|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2020 Криминал
Тәрбияченең үле гәүдәсен мичкәдән тапканнарСвердловск өлкәсендә 35 яшьлек хатынның мәетен мичкәдә тапканнар. Бу хакта "Плохие новости" телеграм-каналы хәбәр итә. Туган көненә бер көн кала хатын үзенә бүләк сатып алырга дип чыгып китә, тик өенә кайтмый. Хокук сакчылары хатын-кызның мәетен дача участогындагы мичкәдән табып ала. Тирә-ягында буш дару тартмалары таралып ята.
Тикшерүчеләр хатын-кызның тәнендә көчләү эзләрен тапмаган. Үлемнең сәбәбен экспертиза билгеләячәк. Билгеле булганча, быел февраль аенда якын дустының вафатыннан соң хатын-кызга "невроз" диагнозы куелган. Свердловск полициясе башлыгы Валерий Горелых хәбәр иткәнчә, тәрбияченең үлемендә криминал табылмаган.
Мәрхүм хатынның ире һәм кечкенә ике баласы кала. Гаилә уңай яктан характерлана.
Фото: "ВКонтакте"
--- |
Иң күп укылган
|