|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.11.2020 Шоу-бизнес
Танылган алып баручы Александр Гордон һәм Юлия Барановская мөнәсәбәтләрен яшермиЮлия Барановская һәм Александр Гордон мөнәсәбәтләре күпләрне кызыксындыра. Кайберәүләр аларны пар итеп күрә. Берничә көн элек "Мужское и женское" тапшыруын алып баручы Юлия Барановская үз сәхифәсендә бик күп нәрсәгә ачыклык керткән дулкынландыргыч пост куйган. Автор мәхәббәт турында романтик клип ясаган. Роликта Барановская программа буенча партнерына карата җылы хисләр кичерүен таный һәм язмышына рәхмәт белдерә. Алып баручы аларның Гордон белән мөнәсәбәтләре эш буенча гына түгел, иң мөһиме - кешелекле хисләргә нигезләнүен таный. Ул аны остазым, дустым дип атый һәм рәхмәтле тойгыларын юллый.
Юлиянең инстадуслары аларның мәхәббәтле пар булуын да тели.
Фото: znamenitka.ru
--- |
Иң күп укылган
|