поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
26.11.2020 Ана теле

Ана теле: Тарих белән бүгенге – аерылгысыз

Ана телебезне саклауда, үстерүдә, кулланышын көчәйтүдә мәдрәсәләребезнең мең еллык тәҗрибәсен өйрәнүнең бүгенге әһәмиятен төшенергә ярдәм итәрдәй фактларны янә искә төшерик әле.

Бу тәҗрибәне барлаганда тарихчылар башлыча Казан уку йортларыныкына таяна. Тел хәятен анализлаган үткән язмаларда без күбрәк Иж-Бубый, Казан арты мәдрәсәләрен хәтерләдек. Татар телендә эш иткән, аны саклауга гамәли яшәештә дә, фәндә дә зур өлеш керткән мәдрәсәләребез, мөгаллимнәребез  бөтен Рәсәй буйлап кына түгел, дөнья буйлап таралган булган. Бездә теркәлгән фактлардан янә кайберләрен өстәп китик.  Өйрәнер, кулланырга сабак өчен бәлки кемгәдер ярап куяр. Менә Мөхәммәт Мәһдиевнең ике язмасы:
   
“Герман профессоры һәм татарлар” (Сызып ак нур белән...,529-535 б.). Беренче бөтендөнья сугышы барышында Германиягә әсир төшкән Россия кешеләреннән сорашкан немец галименә әсәрләрен әйтеп яздырган әсирләрнең күпчелеге Оренбург, Уфа төбәге мәктәп, мәдрәсәләрендә укыган ир-ат. (Исемлектә янә Бөгелмә, Әлмәт, Тубыл, Сембер, Әстерхан, Иркутск һ.б. өязләрдән дә әсирләр теркәлгән). Язмалар барысы да бүгенге әдәби яңгыраштагыча сөйләмле җыр, шигырь, диалог-әңгәмә. Башкорт телен белүче дигән мәгълүмат булса да  бер генә шул үзенчәлекле җыр, текст юк, кайбер диалект элементларын (нишләем, тутай, билдермә) искә алмаганда.
 
Хөрмәтле язучыбызның янә бер язмасын искә алу монда  урынлы булырдыр.  “Югалган сәхифәләр.”(419-422 б.). Безнең теманы заманында “зарарлы” санап, ул хактагы документ, язмаларны махсус “югалту” очраклары да булгалаган. Моны безгә искәртеп калдырган язучыбызга рәхмәт.
   
“Югалган кулъязмалардан тагын берсе – физик-галим Габделхак ага Кудашевның “Татарларда кадимчелек һәм кадим мәктәпләре”. Бу кулъязмада безнең карьерист галимнәр сүгеп килгән, шуларны сүгә-сүгә гыйлми дәрәҗәләр алган кадими мәдрәсәләр тарихы тасвирлана иде. Габделхак ага, шулай ук озак еллар әлеге гыйлми китапханәдә утырып, материал җыйды, физика галиме булса да, лингвистика мәсьәләләре белән кызыксына иде. һәм аның  тел гыйлемен физика законнарына нигезләнеп өйрәнү турындагы бер мәкаләсе җитмешенче елларда булса кирәк, “Казан утлары”ндамы,  “Совет мәктәбе” җурналындамы басылып чыкты...”.
Үзебездән өстик: Ә менә мәдрәсә турындагы кулъязма өч нөсхәдә басылып, өч рецензенттан –М.Госманов. М.Мәһдиев, М.Зәкиев—үтеп, нәшрияткә тапшырылса да, югала!  Аптырарсың. Эзләргә, табарга кирәк!
   
Фәнни төшенчә буларак “мәдрәсә –мәктәп сөйләме” -- иҗтимсөйләмнең гомумиерәк төре. Ул “шәкерт-укучы сөйләме” һәм “мөгаллим-укытучы сөйләме” дигән (шәхси сөйләм категориясенә караган) төшенчәләр берлегеннән гыйбарәт.
“Шәкерт сөйләме”нә караган тезис-мисалларны үткән язмаларда шактый барлаган идек. Күрдек ки, бу төр иҗтимсөйләмнең формалашуында шәкертләрнең туган телләрендә үзара аралашуы, мәхәллә мохитендә яшәве, дин кагыйдә-низамнарын җитди өйрәнүе, җитәкчеләренең вәгазь-хөтбәләренә ихластан инанып, итәгать итүләре, ана телләрен тоемлап, тәмен белеп төпле өйрәнүләре, мөгаллимнәренең сөйләменә игътибарлы булулары әһәмиятле. Шәкерт сөйләменең мөгаллим сөйләменнән аерылгысыз булуын онытмаска кирәк. Без мөгаллим сөйләменең дә фәнни хәсиятен ачарга тырышып, бу максатта Р.Фәхретдин характеристикаларына да таянган идек. Дәвам иттерик әле.
 
