поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
24.11.2020 Медицина

"Үлемнән калдым. Гомердә алай каты авырганым юк иде"

Уңга карасаң да шул, сулга карасаң да шул, килеп җитте, чорнап алды. Төкерсәң дә, йөткерсәң дә бер генә уй: коронавирус! Аның белән чирләүчеләр яки чирләдем дип уйлаучылар көннән-көн арта һәм алар ковид белән инде бөтен кеше авырып чыккан дип уйлый. Бу сәер сырхауны үз башыннан кичергәннәрне тыңлап карыйк әле.

Элекке радио-тележурналист, хәзер тамада Чулпан Гарипова:

– Мин июльдә, дусларга кунакка барып кайткач чирләдем. Башта ике көн температура булды: 37дән югарырак иде. Өченче көнгә берни калмады. Аннан көнендә генә авылга, әни янына кайтып килдем. Икенче көнне иртәнгә ис, тәм тоймый башладым. Дусларым: “Бу шул коронавирус, антибиотик эч”, – диделәр. Өч көн эчтем. Ашыйсы килмәү дигән нәрсә булмады, һаман нидер капкалап-чәйнәп йөрдем. Тәмне бер генә көн тоймадым. Тозлы балык алган идем, әллә балык ашыйм, әллә полиэтилен чәйним – барыбер иде. Ә ис сизмәү өч көнгә сузылды. Кыяр тозлый торган вакыт иде, банка парландырырга дип газга куйган кәстрүлемдә су кайнап бетеп, өйнең зәңгәр төтен белән тулганын күргәч кенә янгын чыгара язуымны аңладым, ә төтен исен сизмәдем. Ис сизмәүдән тыш бүтән бер симптом да булмагач, антибиотик эчүне туктаттым. Балан, мүк җиләге морсы, лимон белән чәй, С витамины эчтем. Гаилә белән имбир суы эчәбез. 250 грамм имбирне чистартып, телемнәргә турап, табада сүрән утта киптерәм дә, шуңа 2 литр су салып, әкрен утта бер сәгать кайнатам. Көрән төскә кергән сыеклыкны суыткычта саклап, ашар алдыннан ярты стакан җылытып эчәбез. Авызны яндыра! Йоклар алдыннан сөт кайнатып, шуңа гхи маен (сары май) салып эчтем. Аннан мин күптән инде, иммунитетны ныгыту, канны сыегайту өчен иртән ач карынга Кырымда җитештерелгән чәй содасы эчәм: ярты бал кашыгы соданы башта кайнар су белән сүндерәм һәм ярты стакан җылы суда болгатам.
 
Коры гәрчич порошогын кайнар суга салып, аякларны көн дә 20-30 минут шул суда тоттым, су азрак суынган саен кружка белән кап-кайнарын өстәп тордым. Температура булмаса гына, йоклар алдыннан шулай эшләргә, аннан аякка носки киеп йокларга кирәк. Аннан миңа салкын тигәндә һәрвакыт борычлы пластырь булыша, аны аякка һәм күкрәк читлегенә ябыштырам.
 
Үпкә турысында ай буе вакыт-вакыт авырлык сиздем, тирән сулыш алыйм дигәндә, аркада ике җир чәнчеп куя иде. Бер дус кызым “Дыхательное упражнение по Стрельниковой” ясарга киңәш итте. Ул “ютуб”та бар. Бик нәтиҗәле. Хәзер коронавирус шартларында яшәргә өйрәнергә кирәк, әлеге күнегүләрне көнгә 20 минут ясау, файдага гына булачак дип саныйм.
 
Нурсөя, 46 яшь:
 
– Мин декабрьдә пневмония белән чирләп, үлемнән калдым. Гомердә алай каты авырганым юк иде. Ул вакытта әле бездә ковид турында сүз юк иде, соңыннан, аның пневмония китереп чыгаруын белгәч кенә, миндә шул булгандыр, мөгаен дип уйладым.
 
Октябрь башында хезмәттәшем авырды, ковидка анализ тапшыргач, диагнозы расланды. Бервакыт мин дә ис, тәм сизми башладым, бик хәлсезләндем. Поликлиникага бардым, кеше бик күп иде, ковидка анализ алучы булмады, гади орви куйдылар. Югары температуралы кешеләрдән анализ алганнар, ә миндә температура бер генә көн булды. Авырта башлавымны сизүгә, антибиотик эчәргә тотындым. Алты көн эчтем. Врачлар вируска каршы барлык авыруларга бер төрле дару билгелиләр, ә мин 5 көн бүтән төрлесен, көчлесен, кыйбатлысын, бүгенге көндә иң нәтиҗәле саналганын эчтем. Баш авыртканнан да дару эчтем. Җиләк-җимеш морсы, кайнар чәй, су күп эчәсе диләр, шулай эшләдем. Көнгә ике тапкыр: иртә-кич тмин мае, суга болгатып, табигый антибиотик – кыст-әл-һинди, аннан бер пакет С витаминын өчкә бүлеп эчтем. Тәннәр сызлаганда авыртуны баса торган укол ясаттым.
 
