|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2020 Җәмгыять
12 яшьлек кыз йөкле булуын бала туар алдыннан гына әйткәнТиздән иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Әлбәттә, әни булу хатын-кыз өчен бик зур бәхет. Тик бу бәхеткә ирешү өчен кайберләргә зур сынаулар да үтәсе бар. Аеруча бик иртә әни булганнар төрле проблемалар белән очраша. Укучыларны илдәге иң яшь әниләр белән таныштырырбыз.
Башкортстанда, мәсәлән, былтыр 14 яшьлек өч үсмер әни булган. Шул ук вакытта 15 яшьтә әни булучылар саны 18гә тигез. Таня Лучишина - Русиядәге иң яшь әниләрнең берсе. Ул 12 яшендә кыз бала тапкан. Таня әнисенә үзенең авырлы булуын бала тулыруга ике атна калгач кына әйткән. Әнисе аның йөкле булуын сизмәгән, чөнки кыз тулы гәүдәле булган, эче күренмәгән.
Таня озак вакыт баланың атасы кем икәнен әйтмәгән. Әнисе зур тырышлык белән коточкыч серне ачкан. Кызны үги әтисе көчләгән булган. Әлбәттә, кызның әнисе моны белү белән полициягә гариза язган. Хәзер әни белән кыз кечкенә сабыйны бергәләп тәрбиялиләр.
Фото: kp.ua
--- |
Иң күп укылган
|