Гали хәзрәт сөйләме. (“Асар”да “Дәресе вә шәкертләрен тәрбия итү” дигән бүлекчә, (21 б.): “Шәех хәзрәтләренең дәресләре, хәдис вә тәфсир уку өчен хәтта чит мәдрәсәләрдән мөнтаһа (кадәр, хәтле) шәкертләр дә киләләр иде. Башка мәдрәсәләрдән күпләренә күрә мәдрәсәсе вә дәресләре тәртипле вә монтазам иде.
   
Шәкердләрен үзенең әсхабы урынында күрәдер, остаз булуы берлә анларга күтәрелмидер, хакы заегъ булган вакытларда да тәхмил кыладыр (йөкләтү), холкында кимчелек итүче шәкердләре хакында һидаять вә тәүфыйк берлә дога кыладыр иде.
   
Шәкертләренә һәрвакыт, хосусән, имам булып мәдрәсәдән мофарәкат итүчеләренә (китү) динләре  вә дөньялары хакында әһәмиятле нәсыйхәтләр сөйләп, иршад кыладыр (юл күрсәтеп җибәрү) иде.
   
Күбрәк вакытта шәкердләренә ошбу рәвештә тәгълимат бирәдер иде: “Үз мәгыйшәтеңез нинди булса да, берәр төрле хәлял кәсеб берлә тәэмин итеңез, чөнки бу каст берлә кәсеб итү ислам шәригатенә күрә фарыздыр, кавем тәрбиясенә генә карап тормаңыз, һич булмаганда, иген эшен кулыңызга алыгыз! Имам булачак кеше өстендә күптөрле хак бар, монларны элекдән белеп торыңыз вә хәзерлеген күреңез, иамлар, хатыйблар да шуның үз берлә хөтвә сөйләү вә әдәпләрне урынларында истигъмал итү кирәк. Шуның берлә берлектә имамнар үз мәхәлләләренең мөгамәләләре (халык белән эш күрү) вә мөршидләредер (туры юл күрсәтүче) һәм дә казыйлары вә мөфтиләредер. Мәхәлләнең балаларына дин тәслим итү (бирү, тапшыру)  вә вазыйфасы имамлар өстендәдер. Сүз берлә генә булган вәгазьләрнең тәэсире аз булганлыкдан, һәм сүз, һәм фигыль берлә берлектә булырга кирәк, фигыле катнашмаган вәгазьләрдән халыклар аз истафәдә итәләр. Мәхәләнең имамы шул мәхәлләнең кальбе мәнзилендәдер  (дәрәҗә). Мәхәлләдә имам төзек булса, бөтен мәхәллә төзек булыр”.
   
Габденнәсыйр әл-Буави. (Буада имам вә мөдәррис). Бик күп могтәбәр затлардан: “Габденнәсыйр хәзрәтләре мал җыю тугрысында мөдәррис вә шәехләр (ишанлар) гадәтләренә иярмәде. Дөньяга рәгъбәт итмәде, кулына байлык кергәнгә кадәр сарыф ителәчәк урыны хазир торадыр иде, вафат вакытында бөтен акчасы бер йөз сумнан артык булмады, суфый вә заһид, хәсне холыклы, афаты лисан булып саналган нәрсәләрдән мөмкин кадәр сакланучы иде, теле берлә дә, каләме берлә дә дөньяда бер кешенең хәтерен калдырмаган булыр, бөтен эше шәкерт укыту, әһәмятле морады гыйлем вә хөсне холык әһелләре җитештерү иде"-- дип ишеттем (138 б.).
   