Йөткермәдем, борыннан су акмады, тамак авыртмады, алары да булса, борынны, тамакны тозлы су белән юдырырга кирәк икән. Тәннәр каты сызлау, ис, тәм тоймау, борыннан су акмау – ковидның төп билгеләре дип беләм. Тәннең, аякларның, билнең сызлавына түзәрлек түгел, ни ятып, ни утырып, ни иелеп булмый, йөреп торгач кына ярыйсы иде. Җеп өзәрлек тә хәл булмады, бик сәер халәт. Аркада ятарга ярамый, корсакта яки ян белән ятарга кирәк, аннан мунча, ванна керергә ярамый, шундук үпкәгә китә диләр.
 
Казаннан исемен әйтергә теләмәгән ханым:
 
– Миңа 66 яшь. Урамга бик чыкмаска тырышсам да, кибеткә-фәләнгә барган арада микән, чир йоктырдым. Температурам күтәрелде, борын тыгылды, ә ис, тәм сиздем, тамак авыртмады. Температурам дүрт көн 38 тирәсе торгач, үзебезнең участок терапевтын чакырттык. Ул тикшерде, тыңлады, кандагы кислород күләмен үлчәде, тиешледән түбән диде. Антибиотик билгеләде, С витамины, вируска каршы дару, күп итеп кайнар чәй, җиләк-җимеш суы эчәргә кушты, хәлегез авырайса, “скорый” чакыртыгыз диде. Бу дарулар файда бирмәде, хәлем яхшырмады, бер нәрсә ашый-эчә алмыйча, коса башладым, эч китте. Тагын участок врачын чакырттык. Ул рентгенга килегез, мазок бирегез диде. Анда чиратта торырга минем хәл юк, инде сулыш кыса башлаган иде, улым төнлә тәүлек әйләнәсе эшләүче клиникага алып китте, 4000 сумга (хезмәт ветераны булгач, 600 сум ташлама ясадылар) компьютер томографиясе ясаттык. Иртән шуның нәтиҗәсен белгәч, авып китә яздым: ике як үпкәнең дә 60 процентын чир чорнап алган! Шуннан ярты сәгать ашыгыч ярдәмгә чылтыраттык – алмыйлар. Ике сәгатьтән килделәр. Чит планета кешеләре кебек киенгән врачлар йөрәкне, үпкәне тикшереп карагач, алып киттеләр. Машинага утыргач та, кислород баллонына тоташтырдылар. Больницага авырулар ташучы машиналар бик күп иде, бер сәгать чират тордык. Палатага кереп җиткәндә хәлем хәтәр иде инде. Калтырый башладым, көзән җыерды, үләм дип уйладым. Бер врач хәтта саклану киемнәрен дә киеп тормыйча йөгереп керде, тиз генә күрсәтмәләр бирде. Тыз-быз чабышып, мине дәваларга да керештеләр, кислород бирделәр, система куйдылар, уколлар ясадылар. “Апа, хәлегез әйбәт түгел”, – диделәр. Көне-төне карадылар, температураны, кан басымын үлчәп тордылар, антибиотик, кан сыеклатучы дарулар, гормоннар белән дәваладылар. Аларга карап, ничек аякта йөриләр болар дип исләрем китеп, Алла ярдәм бирсен дип, теләп яттым. 12 көн карадылар. Беренче көннәрдә сөйләшергә хәлем булмады, суларга авыр иде. Аннан соң да әле, балалар, туганнар чылтыратканда, авырдан сөйләштем. Чыгар вакыт җиткәндә генә кислород маскасын көнгә берничә сәгать кенә куллана башладым. Мин больницадан чыкканда, врачлар, сестралар: “Апа, син безне бик куркыттың”, – диделәр. Аллаһ ярдәме, врачлар тырышлыгы белән генә исән калдым. Өйдә дә эчәргә дарулар билгеләделәр, бик нык сакланырга, өч-дүрт ай участок врачында тикшеренеп торырга куштылар.
 
