|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.11.2020 Җәмгыять
Табиб баланың сәламәт кулына операция ясаганКалининградта исең-акылың китәрлек вакыйга булган. Табиб, ялгышып, баланың сәламәт кулына операция ясаган. Бу хакта баланың әнисе Екатерина сөйләгән. Беренче сыйныфта укучы кызны сынганнан соң уң кулына куелган махсус энәләрне операция ярдәмендә алыр өчен балалар дәваханәсенә салганнар. Кызның әнисе сүзләре буенча, озакка сузылган операциядән соң кызны палатадан каталкада этеп чыгарганнар. Шулвакыт Екатерина кызының сынган түгел, ә сәламәт кулы бинтка уралганын күрә. Табиб баланың кулы тизрәк төзәлсен өчен куелган махсус энәне тапмавын һәм иртәгә тагын бер операция ясарга туры килүен әйтеп сала. Ана кеше бу хәлгә аптырый. Табиб исә хаталануын таный, снимокларны карамавын яшермичә әйтә, телисез икән, башка табиб сайлый аласыз, ди ул. Яшь ана бу вакыйганы “ВКонтакте” пабликларының берсендә язып чыга, кызының бәйләвечләргә уралган ике кулы фотосурәтләрен һәм табиб белән сөйләшкән видеозяманы да беркетә.
“Бала сәламәт кулына зарлана, бармаклары начар хәрәкәтләнә. Бүген кабат операция булды, аны бүлек мөдире ясады. Әле без дәваханәдә, иртәгә көндезге стационарга күчәбез. Тикшерү комитеты һәм полициягә гариза яздык. Бүген Кравченкога да (төбәкнең сәламәтлек саклау министры) видеоязманы салдым. Әлегә берсе дә җавап бирмәде”, – дип сөйли Екатерина.
Калининград өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында исә вакыйганы тикшерүләре турында хәбәр итәләр.
Нәрсә әйтсәң дә аз инде бу очракта. Коточкыч. Әле бу катлаулы булмаган операция генә. Ә кемгәдер ампутация таләп ителеп, исән аягын яисә кулын кисеп ташласалар? Харап инде. Бернинди кысага да сыймый бу...
Чыганак: ria.ru
Фото: altay-news.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|