Рәхмәтулла Кулбай (Кызылҗар шәһәренндә имам һәм мөдәррис). Әхлак, табигате вә гомуми әхвале: холкы гүзәл булып, кешеләрнең гаепләрен йөзләренә әйтми, башка юллар белән аңлатадыр ә тәнбиһ итәдер иде. Голәма мәҗлесендәге моназәрәләргә катнашмый вә өенә кайтканнан соң лязем булган кешеләргә үз фикерен язып җибәрәдер иде, тәхрир куаты берлә берлектә тәкърир кувәсе дә  камил вә җирендә иде. Дәресләрен кәмал вәкар үзәрендә ачык төркичә сөйләп аңлатадыр, мисаллар  китереп изах кыладыр, ашыкмый вә мәсьәләне чуалтмый иде. Вәгазь вә  нәсыйхатьләре һәм дә дәресләре бик тәэсирле буладыр иде. (140 б.).
   
Хөснетдин Сәмәрхан. Кызылҗар (Бөгелмә) имамы. Диндар бер адәм иде Шәкер вакытымда мин моны күрдем, ләззәтле вә файдалы сүзләрен  ишеттем. Гайбәт сөйләми, кешеләр әхвален күп тикшерми. Дине вә дөньясы өчен кирәк түгел нәрсәләр берлә чуалмый, бәлки мәҗлесе әдәб мәҗлесе буладыр, бәгъзе вакытларда ләтыйфәләяәр кыладыр иде (149 б.).
 
“Мәдрәсә сөйләме”, “шәкерт сөйләме”, “мөгаллим сөйләме” төшенчәләренә гомуми караш уңай булса да халыкта аерым шәхесләргә (сөйләм иясенә) карата төрле фикер, төрле бәя була алган. Менә Р.Фәхретдин күзәтүләреннән берсе: “Борһан хәзрәт (Зөябаш кариясе) һәрвакыт Мөхәммәткәрим хәзрәдтне кимсетеп сөйлидер иде. Аның исемен зикер итү лязем килсә, “Мөхәммәдкәрим мулла” дип кенә тәгъбир кыладыр иде. Моңа сәбәб Хәрәмшаһ байга Борһан хәзрәтне мәдех итмәве һәм дә дамелла Салихка кушкан дамеллалар берлә берлектә үзенең исемен йад кылмавы иде (интиһа). (Асар, 264 б.).
   
“Мөгаллим сөйләме” төшенчәсен бүген ”укытучы сөйләме” терминына үзгәртү дә  әлләни хата булмас. Татар теленә нигезләнгән сөйләм төре буларак аларның өслүби-грамматик рәвеше берүк, эчтәлек асылында да аерма зур түгел. Менә бер мисал:
   
“Габдрахман абзый идеалист бер кеше иде. Ул иң яхшы мәгънәдәге мөгаллим иде. Тумыштан ук мөгаллим! Һәм аның өчен мөгаллим булудан да изгерәк, кирәклерәк бүтән эш дөньяда гүя юк та иде. Шуңадыр инде ул  атасының сәүдә эшләренә бервакытта да катнашмады. Бөтен хыялы һәм максаты аның татар, башкорт халкын агарту иде – шушы эшкә бөтен җаны-тәне белән бирелгән  гаҗәп бер кеше иде. “Укыгыз, туганнар, укыгыз!” –Безгә аның гел кабатлап торган сүзе дә әнә шул иде. 
 
Мин дә аңарда бер-ике кыш укып калдым. Ул зур борынлы, тирән утырган зур соры күзле, нык-таза бәдәнле урта буйлы җыйнак кына кеше иде. Дүрт сәгать укыта икән – дүрт сәгать гел аяк өстендә, бер генә минут та утырып тору юк. Әмма ничек укыта диген?! Тәмам  онытылып, ялкынланып, чын артистларча!.. Бигрәк тә әдәбият дәресен. Иң яраткан шагыйре, әлбәттә, Тукай иде. Тукайның “Пар ат”ын яки “Теләнче”сен яттан шундый сөйләп җибәрә иде, без, хәтта тыңлап беткәч тә, авызларыбызны ябарга оныта идек. һәм бездән дә шулай көчле-матур итеп, ноктасын ноктага туры китереп, яттан сөйләтергә тырыша иде... Аннары табигать дәресләрен дә ул  бик яратып укыта иде. Шәкертләрен көзен яки җәй башында кырга алып чыгып, үләннәр һәм чәчәкләр белән таныштырып йөри иде – безнең өчен иң күңелле дәрес тә шушы була торган иде (Ә.Еники. Әсәрләр. 3 т.,129 б.).
     