«Татарстан» журналы журналисты, элекке хезмәттәшебез Руфия Рәхмәтуллина:
 
– Мин 13 августта, чәршәмбе көнне авырый башладым. Эштән кайткач, хәлсезлек басты, температураны үлчәп карадым: 37,5 иде. Төнге өчләрдә калтырап туңып уянып киттем, температура 39га якынлашкан! Парацетамол эчтем дә, төренеп яттым. Иртәнгә бөтенләй икенче кеше булып уяндым: гәүдә тоташы белән авырта, бигрәк тә башның авыртуына чыдарлык түгел. Температура һаман күтәрелә. Шуннан, врач чакырту өчен, үзебезнең 17нче поликлиникага чылтыраттым. “Чакыручылар бик күп, килә алмыйбыз, үзегез килегез”, – диделәр. Җомга көнне температура төшерүче бүтән төрле даруга күчкәч, ул хәлне бераз җиңеләйтте. Инде авырып терелгән туганнарның, дусларның киңәше белән, алар эчкән антибиотикны эчә башладым. Шимбә чәй эчим дисәм, тәм сизмәвем ачыкланды – әллә чәй эчәм, әллә кофе – аңлашылмый. Ванна бүлмәсенә кереп шампунь-сабыннарны иснәп карадым – бер ис юк. Анысы үзенә бер авыр хәл. Шаккаттым, миндә ковид икән бит дим! Шуннан поликлиникага, дежур врачка чылтыраттым. “Суларга авыр түгелме, температурагыз ничек?” – дип сорады. Сулышта үзгәреш юк, температура дару эчкәч төшә, антибиотик эчәм дигәч: “Каты авыручылар күп, сезнеке әле түзәрлек, әгәр авырайсагыз, скорый чакыртыгыз”, – диде.
 
Шул көнне, үтереп-өздереп, аяк-куллар, буыннар сызлый башлады. Дүшәмбе, терелмәдем инде дип, больничный ачтыру өчен поликлиникага киттем. Антибиотикны өч көн эчкән идем, врач тагын өч көн эчәргә кушты, үпкәләрне тыңлап карады, “сызгырмыйлар” диде, бармакка кыстырылган җайланма кандагы кислородны 96 дип күрсәтте, бу бик әйбәт дигән сүз инде. Врач ковид чирле кешеләр белән аралашмадыгызмы дип сорагач, чирләүче белән турыдан-туры – юк, ә күрше редакцияләрдә авыргаладылар дидем. Чәршәмбе ковидка тест бирергә кушты. Бирдем, анысы авыздан, борыннан мазок алудан гыйбарәт.
 
Берәр атнадан йөткертә башлады. Безнең өйдә ингалятор бар, шуны суладым. Кайберәүләр буылып-буылып йөткерәбез диләр, миндә алай булмады. Антибиотикны эчеп бетердем, хәл яхшырмады, температура дару эчкәч кенә төшә һәм коточкыч хәлсезлек. Бер атна үземне тыныч тоттым әле, ә хәлем һаман әйбәтләнмәгәч, эчкә шом керде: бөтен җирдә коронавирус, аңардан үлүчеләр турында сөйлиләр – чын-чынлап куркыта башлады. Тагын поликлиникага киттем. Врач икенче төрле антибиотик билгеләде. Тест нәтиҗәсе әле килмәгән иде. Компьютер томографиясе ясатасы иде дип бик сорагач, юллама бирде. Дүшәмбе барып үттем, сишәмбе нәтиҗәсен алдым: ике яклы пневмония, үпкәләр 25әр процент зарарланган. Шуннан миңа җитдирәк карый башладылар, физдәвалау билгеләделәр. Аларны үткәч, үпкәдә “сызгырулар” бетте.
 
Ике атна дәвамында температураны дару белән генә төшереп тордым. Ике антибиотик курсыннан соң да төшмәгәч, врач гормональ дару билгеләде. Шулай да 37 тирәсендәге температура ай ярымга сузылды. Больничныйны озайтырга баргач, чираттагыларның күбесенең температурасы шулай уйнап торганын белдем. Хәл юк, кайвакыт поликлиникадан өйгә кадәрле ике чакрым араны үткәнче эштән чыга идем.
 
Аннан безнең поликлиникада берничә көн антителага кан биреп була иде, врач кушкач, мин дә бирдем. Нәтиҗәсе: ковид! Ә тест ковид юк дигән нәтиҗә күрсәтте. “Мазок”ны бер генә тапкыр алдылар, аннан чирләүчеләр күбәйде, ыгы-зыгы башланды, мин беренче килгәндә поликлиникада фильтрга чират әле зур түгел иде, ә сентябрьдә 30-40-50шәр кеше җыела башлады, берсендә больничныйны озайту өчен чиратта 5 сәгать утырып кайттым. Ярый әле вакытлы чирләгәнмен дидем, алайса хәзер тест-томографияләр дә түләүле генә дип әйтәләр.
 
Ике атнадан депрессия кебек нәрсә башланды, авырту бетми, бөтен җир сызлый, чарасызлык туйдырды, ардырды. Балалар авылда, ир эштә, өйдә үзем генә чирләп ятам, авыр уйлар баса, инде гомердә дә терелмәм кебек, көндез елап та алгалыйм. Урын өстендә яткан кешеләргә Алла ярдәм бирсен дим...
 
