|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.12.2020 Мәдәният
Булат Җиһаншинның яңа клибында төшкән рус кызы белән ӘҢГӘМӘКүптән түгел генә җырчы Булат Җиһаншинның "Үпкәләмим. Көтмим. Өметләнмим" дип аталган клибы дөнья күрде. Әлеге клипта төп рольдә рус кызы Анна Никишкина төшкән. Сезнең игътибарга Анна белән әңгәмә тәкъдим итәбез: - Анна, ничек эләктең татар клибына? - Минем фотоларымны инстаграмда күреп таптылар. - Булат белән эшләү ничек? - Бик күңелле! Кайчак көлүдән туктап булмый иде. Булат җиңел һәм аралашучан кеше, шуңа төшүнең бер авырлыгы да булмады. - Татар музыкаль телеканалларын караштыргалый башламадыңмы? - Телевизорны болай да бик карамыйм. Ә инде ютубтан "Үпкәләмим" җырын куеп - биеп, кушылып җырлаштыргалыйм. - Клипка кемнәр макияж һәм кием стилен уйлап тапты? - Төшерүләргә әзерлек барганда Булат: бары да гадәти тормыштагыча булырга тиеш, бу пафослы клип түгел, ничек бар шулай булырга тиеш, - диде. Шуңа макияжны да, чәчемне дә, кием стилен дә үземчә көндәгечә ясап төштем. - Үзең турында сөйлә. Кияүдәме? - Ул ничек карады син клипта төшкәнеңә? - Чакырсалар - алда да клипларда төшергә ниятең бармы? - Кеше танып берәр кызык ситуация булмады соң? - Синең матурлык сере? - Рәхмәт, Анна. Туган көнең белән котлыйбыз.
--- |
Иң күп укылган
|