгеләр барысы да эштә, ирем печән җыярга киткән иде. Аңга килеп бераз хәл кергәч, күршеләр чыгып киттеләр. Тик бераздан күз алды караңгылана башлады. Участок больницасына чылтыратам, гел “занято” тора, аннан соң чакырса да алмадылар. Почта начальнигы Лилия Сәмигуллинага чылтыратып, хәлне аңлаттым. Ул бераздан: “Трубканы алдылар, участок врачы Артур Васильевич отпускада, машина юк дип әйттеләр, Миләүшә апа”, — дип чылтыратты.
Су эчим дип торган идем, башым әйләнеп идәнгә егылдым. Көч-хәл белән торып телефонымны алдым. Район больницасының баш врачы Дамир Фаязовичка чылтыраттым. Берничә җөмлә белән генә хәлемне әйттем. Күп сөйләшеп тормады: “Ярый, хәзер!” — генә диде. Унбиш-егерме минут үтте микән, капка төбенә ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Кая таптылар ул “юк” машинаны шул арада?! Шундук температураны, кан басымын үлчәделәр. Температура юк, кан басымы 180не узып бара икән. Әле бит күршеләр синдә кан басымы түгел микән дип, ике дару каптырган көенчә шулай, димәк, 200не узган булган. Мин паралич бәрүдән берничә адымда гына калганмын икән. Әгәр баш врач вакытында чара күрмәгән булса, бу хәл котылгысыз иде: барлы-юклы ике сәгать эчендә ике мәртәбә егыл әле син. Артур Васильевич телефон аша киңәш биреп торып, Гөлчәчәк белән Люба ул әйткән даруларны эчерттеләр. Эш уколларга ук барып җитмәде.
Шуңа әйтәм, миндә коронавирус бугай: билгеләре шул, миндә рак билгеләре туры килә дип, үз-үзегезгә диагноз куеп ятмагыз, вакытында врачка чылтыратыгыз, барыгыз. Һәр минутның соңгысы булуы ихтимал. Һәр чир куркыныч. Беребез дә белми кайсысы сине сайлап, соңгы тукталышка алып китәсен.
Врачларга Ходай түземлек бирсен инде, иң авыры алар җилкәсенә төште. Әле ярый дәүләт балаларга акчалата ярдәм күрсәтә, югыйсә, дару алу күп гаиләләр өчен зур проблема бит.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы.
--- |
Иң күп укылган
|