Шуннан болар өстенә башым әйләнә башлады. Канны тикшергәч, куерган дип, сыеклата торган дару билгеләгәннәр иде, башым әйләнә дигәч, тагын ике төрле дару эчәргә куштылар. Уколлар салдырып бетерергә күп калмаган иде инде, эшкә чыгарга булдым. Балалар больницасында эшләүче, ковидлы балаларны да дәвалаучы танылган, таныш пульмонолыгыма киңәш сорап чылтыраткач: “Үзеңне кулга ал, вәсвәсәгә бирелмә, мин чирне җиңәм дип, яхшысын гына уйла!” – диде. Чынлап та, ярар, чир бер узар дип, күңелдән язмыш белән килешкәч, эшкә чыгып кешеләр белән аралаша башлагач, ничектер җиңелрәк булып китте. Врач бәлки тагын бераз өйдә торырсыз, алайса, эшкә чыгалар да, хәл юк, эшли алмыйм дип, кабат больничный сорап киләләр дигән иде үзе.
 
Шулай чирләп китүемә тиздән инде өч ай булса да, әле дә көне-көне белән гәүдәгә кайнарлык китереп бәрә, ятып йә утырып торгач, биш-ун минуттан үтә. Ковидның мондый кайтавазы әле ярты елга кадәр сузылырга мөмкин икән.
 
Коронавирус белән рәсми төстә авырган кеше буларак әйтәм: аны бернинди салкын тию, гадәти грипп белән чагыштырып булмый, бу шулкадәр каты авыру, бөтен җирең сызлый, хәтта урыныңнан торырга, кузгалырга куркыта. Күрмәгән кешегә күрергә язмасын.
 
Иң кызыгы шул: ирем авырмады, Аллага шөкер, уку башлангач авылдан килгән кызларыбыз да авырмадылар.
 
Менә шундый кыйссалар (сез дә шулай дәваланыгыз дигән сүз түгел бу, халык дәваларының да кемгәдер килешмәве ихтимал). Орз-орвилары, пневмониясе-ковиды буталды, поликлиника-больницалар авырулар, тикшеренеп йөрүчеләр белән тулды, чирне кайда йоктыруыңны да аңларлык түгел. Белгечләр үз белдегегез белән дәваланмагыз дип кисәтсә, врачлар: “Төчкергән саен йөгереп килмәгез әле, без өлгерә алмыйбыз”, – диләр. Яшәү өчен көрәш бара. Моңарчы ерактарак йөргән яңа вирус танышларын, якыннарын сугып ега башлагач, һәркем курка, билгеле, борыны тыгылса да миндә дә шулдыр дип уйлый. Җитдирәк авырып китсә, тест яки кан тапшырып, дөрес диагнозын беләсе килә. Ә дөреслекне, нишләптер, бик яшерәләр. Ялган, чыш-пыш, имеш-мимеш күп. Кемнәндер тест алалар, кемнәндер – юк, компьютер томографиясе белән дә шул хәл, анализлар югалу очраклары, диагнозны дөрес язмаулары турында ишетеп торабыз. Арыган, авыр хәлдә калган врачлар үзләре дә буталып бетәләр кебек. “Үзебезнең врач больничныйда, авырып, күренергә килгәч, бүтән врач кабул итте, флюорография ясатты, бик күп кан анализлары бирдертте, анализларыгыз, снимогыгыз фәлән врачта булыр диде. Шул фәлән врачка барган идем, сезнең үпкәгез ничә процент зарарланган соң, анализларыгыз кая, нишләп сезгә тест бирдертмәделәр дип миннән сорый, – ди “бактериаль пневмония”дән өендә дәваланучы танышым. – Аннан: пробиркалары калган булса, тест тапшырып кара әле диде, ә андагы кеше, андагы чират, этеш-төртеш, өч сәгать утырдым, сугышып китә яздылар. Томографияне бушлай ясату турында уйларга да юк икән хәзер”.
 
Мондый мәхшәрдә нишләргә? Үзлегеңнән дәвалану куркыныч, врачка эләгүләре авыр. Пульмонологлар чирли башлагач та антибиотикка ябышмаска, ә альфа-интерферон, умифеновир кебек вируска каршы препаратлар һәм аскорбин кислотасы эчәргә, кандагы кислород күләмен (сәламәт кешедә ул 95тән дә ким булмаска тиеш икән) үлчи торган пульсоксиметр дигән җайланманы өйдә булдырырга, температура өч көн югары торса гына врач чакыртырга киңәш итәләр. Врачларга да, безләргә дә Аллаһ ярдәм бирсен.
 
 

Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ --- | 24.11.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»