Бу тезиска тәфсилле тукталуыбызның сәбәбен без    теманың бүген дә актуальлеге белән аңлатабыз. Бүген халкыбыз алдына иң җаваплы бурыч итеп татар телен саклау, үстерү куелган икән, аны гамәлгә ашыру әлеге сөйләм төрләрен яшәтеп, димәк ки, фәнни өйрәнеп кенә мөмкин.Шуңа күрә дә халыкның, безнең очракта  язмаларыбызны даими укып барган интернетчыларыбызның бу кыйбладагы уйлану, фикер, тәкъдимнәре беренче нәүбәттә әһәмиятле. Менә кайбер  күзәтү, мисаллар:
                          х   х   х
Разил Вәлиев: Иҗтимагый тормышта гына түгел, гаиләдә дә көн саен диярлек бәргәләшергә туры килә. Минем хәзер оныкның баласы бар, 5 яшьтә. 5 яшькә кадәр татарча гына сөйләште, чеп-чи татар малае. Шуның әнисе, минем онык була инде, Камилә, әйтә: "Дәү әти, менә син безгә тел дисең, милләт дисең. Менә хәзер музыка белән шөгыльләнергә тели, кая сезнең татарча укыта торган музыка мәктәбегез", ди. "Бүген үк шунда илтер идем, ди. Шахмат уйнарга өйрәнәсе килә – кая татарча шахмат уйнарга өйрәтә торган мәктәпләрегез? Рәсем ясарга тели – татарча сәнгать мәктәбе бармы Казанда, берәү булса да", ди. Минем боларга җавабым юк. Хәтта гаиләмдә дә җавап бирә алмыйм. Эшлисе эшләребез искиткеч күп әле. (Азатлык радиосы, 14 дек. 2018 ел. ТР Дәүләт советы утырышыннан репортаҗ).
                  х   х  х
2020 елның октябрендә мөселман уку йортлары укытучыларының форумы узды. Баш казый Җәлил хәзрәт сөйли. Ул 1998 елдан Балтач мәктәпләрендә татарча әхлак дәресләрен укыта башлаган. Хәзер балалар саны кими ди. “Без, дин әһелләре, балалар алдында үзебезне матур итеп күрсәтергә тиешбез, балалар белән эшләргә акча да, вакыт та кызганырга ярамый” (М.җ, 30 окт., 2020); Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов: Мәчетләрдә, курсларда, бакчаларда, югары уку йортларында укытмасак, телебез бетәчәк! Үзара татарча сөйләшеп кенә аны саклап булмый, татар теле укыту, фән теле булырга тиеш! Муллаларны да татарча укытырга кирәк, мәдрәсәләрдә һәм Россия ислам институтында  русча укытып яталар. Йөрәккә үтәрлек вәгазь сөйләр өчен алар телебезне яхшы белергә тиеш”. Ул Казанда интернаты булган 1000 кешелек татар –мөселман мәктәбе ачарга тәкъдим итте. Җурналист Эльмира Сираҗи бу тәкъдимне хуплап, көчәйтте, бүтән шәһәрләр мисалы белән (М.җ, 30 окт., 2020);.
   
“Адымнар” мәктәбенең директор урынбасары Фәридә Зәйнуллина. Мәктәп ике бүлектән тора: полилингваль, (анда өч телдә укытыла), билингваль (анда русча һәм инглизчә, кайбер фәннәр генә, берникадәр генә татарча укытыла. Журналист аптырый – шул ук рус-инглиз мәктәбе ич.  Менә сиңа күпме мактанып ачылган татар мәктәбе! ди. (М.җ, 30 окт., 2020);
                            х    х   х
 
Мәдрәсә-мәктәп”, “шәкерт-укучы”, “мөгаллим-укытучы” сөйләмнәре татарча саф булырга тиеш. Калька-калып-штамплардан арынырга. “Һәм инде” – шуларның берсе. Татарстан, Болгар радиоларында да ишетелеп тора. Кардәшебездә  Корьән укыту мәҗлесендә  абыстай (гимназия укытучысы) ике сүзнең берендә һәм инде диде. Радио, телевидениедә, интернетта сөйләүче авыл балалары да (аеруча Кукмара, Балтач һ.б. районнардан) “мәктәп сөйләме”нә күнеккән  укытучыларына ияреп, бу калька гыйбарәне еш кабатлый башлады.
  
