|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2020 Әдәбият
Хәнәфи Бәдигый вафатБүген, 27 ноябрь көнне, озакка сузылган авырудан соң танылган шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Хәнәфи Бәдигыйның йөрәге тибүдән туктады. Аңа 79 яшь иде. Мәрхүм белән хушлашу иртәгә әдип яшәгән йорт янында булачак. Адресы: Казанның Гаврилов урамы, 20. Хәнәфи Бәдигый Арча районы Мөрәле авылы зиратына җирләнәчәк дип хәбәр итте "Матбугат.ру"га Татарстан Язучылар берлеге матбугат үзәге. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз.
--- |
Иң күп укылган
|