Бүгенге “мөгаллим-укытучы сөйләме” ниндиерәк булырга тиеш? дигәнгә менә мондый мисалым урынлы булырмы? Киңәш-табыш итешеп алыйк әле.    “Мөгаллим – укытучы сөйләме” турында  Зилә Габдинова – Казан шәһәрендәге советлар Союзы Герое А.С.Умеркин исемендәге 116нчы лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
 --Әгәр миннән “Сезнең өчен иң кадерле бүләк ул нәрсә?” дип сорасалар, мин, ике дә уйламыйча: “Укучыларымның туган телдә иркен аралашуы”, -- дип җавап бирер идем. Чөнки гыйлем алу, аңны үстерү, дөньяны танып белү, аралашу туган тел аша тормышка ашырыла. Милләтнең саклануы турыдан-туры телгә бәйле. Тел бетсә, милләт бетә... Материалны үзләштерү кызыклы һәм уңайлы булса гына укучының күңеле үсә, тел өйрәнергә теләге арта. Шуңа күрә дә дәресләремне нәтиҗәле, кызыклы итәр өчен яңалык кертергә, инновацион алымнар кулланырга, гадәти булмаган дәресләр үткәрергә тырышам. Укытучы укучыларда кызыксыну уятуны нигез итеп алырга тиеш. Күнегүләрнең күптөрле, мавыктыргыч, балалар өчен кызыклы һәм бигрәк тә сөйләмгә ихтыяҗ тудырырга сәләтле булуы шарт итеп куела. Төркемнәрдә эш, рольле уеннар аралашуга өйрәтүдә бик уңышлы юнәлеш булып тора. Дәрестә татарча гына сөйләшү, бик күп төрле күрсәтмәлелелек куллану да – сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара. Дәрестә ни дәрәҗәдә психологик рәхәтлек, иркенлек тудырыла, телне өйрәнү тизлеге дә шулкадәр зуррак, нәтиҗәлерәк була.
   
Тел өйрәнү процессында баланың төп эшчәнлек төре – сөйләм эшчәнлеге. Баланы башта сөйләмгә, аннан соң гына тел үзенчәлекләренә өйрәтү кирәк. Шуңа күрә тел өйрәнүнең башлангыч этабында лексиканы өйрәтүгә зур өстенлек бирелә. Баланы өйрәнеләсе тел мохитенә “чумдыру” гына нәтиҗә бирә. Сүз мәгънәсен тәрҗемәсез, образлар ярдәмендә төшенү дәрестә үзара аңлашу тулылыгын тәэмин итә. Балаларда “дәрестә рус телендә сөйләшмәскә” дигән психологик тыелу барлыкка килә, бу исә фикерне татар телендә әйтү ихтыяҗын стимуллаштыра.
     
“Татар телен үстерүгә  башка предмет укытучыларын да җәлеп итәргә кирәк. Алар да үз дәресләрендә төшенчәләрне ике телдә дә бирсә, татарча спектакльләрдә, уеннарда, концертларда катнашса, гомумән, укыту-тәрбия процессында татар телен дә кулланса, укучылар алдында телнең дәрәҗәсе тагын да күтәрелер иде
 
 Башлангыч сыйныфларда укучы балалар татар теленең алга таба кирәк булуына артык игътибар бирмиләр, алар өчен беренче чиратта дәресләрнең кызык, мавыктыргыч булуы мөһим. Югары сыйныфларга җиткәч, укучылар телнең тормыышта пассив кулланылышын тоемлыйлар.
 
Әлбәттә, аларның телне өйрәнүгә кызыксыну дәрәҗәләре кими. Шуңа күрә киләчәктә телнең актив кулланыш дәрәҗәсен арттырасы иде. Казанда  татарча сөйләшүгә киртәләр юк, әмма татар телле мохит барыбер тар. Рәсми чараларның күбесендә “исәнмесез, сау булыгыз”дан гайре татар сүзе яңгырамый. Мәктәптәге чаралар, бәйрәмнәр дә тулысынча диярлек рус телендә бара. Иҗтимагый тормышта, эш кәгазьләрен алып баруда, мәгълүмат системасында милли телләр куллану юк дәрәҗәдә. Татарча сөйләшергә кем комачаулый? Татар телен популярлаштырмый торып,  телне өйрәнүгә мотивация дә булмаячак.” ... (Мәгариф, 2020, №9, 12-14 б.).  
                                                       Илдар Низамов,
                                 филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 26.11.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»